Логотип Идель
Белми калма

«АЛТЫН КАЛӘМ – ЗОЛОТОЕ ПЕРО-2024»КӘ ГАРИЗАЛАР БИРҮ БАШЛАНДЫ

«Алтын каләм – Золотое перо» республика яшүсмерләр һәм яшьләр матбугаты фестиваленең гаризалар бирү кампаниясе старт алды. Анда 14 яшьтән алып 24 яшькә кадәрге, медиа өлкәсендә эшчәнлек алып баручы һәм Татарстан Республикасында даими яшәүче яшьләр катнаша ала. Гаризаларны 31 гыйнварга кадәр бирергә мөмкин.

«Алтын каләм – Золотое перо»ның яңа сезонын өч юнәлеш буенча яңартылган форматта эшләтеп җибәрәбез – бу традицион индивидуаль номинация, анда катнашучылар мәктәп укучылары һәм урта махсус уку йортлары студентлары була ала, һәм тагын ике юнәлеш өстәделәр – югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары медиаүзәкләре. Шулай итеп, проект медианаправление белән кызыксынучы яшьләрнең төрле категорияләрен үз эченә алачак. Яшьләр белән бергә республикада һәм тулаем илдә алар өчен булдырылган барлык мөмкинлекләр турында сөйләячәкбез», – дип сөйләде ТР Яшьләр эшләре министры Ринат Садыйков.

Министр шулай ук билгеләп үткәнчә, бәйге этаплары онлайн-форматта узачак һәм берничә тапкыр турыдан-туры чыгыш ясау планлаштырыла, иң яхшылары йомгаклау фестиваленә үтәчәк.

Индивидуаль номинация 8 юнәлешне үз эченә ала: рус телендә басма журналистика; татар телендә басма журналистика; подкастлар һәм радио (рус һәм татар телләрендә); фотожурналистика; телевидение һәм видеоблогинг (рус һәм татар телләрендә); дизайн һәм верстка; SMM; реклама һәм җәмәгатьчелек белән элемтә.

Фестивальдә җиңүчеләрне Гран – при ияләрен сайлап алачаклар, ул югары уку йортында медиа юнәлеше буенча укырга сертификатны күздә тота. Шулай ук индивидуаль номинацияләрдә юнәлешләр буенча I, II һәм III дәрәҗә лауреатлар, «Ел ачышы» номинациясе һәм башка махсус номинацияләр ияләре сайланачак. Ә югары уку йортлары һәм урта махсус уку йортлары арасындагы иң яхшы медиаүзәкләр уку йортының медиаүзәген үстерү өчен 1 млн сумлык сертификат алачак.

Катнашучыларга гариза бирү өчен сылтама буенча теркәлергә һәм проектның электрон почтасына zolotoepero2024@yandex.ru портфолио җибәрергә кирәк. Хатның темасында Фамилия-Исем-Юнәлеш күрсәтелергә тиеш.

Тулырак мәгълүмат белән фестивальнең Нигезләмәсендә танышырга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев