Логотип Идель
«Барысы да истә»

СУГЫШЛАР КАБЫНМАСЫН

Сугышлар кабынмасын

Әниемә "бабай" сүзен
Әйтү насыйп булмаган.
Ике бабасын да аның
Явыз сугыш урлаган.

Чит төбәкләрдә калган
Аларның каберләре.
Ятим итеп балаларын
Өзелгән гомерләре.

"Сез бәхетле, - ди әбием, -
Сугышларны белмисез.
Өстәл тулы ризыгыгыз,
Ачлыктан тилмермисез.

Без кичергән газапларны,
Сез күрергә язмасын.
Имин булсын тормышыбыз,
Сугышлар кабынмасын".

Альбина Яруллина,
Яр Чаллы, 7нче мәктәп, 9а сыйныф укучысы

Минем бабам

Бөек Ватан сугышында
Минем бабам катнашкан.
Безнең илебезне ул
Фашистлардан саклашкан.

Мылтык алып кулына
Яу кырына киткән ул.
Соңгы сулышына кадәр
Илгә хезмәт иткән ул.

Бабам кебек батырлардан
Үрнәк алырга кирәк.
Моның өчен бик мөһим,
Әлбәттә, кыю йөрәк.

Дарья Суханаева,
Яр Чаллы, 7нче мәктәп, 5а сыйныф укучысы

Бабай һаман уйда

Әниемнең әтисе
Киткән сугыш кырына.
Туры килгән балачагы
Авыр сугыш елына.

Әбиемнең күзләре
Талган кыйблага карап.
Чәчләре дә тиз агарган
Бабам турында уйлап.

Бабам гына кайталмыйча
Калган сугыш кырында.
Әнием һәм әбиемнең
Ул һаман да уенда.

Диана Агафонова,
Яр Чаллы, 7нче мәктәп, 9а сыйныф укучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев