Логотип Идель
Ашыйбызмы?

АЛМАЛЫ ШТРУДЕЛЬ РЕЦЕПТЫ

Август ае - алмалы чак. Бөтен бакчаны хуш искә күмеп алма җитешә. Алмадан әллә-нинди тәмлүшкәләр әзерләп була, шулай бит?! Ә менә сезнең алмалы штрудель ашап караганыгыз бармы? Булмаса, бик сак кыланыгыз, телегезне йотуыгыз бар! Өстәвенә аны әзерләү бик җайлы гына, син дә рәхәтләнеп пешер, дустым! Әйдә, минем белән!

Штрудель Австрия халык ризыгы, ул рулетка охшаш, катлы (слоеный) камырга төрелгән эчлектән гыйбарәт. Эчлек урынында төрле җиләк-җимеш, эремчек, сыр һәм башкалар булырга мөмкин. Алма сезонында исә алмалы штрудель пешерү актуаль булыр, алмалы штрудельне әзерләү бик җиңел, күп вакыт таләп итми.

Камыр урынына кибетләрдә сатылучы әзер чүпрәсез катлы камырны файдаланыгыз (бездрожжевое слоеное тесто). Әлеге камырны бүлмә температурасында йомшартып, әкрен генә уклау белән җәябез.



Эчлек өчен: 4-5 уртача зурлыктагы алма, корица, 50 грамм шикәр комы (алма әчкелт булса, күбрәк салыгыз), 3-4 бал кашыгы сыер мае кирәк. Табада сыер маен эретеп, шунда алма, шикәр комы һәм тәменчә корица (мин ярты бал кашыгы салдым) салып алманы йомшарганчы пешерәсе.



Эчлек суынган арада камырны юка итеп җәясе, юкарак булган саен яхшырак була. Шуннан камырга панировка өчен кулланыла торган сухари яисә уылган сухари сибеп җибәрегез, шуның өстенә эчлекне җәясе дә, рулет формасында төрәсе.





Табага куйгач, өслегенә ипләп кенә пычак белән кисемнәр ясарга, аннан өстенә яхшылап тугланган йомырка сыларга. 180 градуста өсте кызгылт төс алганчы, 30-35 минут пешерәбез. Табынга шикәр пудрасы сибеп, туңдырма белән чыгарыла.


Рәфилә ШӘМСЕТДИНОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев