Логотип Идель
Афиша

"НУР"ЛЫЛАР ТУГАН КӨНГӘ ЧАКЫРА! /ФОТО/

“Театр – яктылыкка, нурга илтә. Кире юлга җибәрми, уңга илтә!” Бу сүзләрнең мәгънәсенә төшенергә ярдәм итүче, мәктәп балаларында тормышларын сәхнә белән бәйләү теләген уятучы “Нур” театр студиясенең 20 еллык юбилей кичәсе узачак. Бу кичәнең нечкәлекләре турында һәм, гомумән, театрның үзе турында безгә студиянең җитәкчесе Роза Нургатовна Ибятова сөйләде.

- Роза Нургатовна, бу театр студиясе ничек барлыкка килде?



- “Нур” театр студиясе 1997 елның октябрендә Казанның 16нчы татар-инглиз гимназиясе бинасында үз эшен башлап җибәрде. Беренче көннән үк студиянең төп максаты укучыларда милли сәнгатькә, татар теленә һәм мәдәниятына мәхәббәт уяту булды. Укучылар сәхнә осталыгы гына түгел, хәтта режиссура һәм драматургия нечкәлекләренә дә төшенәләр. Бүгенге көндә “Нур” театр студиясенең төрле буын артистлары илебезнең һәм республикабызның иң данлыклы театрларында хезмәт итә.

- Юбилей кичәгезне нинди рәвештә уздырасыз?

- Бөтен серләрне дә ачасы килми. Әмма театр белән таныш булган тамашачылар хатирәләрен яңартып, элек куелган спектакльләрдән өзекләр күрә алачаклар. Калганын тамашачы үз күзе белән күрергә тиеш. Бу кичә театрыбыз белән таныш булмаган тамашачыга да кызык булыр, безнеңчә.

- Катнашучылар арасында кемнәр була?

- Сәхнәдә театрда бүгенге көндә уйнаучы мәктәп балаларыннан алып студиябезне тәмамлаган чын профессиональ актерларга хәтле булачак.







- Юбилей кичәсе кайда һәм кайчан узачак?

- 23 октябрь, 18:30да Идел буе районы 16нчы татар-инглиз гимназиясенең (Имәнле ур, 51а) актлар залында көтеп калабыз! Керү бушлай.

Айсылу Хафизова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев