Логотип Идель
Афиша

КАМАЛ ТЕАТРЫНДА - "ӘТӘЧ МЕНГӘН ЧИТӘНГӘ" /ВИДЕО/

Камал театрын яратучылар 112 сезонның яңа спектакльләре – «Килмешәк», «Миркәй белән Айсылу»дан «айнырга» өлгермәде, академия театрында – кабаттан премьера!

Бу юлы – татар прозасы һәм драматургиясе классигы Аяз Гыйләҗев әсәре буенча “Әтәч менгән читәнгә” спектакле. Ул 1, 2, 3 һәм 27 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театрының Зур сәхнәсендә куела.



Спектакльнең режиссеры - Фәрит Бикчәнтәев, инсценировка авторлары – Фәрит Бикчәнтәев һәм Илтөзәр Мөхәммәтгалиев, рәссам – Сергей Скоморохов, композитор – Эльмир Низамов. Аяз Гыйләҗев бу әсәре өчен Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе ала.

Фәрит Бикчәнтәев Аяз Гыйләҗевнең “Әтәч менгән читәнгә” әсәрен сәхнәләштерү турында күптәннән уйлана һәм, ниһаять, драматургның тууына 90 ел тулу аның повестька алынуына этәргеч була. “Әтәч менгән читәнгә” спектакленең сәхнә тексты репетицияләр барышында туа, режиссер беренче тапкыр эшендә этюд ысулын куллана.

Камал театрының әдәби бүлек мөдире, театр тәнкыйтьчесе Нияз Игъламов сүзләренчә, “Әтәч менгән читәнгә” спектакле татар Иван Ивановичы һәм Иван Никифоровичы - ике гаиләнең юк-бар нәрсә өчен туган ызгышы, әйләнә-тирәдә өстенлек итү теләге, көнкүреш уңайлыклары атрибутларына табынуы, мещанлык психологиясе турында. “Әмма әсәрнең бүгенге көндә актуаль тирән мәгънәсе - татар җәмгыяте әлегә кадәр аңлый алмаган бик гади идея. Халык көче – бердәмлектә! Һәм берләшер өчен кайгы көтәргә кирәк түгел, бер-береңә читән аша кул сузу да җитә”, - дип билгеләп үтте Нияз Игламов. Спектакльдә төп рольне Рамил Төхвәтуллин башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев