Логотип Идель
Афиша

КАМАЛ ТЕАТРЫ "ҖАНКИСӘККӘЕМ" ҺӘМ "БАБАЙЛАР ЧУАГЫ" СПЕКТАКЛЬЛӘРЕН ТӘКЪДИМ ИТӘ

25 августта данлыклы татар драматургы, җәмәгать эшлеклесе Т. Миңнуллинның тууына 81 ел тула. Шул уңайдан Г. Камал исемендәге Татар дәүләт Академия театры "Җанкисәккәем" һәм "Бабайлар чуагы" спектакльләрен күрсәтә. "Җанкисәккәем" Камал театрының Зур сәхнәсендә уйналса, И.Зәйниевның "Бабайлар чуагы" драматургның туган ягы - Олы Мәрәтхуҗа авылында тәкъдим ителә.


Камал театры сәхнәсендә Т. Миңнуллинның 40тан артык пьесасы куелган. Шулар арасында "Җанкисәккәем" лирик комедиясе дә бар. Бу фантастик хикәя авыл яшьләре әкияти урман ияләре – Шүрәлеләр белән танышудан башланып китә. Драматург иҗат иткән Шүрәлеләр Тукайның урман ияләреннән, һичшиксез, аерылып торалар. Киресенчә, спектакльдә алар кешеләр тормышына милләтебезнең сафлыгын, сабырлыгын, тәртиплелеген, матурлыгын саклаучылар булып килеп керәләр. Кешеләр югалта башлаган кешелеклелекне Шүрәлеләр кире кайтарырга ярдәм итәләр, моңлы җырлары, заманча биюләре белән тамашачыларның күңелләрен яулап алалар.


25 августта Олы Мәрәтхуҗа авылында уйналачак И.Зәйниевның "Бабайлар чуагы" лирик комедиясендә татар театрының күренекле артистлары катнаша: Россиянең халык артистлары Ринат Таҗетдинов, Әзһәр Шакиров, Равил Шәрәфиев, Россиянең атказанган артистлары Наил Дунаев һәм Наилә Гәрәева. Спектакьне ачык һавада күрсәтү өчен махсус сәхнә төзелә. Моңа кадәр төрле елларда Камал театры драматургның туган ягында "Диләфрүз-Remake", "Шулай булды шул", "Гөргөри кияүләре", "Мулла", “Галиябану” спектакльләрен тәкъдим иткән иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев