Логотип Идель
Ачыш

ЯҢА ЭКСТРЕМАЛЬ ТАМАША – КАТАПУЛЬТА

Яхшы китап уку, яңа ясалган сок эчү, якыннарың өчен пирог пешерү һәм башкалар – “Ялкын” сиңа тәкъдим иткән көнне ямьләндереп җибәрүнең 47 ысулының берничәсе генә. Ә менә Яңа Зеландиялеләр өчен күптән түгел мондый ысулларның 48нчесе барлыкка килгән.

 

Яңа Зеландиялеләр “күз ачып йомганчы” гыйбарәсен чынбарлык вариантына шаһит була алалар икән хәзер. Кешеләрне 150 м ераклыкка сәгатенә 100 чакрым тизлек белән “атучы” катапультаны тагын ничек атап булсын ди?

Банджи-джампинг өчен корылма Яңа Зеландиядәге Альп тауларында урнашкан. Аның төгәл биеклеген оештыручылар сер итеп саклый, әмма түбәндәге видеоны караганда гына да моның шактый биеклек икәнлеге аңлашыла.

https://gfycat.com/ripeyearlycero

Банджи-джампингны Россиядә ешрак “тарзанка” дип атыйлар. Әмма Невис катапультасы “тарзанкалар”дан шактый аерылып тора – беренче очракта бушлыкка адым ясарга кыйган кеше ирекле оча да иң ахырда махсус трос аның төшүен туктатып, кире чөеп җибәрә. Икенчесендә исә махсус җайланма кешене башта ук алга таба “ата”, шуннан соң гына йөрәк тибешеңне бугазда тоярлык иткән ирекле очыш башланачак.

Оештыручылар вәгъдә иткәнчә, батыр нибары 1,5 секунд эчендә сәгатенә 100 чакрым тизлеккә ирешәчәк. Әйтик, дөньяның иң тиз машиналарыннан булган Bugatti Chiron да бу тизлекне 2,5-3 секундта гына яулап ала.

Невис катапультасын 2018 елның 7 августында AJHackett компаниясе тәкъдир иткән. Компания катапультаның үз сайтындагы тасвирнамәсендә түбәндәгечә белдерә: “Сез чәчләрегез үрә торырлык һәм каныгызны куып таратырлык аска төшү кичерәчәксез. Тагын бер сикеримче, дип, ялварачаксыз”.

 



Яңа Зеландиягә барып җитү, тауга менү генә әлеге катапульта белән файдалану мөмкинлеге бирмәячәк. Сикерергә теләүчегә ким дигәндә 13 яшь тулырга, авырлыгы һичьюгында 27 кг булырга, кесәсендә $172 (11 693 сум) ятарга тиеш. Әлбәттә инде, сәламәтлек ягыннан да кимчелекләр рөхсәт ителми.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев