Логотип Идель
Ачыш

“ӘЙДӘ, ШАЯРТ”: ЧеРЕКФИНАЛДА ОЧРАШКАНГА КАДӘР!

Татар ШТК Лигасы үзенең 25яшьлеген бәйрәм итә! Шул уңайдан 2 июнь көнне Габдулла Кариев исемендәге яшь тамашачылар театрында ЗУР ФЕСТИВАЛЬ гөрләп узып китте.

“Татар телендә сөйләшә белү генә түгел, шаярта белү дә мөһим!” – дип башлады үзенең сүзен  “Әйдә, ШаяРТ” Лигасы җитәкчесе Рамил Агдеев. Чыннан да, бу уенда шаяруга да, төрттерүгә дә урын җитәрлек булды! Ә хәзер тәфсилләбрәк... 



Кайда?

“Әйдә, ШаяРТ” юкка гына 200 кеше генә сыйдырышлы Габдулла Кариев театры сәхнәсендә  узмады: фестиваль “Яңа Гасыр” (“ТНВ”) телеканалында күрсәтелү өчен видеога төшерелде. Оештыручылар әйтүенчә,  тавыш яхшы язылсын өчен залның кечерәк булуы зарур.

Аңа кадәр....


     Апрель ае дәвамында республиканың 40 районында ШТК мәктәбе, сайлап алу этаплары узган. Ә инде әлеге уенда, алып баручы Рамил Агдеев әйтмешли, “яхшыларның яхшылары” булган командаларны гына (алар – 30) күрергә мөмкин иде.

Сәхнә алды


Фестиваль Башкортстаннан килгән “Әстәгафирулла” командасы уены белән башланып китте. Башкорт телендә чыгыш ясаган әлеге команда тамашачыларны: “Һаумыһыгыз!” дип сәламләде.



Башкорт туганнарыбыз биргән дәрт уен дәвамына җитте. “Ялкын” журналы тарафыннан иң шәп дип табылган шаяруларны сезгә дә тәкъдим итәбез!

 




Казан дәүләт аграр университеты, “Барыбер” командасы:

– О кара, йолдызлар чыккан. Димәк, бүген аяз була.

Ә кичә?

– Кичә Марат иде!

Шаяруын яхшы шаярсалар да, бераз буталып та алды кызлар. Жюри әгъзасы, танылган юмор остасы Җәвит Шакиров аларга:

– Ялгышкан өчен җәза: тизәйткеч сөйләгез! –диде.

Кызлар да югалып калмады:

– Аграр университетта андый әйберләр белән шөгыльләнмиләр! – дип җавап кайтардылар. Һәм жюри аларны “кичерде”.



 




Минзәлә районы, “Алтын чәчәк” командасы

Ике блондинка сөйләшә:

– Диана, син төнлә бик тиз йоклап китәсең. Ничек эшлисең син аны?

– Ә мин сарыклар саныйм: Наил, Фаил...

 




Лениногороск районы, “Бишпочмак 0.2” командасы:

Ике гашыйк полиция хезмәткәре бер-берсенә мәхәббәт аңлата:

– Син КПЗдагы бомж шикелле...

– Ни-ии-иик?

– Синең яныңда тыным кысала!

 




Саба районы, “Текәләр” командасы:

Әлеге катнашучылар Татарстан  Республикасы Президенты Рөстәм Миңнехановның да  Сабадан булуына төрттерми кала алмадылар:

– Әгәр безне киләсе турга уздырмасагыз, сезгә дә, безгә дә авыр була. “Ник чыкмадыгыз?”, “Ник чыгармадыгыз?” – бу сораулар сезгә дә, безгә дә кирәк түгел! – дип шаярды алар.

Жюри бертавыштан  “әлеге командагы киләсе турга чыгарырга!” дигән нәтиҗәгә килде ;-)

 




Балтач районы,  “Эремчек” командасы

Әлеге катнашучылар башка командалардан нык аерылып торды. Беренчедән, алар моңсу йөз һәм тавыш белән чыгыш ясый, ягъни никадәр генә шаярсалар да, елмаймыйлар. Бу аларның шаяруларын тагын да кызыграк итте. Икенчедән, чыгышлары эчтәлекле булды. Команданы тамашачы алкышларга күмде. Сез дә мәзәкләрен укыганда аларның моңсу йөзләрен күз алдына китерергә тырышыгыз:

Авылда яңалыклар беткәч:

– Кичә больницага барам, зур таш ята.

– Шуннан?

– Аны да яткырганнар...

– Хатының уникенче бала алып кайткан дип ишеткән идем.

– Әйе. Туйдырды инде ул өйгә ниндидер балалар ташып...Тагын нәрсәң бар?

– Беркөнне балык ашын ашадым.

– Һәм?

– Балык ашсыз калды... Синдә нәрсә?

– Кичә больницага барам. Зур таш ята. Аны да яткырганнар...

– Сөйләдең бит инде.

– Бетте алайса.

– Нәрсә бетте?

– Тормышның мәгънәсе.



“Эремчек”ләр жюри аларның җиңүләрен игълан иткәч тә образларыннан чыкмады. Аптырагач алардан:

Сез бөтенләй елмая белмисез мәллә? – дип сорадылар.

Алар ирен чите белән генә емаеп куйдылар да, яңадан үз “эшләренә” кире кайттылар.

Команданың бер әгъзасы, Балтач раойны Куныр авылы кызы Әдилә Закирова белән без уен башланганчы ук әңгәмә корган идек:

– Барыбыз да бер мәктәптә укыйбыз. “Пазитрон” да, “Голландский сыр” да булдык, ахырда “Эремчек”тә тукталдык. “Кефир” дигән КВН командасы бар. Алар да моңсу йөз белән шаяра. Без дә сөт темасыннан ерак китмәдек: “Эремчек”не сайларга булдык. Фестивальгә 2 ай тирәсе әзерләндек. Мондый зур чараларда моңарчы катнашканым булмады. Бик борчылам, камера каршында чыгыш ясавы бигрәк тә куркыта. Җиңәргә өмет зур! Борчылабыз... – дигән иде ул.

 




 “Авыл кызлары” командасы: Наташа, Вика, Анжелла

Чистай районыннан килгән әлеге команда үз чыгышларын: “Район белән җыйналдык та, уйга калдык: КВНга кемне җибәрик соң? Татарлар уразада, керәшеннәр бәйрәмнәргә әзерләнә, мишәрләр  “акчабыз юк”,  диделәр. Шуңа күрә безне – рус кызларын җибәрделәр.  Таныш булыгыз: Наташа, Вика, Анжелла!”  дип башлады.

Кызлар чыннан да рус милләтеннән булып чыкты, әмма башка командалар бер генә дә калышмадылар! Һәм икенче турга уздылар!

 




Алып баручы татарча белми?

Уен дәвамында чыгыш ясаучылар төрле тема, мәсьәләләрне кузгатты. Алар арасында пенсия яшен арттыру да, укытучыларның хезмәт хакының түбән булуы, депутатлыкка сайлаулар, ураза, дөрес туклану һ.б. бар иде. Командалар алып баручы Рамил Агдеевның татарча камил сөйләшмәвенә дә төрттереп алырга өлгерде. Аның “чИрекфинал” сүзен “чЕрекфинал” диюеннән соң жюри әгъзасы, Бөтөндөнья татар яшьләре форумы рәисе Тәбрис Яруллин шаяру катыш:

– Рамил башта татарча бөтенләй сөйләшми иде. Әнә, хәзер алып баручы булып йөри. Тик шулай да сөйләме бераз аксый әле. “Чирекфинал”ны да “черетте” әнә!  диде.

Алып баручы аңа җавап итеп:

Ярый, афишаларга шулай язарбыз! – дип вәгъдә бирде.



 
Нәтиҗәдә, “чЕрекфинал"га үтүчеләр:

Башкортстан, Уфа “Әстәгафирулла”

Мөслим, “Мөслим кырмыскасы”

Казан дәүләт аграр университеты, “Барыбер”

Минзәлә, “Алтын чәчәк”

Арча, “Алсу”

Мәскәү, “Понаехали”

Чистай, “Авыл кызлары”

Чүпрәле, “Чүпрәле мишәрләре”

Мамадыш, “Бишмармак”

Балтач, “Эремчек”

Казан дәүләт аграр университетты, “Әкәмәт”

Саба, “Текәләр”

Зәй, “Авыл кабартмалары”

Лениногороск, “Бишпочмак 0.2”

Баулы, “Токмач”.

 



 


 

Төшеп калдылар:

Мамадыш, “8 март”

Лаеш, “Татар яшьләре”

Сарман, “Сарман”

Түбән Кама, “Кызлар-йолдызлар”

Зилә САБИТОВА


Фотолар “Әйдә, ШаяРТ” лигасы архивыннан алынды 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев