Логотип Идель
Ачыш

АПРЕЛЬ АЗАГЫНДА НИНДИ ҺАВА ТОРЫШЫ КӨТЕЛӘ?

Киләсе атнага Татарстанда 15-20 градус җылы булыр дип көтелә. Дүшәмбе көнне, мәсәлән, моңарчы төннәрен 0дән түбән булган температура, +1, +6 градуска күтәрелер, дигән фараз бар.

Көндезге температура исә чәршәмбе көнгә 15-20 җитәчәк, ди синоптиклар.

Ә менә явым-төшемнең күләме нормада була, дип вәгъдә итәләр. Июнь аенда гына яңгырларның сирәк яву ихтималы бар икән.

Тик шулай да һава торышын халык сынамышларыннан да дөрес әйтүче юк ахры.

Шуңа күрә апрель аена сынамышлар белән танышыйк әле:

Апрель артык җылы булса, май салкын, җилле булыр.

Каен суы күп акса, җәй яңгырлы була.

Апрель аенда кояш тотылса, ашлыклар уңар, ләкин җимеш агачларына зыян килер.

Бу айда каты яңгыр булса, һәр нигъмәт булыр, бик шатлыклы ел булыр.

Апрельдә яңа ай чалкан туса, бу елда ашлык уңар.

Торна кар барында килсә, тары, борчак уңар.

Әтәчләр өзлексез кычкырса, ашлык уңар.

Апрель ахырларында җылы яңгыр булса, җәй коры килер, болытлы булса, ашлык уңар.

Каен суы татлы булса, ашлык уңар.

Зилә САБИТОВА әзерләде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев