Логотип Идель
Ачыш

ЕЛМАЕРГА-КӨЛЕРГӘ, АРКАНЫ ТӨЗ ТОТАРГА...

Елмаеп сезгә чәй ясаган стюардессаның тормышы ал да гөлдер дип уйлыйсыңмы? Шулай булмаса, елмаеп йөрер идеме, име.? Тик аның төз гүдәсе һәм май кояшыдай елмаеп каравы артында нәрсәләр торганын син бит әле белмисең. Стюардесса булып эшли башлаганчы алар алар өч аҗдаһаның башын кисәргә, елан мөгезен табарга һәм... 

Чынлыкта хәлләр күпкә катлаулырак. Әлеге фотода - Кытайдагы Сычуань провинциясенең гражданнар авиациясе колледжы студентлары. Алар – булачак стюардессалар. Тешләренә алар гадәти агач таякчыклар кыстырганнар, әлеге эш елмаюны мөмкин кадәр ихлас һәм матур итәр өчен эшләнә. Башларына журнал да юкка гына куелмаган: анысы арканы төз итәр өчен кирәк.


Төз арка өчен тагын бер күнегү: кызлар башларына су бутылкасы куйган килеш 3 минут басып торырга тиешләр.


Дөрес басып торырга өйрәнү өчен булачак стюардессалар ике тез арасына А4 кәгазен кыстыралар.


Очу этикеты дәресләрендә рейс вакытында кирәк булырга мөмкин булган барлык позалар өйрәнелә.


Елмаеп-көлеп кенә йөреп булмый. Студент кызларны кунг-фу һәм тхэквондо алымнарына да өйрәтәләр.


Кайбер дәресләр урамда уза: тик алар күбрәк солдатларның күнекмәләрен хәтерләтә.


Имтихан тапшыру өчен кызлар керамиктан эшләнгән тәлинкәне беренче тапкырдан кул белән ватарга тиеш.


Җинаятьчеләрне коралсызландыруга өйрәнүгә да зур игътибар бирелә.


Әлеге сөйкемле кызлар очкыч бортына килеп эләккәнче шулкадәр авырлыклар кичерәдер дип уйламассың да!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев