Логотип Идель
Ялкын

ЖУРЛУК ЯКИ ЖУРНАЛИСТНЫ КИЕМЕ КҮРСӘТӘ

КИЕМЕҢӘ КАРАП КАРШЫ АЛАЛАР, АКЫЛЫҢА КАРАП ОЗАТАЛАР, ДИ ХАЛЫК МӘКӘЛЕ. ПСИХОЛОГИЯГӘ КҮЗ САЛСАК, ГАЛИМНӘР КЕШЕ ТУРЫНДА БЕРЕНЧЕ УЙ 85-90 % БЕРЕНЧЕ КАРАШТАН ЧЫГА, Ә БЕРЕНЧЕ БУЛЫП, ӘЛБӘТТӘ, ИГЪТИБАР ТЫШКЫ КЫЯФӘТКӘ ТӨШӘ.

Һәр һөнәрнең үз киеме, стиле бар. Без - булачак журналистлар бүгеннән үк ул стильне булдыру турында уйланабыз. "Алтын каләм" фестивалендә әнә шул юнәлештә эзләнү алып бардым мин. Яшь журналистларның киеме нинди?

киеме 1Өс киеме


Фестивальдә катнашучыларның барысында да махсус тегелгән футболкалар. Алар стандарт төсләрдә: кызыл, сары, караңгы зәңгәр, яшел, соры, кызгылт сары һәм зәңгәрсу. Димәк, журналистика өчен артык күзгә бәрелеп тора торганнар, берничә төс кушылганнар туры килми. Шулай ук формасына да килсәк, ачык та түгел, куллары озын яки бик кыска да түгел. Уңайлы, җиңел тукымадан тегелгән.

Аскы кием


Бу киемне исә кеше үзе сайлый. Катнашучыларның күбесендә, беренче чиратта, шортлар, икенчедән, джинсы чалбар, соңыннан, кызларда итәк. Димәк, булачак журналистларың җиңел, ирекле ас киемнәре киясе килә.

 киеме 2Аяк киеме


Аяк киемен журналист кына түгел, теләсә нинди өлкәдә эшләүче кеше дә җентекләп сайлый. Ә мондагыларның аякларына күз салсак, иң популяр аяк киеме – тапочка һәм кроссовкалар, аннары – ачык балеткалар. Болардан чыгып, шуны әйтергә була: журналистларның аякларында, гадәттә, каблуксыз, авыр түгел, ачык аяк киеме күрергә була. Ә, МӘСӘЛӘН, МИН ҮЗЕМ «АЛТЫН КАЛӘМ»ГӘ САНАП КИТКӘН АЯК КИЕМНӘРЕ АРАСЫННАН БЕРСЕН ДӘ АЛЫП КИЛМӘДЕМ. ЛӘКИН МИН ЯЛАНАЯК ТА ЙӨРМИМ, чөнки үзем белән чешки алып килдем. Бииик уңайлы, аякка рәхәт! Киңәш итәм.

киеме 4

Прическа


Бу категориядә малайларны һәм кызларны аерып карарга була. Малайларга килгәндә, нәрсәнедер аерып күрсәтү мөмкинлеге юк та дияргә була, күбесенең прическасы – кыска чәч. Ә менә исә кызларның башларына карасак, нинди генә прическалар юк. Биредәге булачак журналист кызлар арасында иң популяры – чәчләрне өскә җыю яки туздыру, аннан соң – бер толым, киләсе пункт – чәчләрне «шишка»га җыю, иң соңгы һәм сирәк күренгән пункт – чәчләрне ничек тә булса үрү. Болардан чыгып, шуны әйтергә була: журналистлар бит алар аеруча иҗади кешеләр, шуңа күрә аларның төгәл генә, нинди дә булса стандартка туры килә торган, гади прическа табып булмый, бигрәк тә кыз кешеләргә.

киеме 3Аксессуарлар


Киемнәрдән башка тагын бер категория ул – аксессуар. Булачак журналистларның күбесенең кулында сәгать бар. Бу күренешне гадәти дип санарга була, чөнки, белгәнебезчә, журналист кеше бөтен җиргә дә өлгерергә тиеш, ә вакыт моңа, һичшиксез, булыша.
Түбәндәге анализны йомгаклап, шуны истә тотарга мөһим: журналистның тышкы кыяфәте ул – аның исеме. Ә кемнең үз исемен чүплеккә атасы килер? Беркемнең дә. Нәтиҗәләрне дөрес ясарсыз дип өметләнәм.

Яшь журналист Эльвина Мингалимова


Тагын укыгыз:


НИЧЕК СПОРТ ЖУРНАЛИСТЫ БУЛЫРГА

ЖУРНАЛИСТ БУЛЫРГА ТЕЛӘГӘНДӘ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев