Логотип Идель
Ялкын

ҮЗ ЮЛЫМ: УКЫТУЧЫ МӘХӘББӘТЕ

Укытучы мәхәббәте


Укытучы кешене мин һәрчак зур мактауга лаек затка санадым һәм саныйм да. Чөнки ул укучыга белем ачкычын бүләк итүче генә түгел, ә шул ачкыч белән яхшылыкка бик күп ишекләрне ачарга ярдәм кулы сузучы да. Аңа карата хөрмәт хисе һәр укучыда яшәргә, беркайчан да сүнмәскә тиеш...
Мәктәпкә яңа укытучы килүдән башланды ул хәлләр. Берәр яшь мөгаллим килдеме, олырак сыйныф укучылары аны иң элек баштан-аяк күзәтеп чыгарга өлгерәләр. Үзара кимчелекләре яисә уңай яклары турында сүз алышалар. Тугызынчы сыйныф укучылары да математика укытучысын шундук үз итеп, елмаеп каршы алдылар. Егет тә югалып кала торганнардан түгел икән. Иң беренче көнне үк һәрбер укучы белән танышып чыккач, үтәсе теманы аңлатырга кереште. Математиканы су урынына эчкәне әллә каян ук сизелеп, күренеп тора. Җөмләсен җөмләгә бәйләп китүләре дисеңме, тактага саннарын тигез итеп, түгәрәкләп язу дисеңме, ул әйтеп бетергесез чибәрлек сыйныфтагы кызларны таң калдырды. Элеккеге укытучылары Гөлсирә Камилевнадан бик күпкә яхшы укытучы булып чыкты бит әле бу! Өй эшен дә артык күп бирми, билгене дә беренче көнне үк бишлегә түгәрәкләп тезеп чыкты. Әле бу башы гына булганга, укучылар әлеге хәлгә бик шаккатмадылар. Икенче рәттәге партада утырган Зәлинә генә аннан күзен ала алмады. Математика дәресен түземсезләнеп көтә торганга әйләнде. Бәхетенә, дәрес көн саен керә торган булды. Беренчедән, алда имтиханнар, мөстәкыйль эшләр көтә. Көнгә берничә мәртәбә керергә туры килә. Дәресне Зәлинә генә түгел, барлык кызлар да көтте. Кулына китап һәм ручкасын тотып кергән егетнең зәңгәр күзләрен сирпеп алуы була, кызлар сөйләшүләреннән туктап, хыял диңгезенә чумалар. Зәлинә бигрәк тә хыялый шул. Егетнең йомшак тавышын тын да алмый тыңлый, күз карашын мең караштан таный. Әле мәхәббәтнең нәрсә икәнен дә белмәгән кызчык бөтенләе белән шул диңгездә “йөзә”. Ярый да сыйныфташ кызларының һәрбересенең егетләре бар. Өстәвенә, һәр иртән шулар турында серләшәләр. Аларның чыкы – мыкы килүләренә түзәр чамасы калмыйча Зәлинә иң арттагы партага утырып өй эшен кабатлый. Яңа укытучы килү белән, кыз математика фәненә дә төшенә башлады. Өй эшләрен гел бишлелек эшләп килде. Егет тә аны күрмәде түгел, нидер сизенде. Кызның шомырттай күзеннән билгесез бер серне аңларга тырышты. Яшерен серне, әйтерсеңлә, ул гына белергә тиеш сыман иде. Әмма әле укыйсылары алда. Вакыты узгач барысы да ачыкланыр дигән өметләр белән, җиңел сулап куйды.
Кабинетка завуч килеп керү белән укучылар нидер сизенеп, куркып куйдылар. Лилия Илдаровна юкка гына йөри торганнардан түгел, нидер булган, димәк. “Ата – ана җыелышыдыр инде” - диде Илһам башын партадан торгызып, “Контроль эшләрдер” дип өстәде Ләйсән. Тик Зәлинәнең генә башына бер уй килде: ”Ислам Нургалиевичка нидер булган!” Әмма, бәхетенә каршы, эш бөтенләй башка нәрсәдә иде.
- Укучылар, әле генә районнан хат килде. Тугызынчы сыйныфтан китүчеләр, һәм унбергә калучылар исемлеген сорыйлар. Ата – аналар җыелыша кадәр әти - әниләрегез белән киңәшләшеп төп фикергә килегез. Югыйсә, унберенче сыйныфка калу өчен бик тырышып укырга кирәк.
Һәркем уйга батты. Бүгенге көнгә кадәр укучыларның берсенең дә бу хакта төпләп уйлаганнары булмады. “Әле уку башы гына бит” дип әйтеп өлгерде Айрат түзмичә. Завуч күзлек өстеннән генә аңа карады да “Сезгә уйларга вакыт җитте инде” - дип сүзен төгәлләп чыгып китте. Укучылар бер – берсенә карашып алып, җилкәләрен селкетеп куйдылар. Сыйныфтагы унике баланың бары икесе генә китәселәрен хәбәр иттеләр. Зәлинә бу сорау белән озак газапланды. Бер караганда, укуы да мактанырлык түгел, әмма каласы да килә шикелле. Тик тагын бер каршылык - әтисе шәһәргә җибәрергә тели. Ике сайлау арасында калган кыз ни хәл итергә дә белмәде. “Теләкме, әти- әни кадереме?” Икесе дә күңелгә якын. Ата – ана баласына беркайчан да начарлык теләми инде ул. Әмма хыялларны да чынга ашырасы да килә шул. Зәлинә әтисенә шулай дип күпме генә аңлатса да, әтисенең сүзе бер булды “Унберенче сыйныфтан киткәнче, тугыздан китүең мең өлеш яхшырак!“ Зәлинә елар дәрәҗәгә җитеп, әтисенә ялынды. “Минем дус – кызларым белән каласым килә!” Тик әтисе аңа уңай җавап бирмәде. Сәбәп дус – кызларында да түгел иде шул. Алар белән бик аралашмый да ул. Сәбәп бер генә - Ислам Нургалиевичны югалтасы килми. Әтисенә дөресен әйтә алмас бит инде! Әнисе дә, җитмәсә, иренең сүзен хуплап утыра. Нишләсен, гомер буе ир сүзе - өйдә закон булып санала инде ул. Кыскасы, Зәлинәнең сүзен тыңлаучы табылмады...
Ул кабат бүген аны күрде. Көн саен математика дәресе керсә дә, имтиханга әзерлек көнен бигрәкләр дә яратты Зәлинә. Чөнки берәр тема аңламадым, яисә эшне эшли алмадым дип аның янына барып утыра да, егеттән күзен дә алмый сүзләрен тыңлый. Теманы аңлыймы - юкмы аңа барыбер, иң мөһиме егет аның янында. Башка кызлар сизә дип тә борчылмый ул. Егетне күрү белән бар дөньясын оныта. Бүген аеруча чибәр Ислам. Әмма чибәрлеге, зирәклеге искитәрлек булса да, егет өйләнмәгән. Инде егерме икенче яшен тутырып килүче Исламның очрашып йөри торган кызы юк дип әйтеп булмас иде. Юк икән шул. Бу хакта Зәлинә ялгыш кына әти - әнисенең сөйләшүеннән ишетеп белде. Сөенече тагы да артып, егетне ныграк ошата башлады. Көннәрен аның янында шаярып көлсә, төннәрен сагынып елый торганга әйләнде. Мәхәббәт шушы булгандыр инде сабый бала өчен.
Әмма бәхетле мизгелдән соң, сагышлысы да озакламый диләр бит. Хак сүзләр. Бүген математика дәресен кермәгәнен ишетеп алгач, Зәлинә тәмам кайгыга батты. Кабинетына кереп барганда коридорда ике укытучының сөйләшкәннәрен ишетеп алды.
- И, бу яшендә шундый хәлгә төшү бигрәк тә яман нәрсә бит!
- Әйтмәсәң дә, Гөлия, яшь егет шул әле.
- Хәзер математика дәресен кем укытыр соң инде?

Гөлсирә Камилевнаны чакырып торасы булыр. Әгәр авыруы озакка китсә, яңа укытучы эзләргә керешергә туры килә инде, башка чара юк.

Ничек инде яңа укытучы? Тукта нинди чир турында сөйлиләр алар? Юк, мондый хәлнең булуы мөмкин түгел! Зәлинәнең күз аллары караңгыланып китте. Бу хәлгә бер укучы да ышанмады. Шул ук көнне Зәлинә Ислам яшәгән йортка юнәлде. Каушатуын каушатты, әмма ихтыяр көчең зур булса, теләгеңә ирешәсең икән ул. Ишекне ачып керү белән, залда ниндидер ыңгырашкан тавыш ишелде. Кызчык йөгереп Ислам янына килде. Бетеренгән егет, карарлык рәвеше дә юк балакайның. Зәлинәне күрү белән, Ислам оялып юрганын рәтләп куйды.

- Зәлинә, син монда нишләп йөрисең? - дип сорады ул көчкә хәл алып.
- Хәлегезне белим дидем, Ислам Нургалиевич.
- Авырганымны каян белдең? Мин әйтмәскә кушкан идем бит.
- Үзем белдем.

Шулай бер - бер артлы ягымлы гына сөйләшү тезелеп китте. Әмма егеттә нинди чир икәнен Зәлинә һаман да аңлый алмады. Сорарга да читен үзеннән. Сүзне егет үзе дәвам итте:
- Син башка килеп йөрмә, Зәлинә, мине матур итеп исеңдә калдыруыңны телим.
- Сез нәрсә сөйлисез, Ислам Нургалиевич?
- Өмет бик аз.
- Төгәлрәк әйткәндә...
- Яман чир.

“Ах!” дип Зәлинә карават янындагы урындыкка килеп утырды. Бер - ике минут бер ноктага карап утырганнан соң, торып тиз генә өстәлдәге кәгазьләрне актара башлады. Чыннан да, эшләр бик яман икән. Әмма әлегә соң түгел дип кызчык телефоныннан саннар җыя башлады. Тик егет аның бу кыланмышын туктатуын үтенде. Кыз шәһәрдәге әнисенең сеңлесенә шалтыратты. Эшнең нидә икәнен тасвирлап биргәннән соң, апайсы тиз арада авылга кайтасын хәбәр итте. Өйнең бер башыннан икенче башына чабып йөргән кыз Исламны тыңларга да теләмәде. Зәлинә җитәрлек үскән кыз, акча күпме кирәк икәнен дә белә. Тик аның кадәр акчаны каян җыярга? Бәлки шәһәрдәге апайсы аңа шул күләмдәге акчаны бирә алыр. Алар бит бик яхшы гомер итәләр.Теләсә нинди чараны кулланып, егетне исән калдырырга кирәк. Өйдәге вак – төяк эшне эшләп бетергәч, кыз өенә юнәлде. Көн инде кичкә авышкан, әти - әнисе аны көтеп утыралар иде. Күпме генә сораштырсалар да, кыз сер бирмәде. Шәһәрдәге апасына да әниләренә дөреслекне әйтмәүләрен үтенде. Эш яшерен барырга тиеш.

Көн арты көн узды, Казаннан Илһамия апалары кайтып төште. Көлешеп – сөйләшеп чәй эчеп алганнан соң, иң мөһим эшкә күчтеләр. Зәлинә Исламнан яшереп, документларын алып кайткан иде. Шуны апайсына күрсәтү белән, Исламия артына ава язды. “Бу чаклы акча? Каян килсен безгә?” Зәлинә өметне өзмәде. “Әгәр таба алмасагыз, мине эшләргә алып китегез!” диде. Унҗидесе дә тулмаган кызны апайсы нинди эшкә урнаштыра алсын ди инде, вәт юләр! Иң беренче әтисе каршы булачак аның, җитмәсә укуы бар. Имтиханнар. Санап китсәң, каршылыклар бик күп, әмма вакыт чикле. Зәлинә мәктәптә сирәк кенә күренеп алды. Укытучылары белән бар да килешенгән, дус – кызлары күптән аны чәйнәп туйган, авыл халкы да Зәилнәне озак сөйләде. Ул чагында кеше сүзенә колак салырга кирәкми кирәген дә, әти - әнисенә ни дип аңлатсын соң? Юк бар сәбәпләр табып кыз әтисе белән сөйләшүдән качты. Югыйсә, аннан сораса да була бит инде? Кая ул авыз ачып әтисеннән акча алу? Өстәвенә ниндидер бер укытучы өчен. Шунысы гаҗәп, авылда егетнең бер туганы да яшәмәде. Шуңа күрә йортта үзе генә көн күрде. Шәһәрдәге туганнары мескенгә салышып, авылга аяк та атламадылар. Егет, хәер, үзе дә кеше белүен теләмәде. Өмете сүнгән адәмне бары тик Зәлинә генә коткара ала иде.

Кыз егет өчен утка суга да керергә әзер булды. Апалары белән шәһәргә киткән көнендә үк эш эзләп бер кичләре узды. Әмма аңа яраклы эш табылмады. Вакыт инде соңарып барганын сизеп, кыз өйдән качып чыгып китеп, “үзенчә” акча эшләргә хыялланды. Апасының төнге сменасына туры килде бу хәл. Иртә белән генә кызның юклыгын күреп, Илһамия куркуга бирелеп, бар яктан кызны эзләде, әмма беркемгә дә хәбәр итәргә ашыкмады. Кыз үзе кайтып керер сыман тоелды. Шәһәр хәтле шәһәрдә уналты яшьлек кызны югалту бик зур нәрсә бит әле ул! Җитмәсә, төннәрен кем генә очрамас. Ике - өч көн узды, Зәлинә табылмады.

Илһамия сеңлесен эзләп базар яныннан узганда, бер кызны шәйләп алды. Каршына башлык куеп, җиргә тезләнеп утырган кыз сукыр иде ахрысы. Ул аны җәлләп, “Берәр кием алырсың” - дип, биш йөз сум акчасын сузды. Теге кызның моңа күтәрелеп каравы булды, Илһамия ничек баскан шулай катып калды. Сеңлесе Зәлинә ич бу! Кыз да аны иңелек танымады. Апасы кызны тикшереп карар өчен сораулар яудырды “Кай төшең авырта, сеңлем?”. Ә кыз “Яман чир” дип җавап кайтарды. Ахырдан түзәр чамасы калмый, Зәлинәнең җилкәсеннән үк умырып алып җилтерәтергә тотынды ”Нишләдең син, Зәлинә! Нинди түбәнлеккә төштең? Ничә көн буе сине эзлибез бит! Ни кылганыңны үзең аңлыйсыңмы син? Ул төне буе сеңлесен ачуланды. Зәлинә хурлыгыннан бары тик башын гына иеп торды. Ә кешеләрдән җыйган акчасы хайран иде аның. Бер караганда, Зәлинә урынында булса, Илһамия дә шулай эшләр иде, билгеле. Яраткан кешең өчен җаныңны да бирергә риза буласың бит ул. Иске киемне каян тапкан диген әле син! Урамдагы чүплектән актарган! Зәлинәгә никадәр оят булса да, яраткан кешесенә булыша алмавы икеләтә оят тоелды. Икенче көнне апасы дус кызы белән сөйләшеп аны эшкә урнаштырды. Көне буе идән юып, кызчык акча туплады. Кимендә бер айдан соң, кирәк акча да җыелды. Яхшы табиблар белән дә сөйләшенде. Боларның барысы белән дә Зәлинә үзе шөгыльләнде. Шундый тапкыр кыз булганы өчен табиблар аны бигрәкләр дә үз иттеләр.

Зур өметләр белән кыз авылга кайтты. Авыл тормышы бөтенләй үзгәргән. Өйләре дә башка урынга күчкән кебек. Әти - әнисенә кирәклесен генә сөйләде дә, Ислам янына йөгерде. Егет, гадәттәгечә, залда ыңгырашып ята иде. Маңгаена кагылып киткән Зәлинәнең кулын ул шундук танып алды. Назлап кына ”Бу синме?” - диде. Зәлинә аның гомердә дә калгылмаган кулларын тотып үбә башлады. Егет тыныч сулап “Зәлинә” дип пышылдады. Шулчак күзләр күзгә карашты, фикерләр дә уртак иде.

- Син яшиячәксең! - диде Зәлинә шатлыгын эченә сыйдыра алмыйча.

Тик егет кенә аңа бер ни дәшмәде. Кыз янә - янә шул сүзләрне кабатлады. Ислам бөтенләй үк сөйләшмәде. Тагын да бетерешкән шул балакай. Көчкә тын ала әнә. Зәлинә чәйләр ясап, тәмле ризыклар белән егетне ашатты. Бала сыман яткан егет үзен кыен хис итте. Кызга нәрсә, ул шәһәрдән бөтенләй үк үзгәреп, үсеп кайткан. Егетләр белән дә сөйләшә белә башлаган. Шулай ук Ислам белән дә...

Исламны хастаханәгә алып киттеләр. Әмма Зәлинәне әти - әнисе бу юлы җибәрмәде. Күз яшенә буылып беткән кыз чын күңеленнән егетнең савыгуын теләде. Мәчеткә барып сәдәка дә бирде. Әмма бер сүз аны аяктан егарга мәҗбүр итте. “Кеше сүзе – кеше үтерә” - дигәннәрен ул шунда аңлады.

Кибеткә кирәк – яракка төшкән иде ул. Әмма анда кеше шыгрым тулган. Чиратта кем соңгы икәне дә аңлашылмый. Зәлинә иң артка барып баскач, үзенең исемен ишетеп алды. Кибетче Мәрзия иде ул. Чәчми – түкми Зәлинә белән Ислам турында гайбәт сатып маташа.

- Теге кызчык Ислам өчен акча җыеп ятканда, егет янына Ләйлә кереп йөргән ди. Кунып калган чаклары да хайран булган. Мин әйтәм, типтереп ята инде егетләр. Яшә син, егет егет дип. Зәлинә генә җәл, и тырышты инде сабый. Әле һаман да шул дип янып көядер... Мәрзиянең әлеге сүзләрен башкача кабул итә алмыйча, кыз йөгереп чыгып китте. Аны күреп калган һәркем оятларыннан авызларын ачып калдылар. Урам буйлап елап, үксеп кайткан кызны өстәвенә сыйныфташы Рәлия дә туктатып Мәрзиянең сүзен кабатлады. Бу сүзләргә ышанасы килмәсә дә, дөрес кебек иде. Өенә кайту белән кыз әнисеннән сорады:

- Әни, әйтсәң син дөресен әйтәсең, мин Казанда чакта Ислам янына Ләйлә кереп йөрдеме?

Әнисе телсез калды. Баласының йөрәген яралыйсы килмичә, “Ишеткән һәр гайбәткә ышанып йөрмә инде!” диде. Кызчык тагы да ныграк елап, бүлмәсенә чапты. Төне төн булмады аның.“Ул ничек шулай эшли ала? Ничек?” Әлеге сорау башын “ашады”.

Иртә белән колакны ярып телефоны шалтырады.Табиб борчый икән. Зәлинә теләр – теләмәс кенә телефонны кулына алды.

- Зәлинә, сеңлем, исәнме! Сез барысын да вакытында эшләгәнсез! Ике сәгатькә соңарган булсагыз... Кыскасы, сезнең белән күрешәсе бар.

Тик Зәлинә телефонын өзеп куйды. Аның беркем белән дә сөйләшәсе килмәде. Телефон көнгә биш – алты мәртәбә шалтыраса да аны алучы булмады. Бүлмәсеннән чыкмаган кызны бер ничек тә тынычландырырлык түгел иде. Аның бу вакытларда Исламны да күрәсе килмәде, хәер ишетәсе дә!

Өч атна сизелмичә узып китте. Зәлинә үзен бераз тынычлангандай хис итте, дөресрәге элеккеге томышка кире кайтты. Имтиханнарына ныклап әзерләнә башлады. Тик Исламны гына көненә бер ике уйлап кәефе төште. Яшерми, күрәсе бик килде. Кызганычка каршы, булмый. Ә бәхет ул көтә белгәннәргә үзе килә икән!
***
Килде ул бүген. Байтак вакыт узгач, Зәлинә мәктәп ишек төбендә аны күрде. Элеккеге чибәр егет үзгәрмәгән дә диярсең! Шул ук күзләр... Иреннәр... Барысы да аныкы.
Тик Зәлинә егетне күрмәгәндәй салышып үтеп китәргә тырышты. Ислам аның терсәгеннән үк тотып калып, күзләренә күтәрелеп карады:
- Исәнме, Зәлинә!
- Исәнмесез!
- Минем синең белән сөйләшәсем бар.
Шул вакыт эчендә элеккеге ташкын хисләр кире үз урынына әйләнеп кайтты. Алар дәресләр тәмамлангач, бергә кайтырга чыктылар. Бу юлы озын юлны сайладылар. Ислам сүзен ничек башларга белми интеккәндә, Зәлинә елмаеп кына “Хәлләрегез ничек?” дип сорады.
- Аллага шөкер, зарланмыйм. Әйтергә теләгән сүзем шул, Зәлинә, мин сиңа бик зур рәхмәтле. Син миңа гомер бүләк иттең! Мин сиңа шул гомерем буена бурычлы булып яшәрмен. Син искиткеч яхшы кыз!
- Ярар инде, аның кадәр үк зурларга кирәкмәс.
- Тик...
- Ислам Нургалиевич, әйткән әйткән мин дә әйтим инде, мин барысын да сезнең өчен генә эшләдем. Көне буе сезнең хакта уйлауларым, сез дип йокыга талуларым моңа сәбәп. Тик мин бу гамәлләремне математика укытучысы өчен кылмадым. Ә....
- Зәлинә, сүзне кирегә борыйк, зинһар. Син гади бер укучы. Ә мин укытучы. Безнең арада башка бер ни була алмый. Алмаячак та. Сине газап утларына салганым өчен, зинһар, гафу ит мине.
Ислам, Нургалиевич, мин сезне дөрес аңладыммы?
- Әйе, Зәлинә, мин сиңа бары тик укучыга караган кебек кенә карыйм. Син дә миңа шулай карыйсың, әйе бит?
- Сезнең уйлавыгызча, минем төне буе сезнең хакта уйлауларым, авыр чакта сезнең яныгызга чабуларым, сабыйга карагандай, тотып ашатуларым. Дәваланырга акча кирәк дип, әнидән качып, апай белән шәһәргә баруларым. Анда эш тапмыйча, сукыр кыз рәвеше чыгарып урамда хәерче ролен уйнауларым. Һәр тиен кадерлегә санап, чүплектән ризык эзләүләрем. Имтиханнарны бирә алмыйча, тугызда яңадан утырып калуларым. Болар барысы да – гади укытучыга караган кебек карашмы? Әйтегез әле миңа шуны. Бу, сезнеңчә, шулаймы?
Ислам бер ни дәшмәде. Күз яшен күрсәтергә теләмичә, башын читкә борды. Зәлинәнең шундый дәрәҗәгә төшүендә ул гына гаепле икән бит! Кыз утырып та каласы булмаган! Ах, җүләр! Бары Зәлинә генә аннан чын кеше ясаган, аякка бастырган. Ә ул шул кызны кочаклап, рәхмәт әйтер урында, гади укучыга тиңләп утыра. Зәлинәнең үксеп елавына ул да кушылып, башын тотты. Кыз аңа күтәрелеп карады да, соңгы сүзе итеп, хәрефләрен чакка җыя - җыя “Бәхетле бул, Ислам!” - диеп йөгереп өенә кайтып китте. Ислам аны башка мәктәптә күрмәде, шулай ук авылда да ...
***
Сискәнеп уянды ул бүген. Чарасызлыктан торып балаларының бүлмәсенә кереп китте. Йокының тәмен белеп йоклыйлар, ичмаса. Тик аның гына нигәдер йокысы килмәде. Сәгать инде иртәнге биш тула, ә ире һаман кайтмаган. Эш дия – дия, кайда яшәгәнен дә онытты ахрысы инде. Ул эш дигәнең Зәлинә өчен генә эш инде. Ире турында ул гына яхшы яктан уйлый шул. Ике көн рәттән кайтып та кергәне юк әнә. Яшә син ирем хәзер кайтыр дип төннәрен күз дә йоммыйча. Берничә минут эчендә шундый уйлар биләп алды. Шулчак кемдер ишек шакыды. Югары оч Фәнүзә иде ул.

- Зәлинә апай, зинһар, иреңне алып кайта күр, су буенда минем Марат белән кичке алтыдан тикле “бәйрәм итеп” яталар.
- Фәнүзә сеңлем, син үз акылыңдамы соң? Сәгать ничә икәнен беләсеңме син?
- Шаярып тора торган чак түгел, Зәлинә апай. Үз күзләрем белән күрдем, валлаһи!
Фәнүзәнең ут чәчеп торган күзләре урамда әле сүнеп бетмәгән ут яктысына ялтырап куйдылар. Түкми дә чәчми бит кызый. Юк, Зәлинә аның сүзләренә һич тә ышанмады. Ишекне шап ябып, кереп караватына ауды. Бер карасаң, Фәнүзә юк бар сөйли торган кыз да түгел үзе, тик бу юлы алдашкан кебек тоелды аңа.
Ире бары тик сәгать җидедә генә кайтып керде. Керде дә, гадәттәгечә, зур яктагы диванга сузылып ятты. Зәлинә аның һәр сулышын тойды. Һәр адымын хуп күрде. Әллә куркып шунда, иренә каршы бер кәлимә сүз дә дәшмәде. Дәшкән булса, ире болай күңел ачып йөрер идеме соң инде? Балалары бар шул... Аларны кеше итү – ата – ананың төп бурычы бит. Зәлинә шулар дип көн – төн эшләде. Иреннән гаиләгә бер файда да тимәгәч, барлык хуҗалык эше дә Зәлинәгә калды. Шул эшләрдән арып – талып, уфтанган чагы хайран булды аның. Тик уфтанып ни файда? Үзе сайлаган язмыш, үзе кылган ялгыш...
***
Апасы белән шәһәргә киткәч, тормышның нәрсә икәнен аңлады кыз. Укырга кермәде. Тик шулай да, математик мәсәльәләр еш чиште, әдәби китап та кулыннан төшмәде. Апасы аны гади эшкә урнаштырып, үз тормышын үзе күрде. Йортта балалар юк иде әле. Шуның өчен Зәлинә бала ролен дә уйнады. Җизнисенең “Сеңлем” дип өзелеп торуы, апасының көн дә кәнфитләр алып кайтуы шәһәргә ияләштерде дә куйды кызны. Эштә иң яхшылардан саналып, югарыга күтәрелде. Тормышы шулай әкрен генә дәвам итте. Әмма ул Исламны исеннән төшермәде. Йокларга ятканда, тыныч төннәр теләргә онытмады, ә иртәләрен аны күрәм дип хыялланып уянды. Күрмәде шул. Ул аны озак еллар күрмәде. Атна ахырында авылга кайткан чагында, әти - әнисеннән аның турында еш сорашып торды. Урамнарын бер түгел, ике әйләнде. Үч иткәндәй, берсендә дә егет очрамады. Яшькә чыланып беткән мендәр дә, ак кәгазьгә язылган шигырь юллары да егетне кире кайтара алмады. Мәхәббәтсез яшәүдән дә авыр нәрсә юк шикелле иде кызга. Ә бит яшь тә үзенең урынында тормый, гел алга бара. Егерме яшен тутырган кыз элеккеге Зәлинә түгел инде. Әйтәсе сүзен уйлап кына әйтә, акыл белән эш итәргә өйрәнде. Күңелендәге бер мөһим урынны алып торган мәхәббәт орлыгы гына гел бөреләнеп барды. Аның да кияүгә чыгасы, балалар тәрбиялисе килде. Тик теләсә кемгә кияүгә дә чыгып булмый бит ул. Яратылып яшәгәндә генә бәхетнең нәрсә икәнен чын – чынлап аңлыйсың, күңелең белән тоясың. Ә бәхете еракта яшәп ята аның. Өйләнмәгән. Бу турыда Зәлинә шулай ук авылга кайткач белде. Ә өйләнергә җыенганын ишеткәч, бөтенләй аяктан егылды. Нигәдер Ислам башка кызга өйләнер кебек түгел иде. Кемгә диген әле син? Баягы Ләйләгә. Үз колагына үзе ышанмыйча, балаларын Фәнүзәгә калдырып, Зәлинә авылга кайтып китте.
Туйның гөрләп торган мәле... Авылда күңелле көйләр яңгырый. Бар халык Исламнар йортына агыла. Зәлинә дә әнисенә ияреп, шунда юнәлде. Барса тагын да авыр буласын белде, тик Исламны күрү теләге бу очракта көчлерәк иде. Йорттан җитәкләшеп кияү белән кәләш чыкты. Берсүзсез, чибәрләр! Килешеп кенә торалар. Ул Ләйләнең матурлыгы дисеңме? Бизәнеп тә күрсәткән! Әмма Ислам гына кәефсез күренә. Йөзендәге елмаю да каядыр еракка качкан, Зәлинә үзе белән алып киткән сыман.
Халык табын артына утырышты. Капка ярыгыннан күзәтеп торган Зәлинә бер минут эчендә юк та булды. Ул нинди ояты белән анда кереп утырсын ди! Болай да күз яшен тыя алмыйча, башын аска иеп хайран басып тора әнә! Өйгә кайтып җиткәч тә, акырып диярлек елап, өйне астын өскә әйләндерде. Бәйрәмнән шат күңел белән кайткан әти - әнисе аңа каршы сүз әйтмәделәр. Тиз арада авылдан китәргә киңәш иттеләр. Исламнан ерак торса, яхшырак булыр. Зәлинә шәһәргә китү белән, ныклап үзенә ир эзләргә кереште. “Тизрәк кияүгә чыгарга кирәк” янәсе. Имеш, ул кемнән ким? Ир дигәнең эзләгәч, тиз табылды. Анысы да авылдан күченеп килгән Ленар иде. Зәлинәнең чибәрлегенә үлеп гашыйк булган егет тиз арада тәкъдим ясап, бергә торырга ризалык сорады. Зәлинәгә нәрсә, иң мөһиме - ул ялгыз калырга тиеш түгел. Әмма кешегә үч итеп кияүгә чыгу яхшыга илтә торган хәлдән саналмый. Ул вакытта әтисенең ”Юк!” сүзенә, әнисенең елавына да карамады, ризалашты кыз. Туйны зурлап уздырмадылар. Яшьләр яшәргә кияүнең авылына урнаштылар. Тормышларының беренче көннәре бик бәхетле үтсә дә, алда бәхетсез тормыш чиратта торды. Бәйрәмнән соң Ленар айнымады. Йорт тутырык ир – ат, өстәвенә исерек. Тешен кысып түзгән Зәлинәне тыңлый димени алар? Көн дә бәйрәм көн дә туй булды бу йортта. Бер – бер артлы балалар туа башлагач та, бәби туен озак уздырдылар. Олы кызы балалар бакчасында чагында ук әтисенә тәмам җирәнеп карарга өйрәнеп үсте. Исерекнең авызыннан җүнле сүз чыга ди мени? Икенче баласының йөзенә күтәрелеп тә караганы булмады. Шуның өчен тормыш арбасын Зәлинә бер үзе генә тартып барды. Әти - әнисенә кайтып авар иде, оялды кыз. Ата – ана фатыйхасы тормыштагы бәхет капкасының ачкычы булганын ул бик соң гына аңлады. Чөнки әти - әнисе озак яшәмәделәр. Хәзерге тормышын Зәлинә аларның рәнҗешенә тиңләде. Бүген дә ире җидедә кайтты әнә. Кайтып берәр сүз дәшсә ярар, болай да ике көнгә бер күрә Зәлинә үзен. Балалары кызганыч. Ата назын тоеп үсмиләр, балакайлар. Бу мәһшәр бик озакка сузылды. Балаларын кочып, елап шешенеп күршеләренә дә йөгерде кыз, кыскасы, иренең кәефенә карап көн күрде. Ә бер юлы ире бер атна диярлек өйгә кайтып кермәде. “Кайда ул? Кем белән ул?” бу сорауны үз үзенә биреп Зәлинә тәмам гарык булды. Ә бүген ул искиткеч, тик шул ук вакытта уйландыра торган төш күрде:

Гаҗәеп бер алан... Яшеллек тә түгел, көз иде ахрысы. Алтын күлмәк кигән агачлардан алка сыман яфраклар коелып, күбәләктәй очынып уйныйлар. Матур көз, тик моңсу көз... Эскәмиягә бер кыз килеп утырды. Утырды да, башын аска иеп, уйларына бирелде. Уйлар чиксез алар, кирәкмәгән чакта да җанны телгәләп күңелне “ашыйлар”. Әлеге чир белән кыз бик озак чирли иде. Шулчак аның күзе җиргә яңа гына төшкән яфракка юнәлде. Сап – сары, тик ямьсез сары яфракны ул үзенә тиңләде. Әйтерсең лә, аның язмышы гел сынаулардан гына тора, үзе шул сынауга сәбәп тә шикелле иде. Тик уйламаганда, яфрак өстенә тагын бер матур өрәңге яфрагы очып төште. Кыз: “Бәхетем алда икән әле” - дип җиңел сулап куйды.. Әмма әлеге яфраклар җил тәэсирендә очынып бер баштан икенче башка очынып уйный башладылар. Уеннары бик җитдигә охшаганга кыз сәерсенеп аларны күзәтүен дәвам итте. Яфраклар бер – берсенә тәмам кушылып, еракка – еракка очып киттеләр...
Төшне бүлеп, “Әни!” дигән аваз ишетелде. Зәлинә кызының елап беткән йөзеннән бары тик бер сүзне укыды “Йоклый алмыйм” Бу йортта беркем дә йоклый алмады, балалар бигрәк тә. Зәлинә үзе дә ире югалгач кына йокының тәмен татырга өйрәнеп килә. Кызын үзе янына яткызып, төшен күреп бетерергә теләде. Әмма төш башка кермәде. Хәер, вакыт уза торгач ул бөтенләй онытылды.
Ә язмыш дигәнең шул ул: Кирәк кеше белән теләсә нинди вакытта очраштыра, кавыштыра икән. Бу сүзләрне Зәлинәнең язмышына девиз итеп куяр идем. Авырлыкның иң тирән чокырына туры килде шул кыз. Һаман җанына тынычлык таба алмый көн күрә. Ярый әле балалары бар, яшәү өмете шулар гына, ләбаса! Әмма ул күктәге йолдызга карап, иң яктысын тотарга теләде. Ул аның гына якты йолдызы булырга тиеш сыман иде. Әмма сүз бөтенләй йолдыз турында бармый шул...

***
Кинәт, көтмәгәндә, звонок шалтырады... Исерек ирен күрергә теләмичә, Зәлинә иренеп кенә ишекне ачты. Каршында басып торган кешене ул абайламады. Эченнән генә “Юк, бу ул түгел” дип пышылдады. Ул иде шул! Нәкъ үзе иде!
- Исәнме, Зәлинә! Зинһар, мине кире борма. Сөйләшергә дип килдем.
- Исәнмесез, Ислам Нургалиевич!
Егет берара читенсенеп куйды. Күзен ялтыр- йолтыр уйнатып алгач, кабат Зәлинәгә карады.
- Бик мөһим сөйләшү. - диде сабыр гына.
- Алай бик мөһим булгач, сөйләшик соң. – дип Зәлинә якындагы паркка әйдәде. Никтер Исламнан балаларын яшерде ул. Тик егет тә үзе генә килмәгән. Бала коляскасын әллә юри, әллә шаккатырыр өчен ишегалдында калдырган шунда. Зәлинәнең аңа исе дә китмәде. Исламның тормышы белән ул күптән кызыксынмый башлаган иде инде. Тик “Нигә алып килгән икән?” - дигән сорау барыбер уйларга мәҗбүр итте.
Паркның ярты юлын узгач кына, Ислам, төп фикергә килеп, сүзен башлады:
- Ничек яшисең? Тормышыгыз барамы соң?
- Минем тормышым белән кызыксынырга килгәнсең икән, мин кайтырга мәҗбүр булам.
- Юк, юк, кереп китмә, зинһар. Тормыш сукмагында нинди генә хәлләр очраса да, син минем дошманыма әйләнмәдең. Без чит кешеләр түгел, шулай бит?
Уңай җавап ишетелмәде. Зәлинә Исламга ияләнә алмыйча интегә иде.
- Дәвам ит, Ислам, мин тыңлыйм.
- Мин бик күп хаталандым. Әмма шул хатамны төзәтергә батырчылыгым гына җитмәде.Үкенүләр булды, яшермим. Тик үкенеп утырып ни файда? Әгәр синең бәхетең башка тарафта икән инде. Мин шуңа күрә үз бәхетемә риза булып алдагы тормышымны үзем күрдем. Әйтәсе килгән сүзем шул – теге юлы син минем гомеремне коткарып калып бик зур хата эшләдең. Ул чагында бит минем яшәү ямем дә, тәмем дә калмаган сүнгән, сүрелгән иде. Тик синең әйтеп бетергесез яхшылыгың мине дөньяга яңа туган кешедәй яшәргә өйрәтте. Минем тормышка карашым, фикерем тамырдан ук үзгәрде. Язмышны да шулай үзгәртеп булса иде ул. Әгәр мөмкин булса, мин шушы хәлгә калыр идемме?
- Син нәрсәгә төрттереп сөйлисең бу сүзләрне? Ни белән бу тормышта кәнагать түгел соң син, Ислам?
- Мине яшәргә өйрәткән кешене югалтуым – бәхетсезлегемә бер адым булды. Әйе, Зәлинә, син китү белән мин бик нык үзгәрдем, тик яхшы якка димәс идем. Белеп торганыңча, мин өйләнгән... Балам бар. Минем бар нәрсәм бар, тик бәхетем генә юк, Зәлинә аңлыйсыңмы?
- Мин соң, ничек булыша алам?
- Мин синнән ярдәм сорарга дип килмәдем, ә киресенчә, кылган ялгышлыкларым өчен гафу үтенергә килдем.
- Кирәкми. Мин сине барысы өчен дә күптән кичердем инде, Ислам.
- Син шул ук чиста күңелле Зәлинә икәнсең! Сокланам мин сиңа.
- Ә миңа сокланырга кирәкми. Сокланып караучылардан күз тия . Ә күз тию – бик яман нәрсә ул. - Синең хәлеңне дә аңлыйм. Миңа барысын да сөйләгәч күңелен бушанып калгандыр дип ышанам.
- Рәхмәт сиңа! Барысы өчен дә рәхмәт, Зәлинә!
Шулчак коляскадагы бала ыңгырашып куйды. Ислам аны кулына алып юатырга кереште. Әлеге күренешне Зәлинә чын – чынлап яратып күзәтте. Ире Ленарның бер тапкыр да балаларын болай сөйгәне булмады шул. Сабыйның тамагы ачканын аңлап, Зәлинә аларны өйләренә чакырды. Ислам читенсенсә дә, бала хакына риза булды.
Бала нәкъ шуны гына теләгәндәй, ашагач йоклап та китте. Зәлинә аны кулына алып, озак кына төшермәде. Назлы иде бала, әйтеп бетергесез назлы тоелды. Ислам үзе дә сизмәстән, Зәлинәнең җилкәсенә кагылды. Зәлинәнең эченә әйтеп кенә аңлатып булмаслык, рәхәтлек йөгерде. Хискә бирелеп киткән мәлдә, вакытын туры китереп, ишектән Ленар килеп керде. Гадәттәгечә, “бәйрәмнән кайткан”. Ни исәнләшү юк, күзенә чит ир чалынгач, шаккатып аңа карап катты. Зәлинә оятыннан нишләргә белмичә, баланы Исламга сузып, залга чыгып йөгерде. Ленар ачуыннан Исламның йөзенә китереп сукты. Тегесе дә җавапсыз калмыйча, бер генә кулын селтәде, Ленар инде идәндә ята иде, инде йоклап та киткән. Егылган тавышка Зәлинәгә ияреп бүлмәләреннән балалары да йөгереп чыкты. Бер Исламга, бер әтиләренә карап тордылар. Ислам көтелмәгәндә йөгереп чыккан балаларны күреп, читенсенеп куйды. Алардан җүнле җавап көтмәде. Әмма олы кызы сөенеченнән Исламны кочаклап алды да, “Рәхмәт абый, аны син генә акылга утырта аласың!” дип сикеренде. Кечесе дә сүзсез калмады: ”Ул көн саен әнине шулай кыйный”, - диде. Әлеге хәлгә шаккатып карап торган Ислам Зәлинәне җәлләп үк куйды. Баларны кочып, үбеп алгач, кайтырга кирәген аңлап, саубуллашып чыгып китте.
Шушы мәһшәрдән соң Зәлинә тынычлана алмады. Исламның күзенә ничек күренсен ул хәзер? Ул бит аның янында Ленарның бәхетле хатын ролен уйнады. Тик бөтен әкиятне исерек ире генә бозып ташлады. Ислам башка килмәде түгел, еш килде. Килгән саен балаларга курчак, кәнфитләр дә онытмады. Әтиләреннән хөрмәт тә күреп үсмәгән кызлар Исламга тиз ияләштеләр. Ленар белән Зәлинә тиз арада гына аерылыштылар да, башка аралашмаска сөйләштеләр, балалар, үз теләкләре белән аналары ягында калдылар. Зәлинә балаларын җитәкләп, шәһәрдә өч бүлмәле йортка күченде. Шәһәр тормышы яшәү рәвешен дә үзгәртер дигән теләктә, яңа өметләр белән тормыш башланды.
Ислам аны бик тиз табып, икенче көнендә үк йортка җиһазлар китерде. Балалар аны җибәрмәскә тырышып янында озак бөтерелделәр. Тик Зәлинә генә читенсенеп, Исламнан читләшә барды. “Хатының ни уйлар янәсе”. Исламга шул ук сүзләрне әйткәч, егет башта эндәшмичә торды. Ахырдан дөресен сөйләргә вакыт дип кабат үткәненә кайтып килде:
- Хатын дисең син... Юк бит инде ул, Зәлинә. Минем сиңа тормышымның башыннан ахырына хәтле сөйлисем килә. Сүзне син киткән көннән башлыйм. Синең белән аерылышуны бик авыр кичердем. Үземне кая куярга белмичә яшәдем. Өстәвенә, күрше Ләйлә дә кереп, баш миемне ашады. Авырып яткан чагымда да бер – ике кереп чыккан иде ул. Әмма мин аңа якты чырай күрсәтмәдем. Тик ул бәйләнчек мәктәп директоры кызы бит! Әнвәр Хәйдәрович бик җитди кеше, анысын үзең дә беләсең. Мин аякка басып эшкә урнашырга килгәч, ул мине кабул итмәде. Тик миңа тиз арада сиңа әҗәтне түләргә акча кирәк булды. Мин ул кушкан барлык эшне дә үтәргә риза булдым. Нинди эш диген син! Бары тик Ләйләгә өйләнсәм генә, ул миңа тиешле хезмәт хакы түләргә сүз бирде. Ә мин тиле, акча дия – дия, язмышыма корбан булып, аның кушканына ризалаштым. Өйләндек. Туйга җыелган халык минем әлеге адымым белән риза түгелләр иде. Тик мине дә аңларга була, гомеремне коткарган кешегә мин вакытында акчаны кайтарып торырга тиешмен! Ләйлә белән бәхетле яшәдек димәс идем. Тик ул, яшермим, әйбәт кыз. Тик минем өчен түгел. Мин аны сөя алмасам да, ул минем өчен яшәде. Әмма гомере дә, бәхете дә кыска булып чыкты. Балага уза алмады ул. Ә бит һәр гаиләнең уртак бала тәрбиялисе килә. Шулай ук минем дә теләк зур иде. Күп тикшеренүләр узгач кына, гаеп анда икәне ачыкланды. Язмышына язылгандырмы, ул бик күп еллардан соң гына балага узды. Тик табиблар аңа аны табарга киңәш итмәделәр. Ләйләгә бала мөһимрәк булгандыр ул вакытта. Соңгы көннәрендә, әллә сизенепме, янына мине дәште. Әйтәсе сүзен чакка гына җыеп бетереп болай диде:
“Барлык гомеремне бары тик сиңа гына багышладым. Сулар һавам да син булдың. Әмма минем синең белән кечкенә балалар үстерәсем килде. Ислам, әгәр эшли алсаң, мин кушканны гына эшлә, зинһар. Балабызны әнисез итмә. Зәлинә каршында гаебем зур. Аннан гафу сорыйсым килә.Үтенәм синнән, Зәлинә белән кавыш. Көрәшергә озак туры килер, әмма бала хакына, минем сиңа булган мәхәббәтем хакына көрәш! Кеше бәхет өчен көрәшергә тиеш!”
Бу сүзләр минем күңелемдә бик озак сакландылар. Һәм мин каяндыр көч табып, үз бәхетем өчен көрәшергә булдым. Әлеге балама син генә чын ана назын бүләк итә аласың. Син генә...
Зәлинә Исламны тыңлап бетерү белән, уйларга вакыт сорады. Вакыт дигәнең тиз узды. Күңелдәге яралар төзәлеп беткәч кенә, Зәлинә чын – чынлап Исламга күңелен ачарга карар кылды.
Очраштылар алар... Көз ае иде ул. Алтын күлмәк кигән агачлардан алка сыман яфраклар коелып күбәләктәй очынып уйныйлар... Матур да соң! Юк, көз моңсу түгел, ул искиткеч ел фасылы икән бит! Зәлинә эскәмиягә килеп утырды... Башындагы уйларны бер җиргә җыеп, хыялланып алды... Хыяллар чиксез шул алар... Аның дөньясында вакытлыча гына яшим димә. Хыялга бирелеп китеп, Зәлинә, янына килеп утырган кешене сизмәде. Ислам бу юлы курыкмыйча гына аның кулына кагылды... Шулвакыт Зәлинәнең күзе агачтан яңа гына коелган яфракка төште. Яфрак төшендәге сыман ямьсез түгел иде, ә киресенчә, сап – сары, бик матур! Шул яфракны тагын да матур яфрак каплады. Ике матур көз яфрагын күптән көтелгән бәхет төсенә тиңләп була иде...

Рәфидә Галимҗанова,
Саба районы, Явлаштау урта мәктәбе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев