ҮЗ ЮЛЫМ: СЕБЕР КЫЗЫ

Себер кызы


Ял көне. Көн кояшлы күрәсең, Альбина дөньяның рәхәтлеген сизеп, тәмле-татлы төшләр күреп ятканда, кояш нуры күзенә төшеп, төшнең дәвамын күрергә комачаулый. Үзе авыз эченнән нидер сөйләнә, тавышы гына чыкмый... Юрган эченәрәк елыша, башын каплап карый, алай да качып булмый. “Бер ял көне бирелгән, шунда да җүнләп, рәхәтләнеп йоклап булмый!”- дип, әле бер якка борылып ятып карый, әле икенче якка. Әйтерсең, кояш белән Альбинаның әнисе сөйләшеп куйганнар?!


Ял көне булгач, озак йоклап та ятып булмый шул. Эшсез торырга бөтенләй дә ярамый, я кунакка әбигә барасың, я өйдә тәртип урнаштырасың. Шуңа да эшләр иртәрәк бетсен дип, иртәрәк торырга да тырышасың .“Юк, болай озак йоклап ятып булмас, җитмәсә, көне искиткеч матур. Нинди яктылык төшә бит тәрәзәдән. Өйдә һәр булмә яп - якты. Озак йоклап ятып буламы соң инде мондый матур көндә? Юктыр... “-дип, торды Альбина. Урамдагы матурлыкка сокланып туя алмый, тәрәзәгә озак карап торды ул. Озак карап торды... Кояш нуры гына тагын барысын бозып, ..алай бик сокланма дипме соң, һаман узенең нурларын Альбинаның күзенә таба каратып күзләрне йомдырта. Ахырда, күзе чагылудан куркыпмы, Альбина кысып йомган күзләрен әкрен генә ача. Әллә нәрсә шунда! “Болай озак кояш белән көрәш алып барып булмас, эшкә дә тотынырга кирәк,”- дип, вакытка карап алды. Ә вакыт инде иртәнге җиде. Кинәт туктап калды Альбина. Өйдәге тынлык үзен сиздерә башлады. Бүтән вакытта, энеләренең иртәнге биштә торып, бүлмәдән - бүлмәгә йөгереп, апаларын озак йоклатмау теләге, нигәдер бүген сизелми. Башка вакытта апаларының бүлмәсенә кереп, апаларын кычкыртып, ачуын чыгарырга теләп йөриләр иде. Кайда икән алар, әллә бүген ял түгел инде, әллә әле дә йоклыйлар? Юк, нидер булган монда, алай дисәң, аның кадәр озак йокларлык, авыр эш тә эшләмәделәр инде кичә? Энеләре генә тугел, әнисе кайда соң? Иртүк торып: “Кызым, кайсы киемнәрне юасы? Альбина, кызым, кечкенәм, кем кызы әле син ?”- дип, иртәдән сораулар биреп, уятучы да булмады. “Шуңа да бер сәгатькә күбрәк йоклаганмын инде мин,”- дип уйлап, тизрәк киенеп, булмәсеннән чыкты. Бераз каранып алды да: “Нигә шундый тынлык соң өйдә?”-дип, кабат үз-үзенә сорау бирде. Бөтен бүлмәгә кереп карарады. Ник берсе булсын! Энеләре дә, әнисе дә, хәтта әтисе дә - юк. Бары каралы - аклы песи баласы гына, аяк астында буталып, “мыр-мыр”килеп, нидер әйтергә теләп йөргәндәй мыраулый. “Нишлим соң инде хәзер?”- дип, уйланып басып торды Альбина. Кинәт кемдер ишекне нык ачып килеп керде. Әтисе икәнлеген күреп, Альбина шатланып, аның каршысына чыкты. “ Әти, әни кайда соң? - дип, сорау бирде ул, кабаланып. Әтисе, бераз елмаеп: “Һә-әй, әниең белән энеләрең әбиеңнә кунакка киттеләр,”- дип әйтте дә, эш кушып, кире чыгып китте. “Ничек инде, миңа әйтмиме?”-дип гаҗәпләнеп калды Альбина. Альбинаның иртәсе шундый нурлы, матур булып башланса да бераз моңсуланып китте. Аның да әбисенә кунакка барасы килә иде. Әбисе пешергән өчпочмак, кыстыбый, коймаклар ашыйсы, аркасыннан сөеп: “ Ии, кызым...”- диеп әйткәнен ишетеп, җылы кулларының назын аркасында тоясы килә иде. Алай да, “ юк - барга үпкәләп булмас” диеп, әнисе иртүк суыткыч ишегенә ал төстәге, күзгә авыр күренерлек булган шакмаклы кечкенә кәгазь битенә язып калдырган эшләрне эшләргә кереште. Аның максаты, тузаннарны сөртеп, идәннәрне юу иде. Әтисе өстәп, документларны, бик кирәкле кәгазьләрне рәтләп куярга кушты. Әмма, эшләрне онытып, өстәлдә әтисенең: “ суынсын” дип калдырган чәенә кызыгып карап торды. Һаман әтисенннән : “ Миңа да тәмле чәй ясарга өйрәт әле!”,- дип, көн дә сорый. Әтисе аңлаткан була, әмма Альбинаың әтисенеке кебек тәмле чәй булып килеп чыкканы юк. “Әллә инде, әтинең куллары шундый тылсымлы, әллә инде, бөтенләй бүтән төрле ясый, мине генә ялганлый...”- дип уйлый ул, үзе ясаган чәйне тиз генә эчеп. Иң элек, әтисе кушкан эшкә тотынырга уйлады. Шкафны ачып, урындык алып килеп басты. Буе алай ук кыска тугел, кирәгенә җитә иде үзе, әмма иң өстәге киштәгә генә җитеп бетми. Шуңа урындыкка басмыйча берничек тә булдыра алмый. Барлык булган кәгазьләрне җыеп, берсен дә калдырмыйча барысын алып, урындыкка утырып рәтли башлады. Кинәт кәгазьләр арасыннан нидер төшеп китте. “Ни икән ул?” – дип, бик кызыксынып идәнгә үрелеп карады. “Идән ярыгына төшеп китмәсен,”- дип куркып, тиз генә алды Альбина. Бер тапкыр да аның күзенә чалынмаган әйбер - фотосурәт икән. Бик кирәкле кәгазьләр арасында, фотосурәт булуына гаҗәпләнде. Сиртмәле арбада утыручы бик кечкенә кызга күзе төште, озак каранып торды. Кысачыгына күз төшмәслекмени? Бөтенләй матур тегелгән, тегелгән дә түгел икән ул,төрле төстәге җепләр белән астын-өстен, кырыйларын бизәкләп чигелгән. “Күпме осталык, вакыт кирәктер шуның кадәр эш башкарырга!”-дип сокланды Альбина. Шунысы да бар, хәзерге вакыттагы кебек якты, төсле, ачык түгел, элекке вакыттагы кебек, аклы-каралы фото. Кулына бу фотосурәтне тотуга, бөтенләй бүтән төрле уйлар биләп алды аның башын. Йөрәге ешрак тибә, тәне бик нык кызыша... Әйтерсең лә, бу фотода Альбинага бик якын кеше сурәтләнгән. Әмма Альбина аның кем икәнлеген белми. “Әнисенең кечкенә чагы” дип тә әйтә алмый, әнисенә бөтенләй дә охшамаган бит. Туган апаларның кечкенә чагы гына булса инде. Карап торышка, әтисенә бик нык охшаган икәнлеге сизелә. Беркемнән сорамыйча, Альбина үзенең бүлмәсенә шул фотосурәтне алып кереп китте. Әниләр әбидән кайткач сорармын әле дип, онытылмый торган җиргә кыстырып куйды.



“Онытылмый торган җиргә кыстырып куям, әти- әнидән сорыйм,”- дип уйласа да онытты Ал
ьбина. Ул фотосурәт бөтенләй күп вакыт узганнан соң гына исенә төште. Исенә төшкән булыр идеме икән аның, белмим. Әмма күз каршысында шуып төшеп киткән рус теле дәфтәрен алу өчен, өстәлен кузгатырга туры килде. Юк, ана кирәкле булган рус теле дәфтәрен генә тугел, ә башта тапкан каралы - аклы фотосурәтне дә күреп алды ул. Исенә төште, ул бит: “сорыйм” дип алып куйган иде аны... Онытты. “Хәзер инде кич, иртәгә укудан кайткач сорармын,”- дип йокларга ятты. Җүнләп йоклый алмады. Башында шул фотосурәт. Үз-үзен “кем икән ул?- дигән сораулар белән хәйран йөдәтсә дә, җавапны бары тик әти-әнисе генә бирә алачак шул. Башында күпме уйлар, йокыга китә алмый ята. Үзенең башындагы шушы уйлары йокыга талдырдымы, авырдан гына йокыга китте ул. Иртүк әти-әнисеннән берни дә сорамады, үзен бүтән вакыттагыча тотты, укырга китте. Башында һаман шул фотосурәт. Тизрәк өйгә кайтып, әти- әнисеннән сорыйсы килә, әмма дәресләр шундый озак үткән төсле... Шулай да дәресләр гомерлек түгел. Тәнәфесләр, дәресләр үз вакытлары белән уза – уза, кайтыр вакыты да килеп җиткән икән бит. Хәзерге вакыт тиз узса да, аңа бүгенге көн бигрәк озак барган төсле булды шул. Йөгерә – йөгерә кайтты ул. Ашыккангадыр, берни сизми, ишетми. Бары аяк астындагы көзге яфраклар тирбәлә - тирбәлә артыннан барган сыман сикерешәләр. Альбина бик озак кайтмады, мәктәп белән аның өй арасы артык зур түгел бит.



Кайтып җитеп, өендә әтисе аны каршы алыр диеп уйлады. Әмма өйдә беркем дә юк, энеләре мәктәптән кайтып, берсе - музыка мәктәбенә, икенчесе- көрәшкә киткәннәр. Ә әтисе, гадәттәгечә, хайван карарга чыгып киткән. Ал
ьбина тиз арадада мәктәп киемнәрен элеп, өстәл артына утырды. Әтисенең кергәнен көтте ул.



Тынлыкта мең уйларга бирелеп утырган
Альбина, әтисенең: “Кызым, кайттыңмы инде?” - дигәненә, сискәнеп куйды.



- Әйе, әти, - диде, бераз моңаеп, елмаймый гына.
- Нигә кәефең юк, әллә “икеле”алдың инде? –дип, көлебрәк , кызының күңелен күтәрергә теләп әйтте ул.
- Юк, әти, икеле алмадым, бугай... Белмим, әти,” Альбина, утыр, икеле!”-дип әйтүче укытучы булмады.
- Шулай булгач, әйт инде, ни булды? Әтисе куркып кына, кабат сорау бирде.
- ... Әти, син миңа бервакытны кәгазьләрне рәтләп куярга кушкан идең, белмим, хәтерлисеңме, син юкмы. Рәтләгәндә кәгаз
ьләр арасында бер фотосурәт идәнгә төшеп киткән иде, фотосурәтенә шаккатмыйм, әмма мин, анда кем сурәтләнгәнен белмим. Кем ул? Ул кечкенә кызга караганда, минем күңелем бөтенләй үзгәрә, башта бөтенләй башка уйлар. Йөрәгем дә нигәдер аны күрүгә катырак тибә башлый. Әйт миңа әти, кем ул?
- Кайсы фотосурәт? - дип әтисе шикләнеп, белмәгәнгә салынып, әкрен генә сорады.



Ал
ьбина ашыгып кына бүлмәсенә кереп, шул фотосурәтне кулына кысып тотып алып чыгып әтисенә курсәтте. Әтисенә, “Менә бу ул,”- дип сузды. Әтисенең кичергән хисләре, йөзенә чыккан каушау шунда ук күренде. Әтисе кулында фотосурәтне тик тотмый, куллары дерелди. “Кызыма хәзер ни диеп җавап бирим инде?!”- дигән төсле. Күзләре дә, я сиртмәле арбада утырган кечкенә кызга карап ала, я кысачыкка. Уйландыра...бик уйландыра... Әтисе берни әйтә алмады. Бу...ул...ул... дип һаман кабатлый да, кабатлый торды. “Кем, әти?”- дигәч, бераз тынлык...“Минем кызым”- диде әтисе. Әтисенең күзләрендә яшьтән кечкенә күл җыелгандай ялтыр – йолтыр килә, ә Альбина берни турында уйламый, ул аңламый. Бары: “Кызың? Синең? Ничек инде?”-диеп, әтисенең кулындагы “дерелтәп” торган фотосурәткә карап тора.



Шулай озак күп сорауларга бирелеп, тынлыкта торганда, әтисе :
- Әйе, кызым, ул минем кызым. Ал
ьбина, кызым, мин әйтмәдем сиңа, энеләреңә, әмма әниең белә. Барысын белә... Мине: “ Әшәке кеше, ялганчы, яшердең барысын,”-дип әйтмә, зинһар. Бәлки син хәтерләмисеңдер дә, әмма кечкенә вакытта синең янында Наташа апаеңнын ноутбугыннан “Көт мине” программмасына хат язган идек. Нигә хат яздык дисеңме? Мин, ул кызның хәзерге вакытта кайда булуын, исәнме ул, юкмы икәнлеген белмим. Аны бөтенләй дә күргәнем юк. Шул бер фотосурәт кенә аның булуын аңлатып тора. Аның турыда гел искә алырга тырышам, аны эзләп табарга, әмма юк...



Ал
ьбина ни әйтергә белми торды. Шатланыргамы, юкмы? Бары, белми тик тора. Әйе, “Апам булсын иде”- дип, күптәннән ул хыяллана иде. Аның өчен апа - терәк, серләрне сөйләп киңәшләшеп була торган бик якын кеше. Әмма , апасы инде булганын ул бер дә белмәгән иде, ул бу вакыйганы җайлы гына кабул итәрме соң?



Әтисе, кинәт торып китте. Берни әйтмәде. Эхх... Ал
ьбина торып, компьютерын кабызып, интернеттан гына табар иде дә бит шул апасын. Әмма, күпчелек кешенең компьютерлары булганда, аларның гаиләсендә юк иде. Шунысы да бар, әтисе интернетка ышанмый иде, “Аннан тиз табалар, бөтен кешене хәзер шуннан гына эзлиләр,”- дигәнне ялганга ала. Ул һаман беренче каналдан барган: “Көт мине” программасын көтеп ала иде, “ Мине эзләмиләрме икән? Без язганнарны укымаслармы икән?”- дигән уй белән һәр җомга телевизор алдында зур өмет белән утыра иде...


...Шулай бер дә көтмәгәндә, Альбинаның әтисе компьютер алабыз диде. Альбина һаман: “ әти, алыйк-алыйк инде” диюе, “өй эшләрен хәзер интернет аша гына карап була” диюе, аның компьютер алырга ризалаштыргандыр да инде. Барыбер әллә кайчан ризалашкан булган булыр иде дә, әмма акча җитеп бетмәгәнлектән дә булмады инде ул. Альбинаның әтисе, алай компьютерны яхшы белмәгәнлектән, бер яшь дустына аңа сайларга булышуын сорады. Әйе, бик тиз генә булмады ул, 3-4 көн үткәннән соң гына алдылар. Өйгә яңа җиһаз барлыкка килгәч, Альбина, энеләре, әтисе шатланмасмы? Бөтенесе шул компьютер янында гөрләшәләр, китмиләр дә. Булмаган тузаннарын сөртеп, саклап кына тоталар. Шулай берничә көн узгач, Альбинаның әтисе: “Кызым, әйдә , Света апаңны табып карыйк эле, хәзер интернетың да бар. Минем аны бик тә табасы килә. Күпме еллар аны күрермен дип хыялланып кына тугел, ә өметләнеп яшим. Кызым, зинһар өчен, табыйкчы”- дип, үтенә - үтенә, яшьләнгән күзләре белән карап сорады. Аның каравы, әтисенең интернетка күпме ышанмавы, хәзер нигәдер ышаныч тудырган. Аның күзләре дә дулкынлана иде, йөрәгендә - күпме “табам”, “табам”- дип әйткән чаклары онытылмый бит. Кыз бит ул аның, әле бер тапкыр да курмәгән, бер фотосүрәт арткылы гына аның булуын, үзенә бик охшавын күреп шатлана иде. Ә Альбина “юк” диеп, әтисенә каршы килә ала идеме соң? Юк, әлбәттә. Ничек инде ул, әтисенә каршы килеп:” Юк, без синең балаларың, бүтән берәүләр дә синең балаларың була алмас. Эзләмибез! Кирәкми! Үткәннәр артта калсын!”- дип әйтә ала иде. Ул - булган апасына каршы килмәс иде. Әтисе сорамаса да, үзе табар иде. Нигә “үтенә-үтенә”, чөнки әтисенең бар өмете хәзер бары тик Альбинада гына иде инде. Шулай әтисенә: “Әйдә, әти, эзлибез!” –дигәч, әтисенең шатлануы йөзенә чыкты. Елмаеп, әтисе дә :”Әйдә,”- диде. Шунысы кызык, Альбина узенең “эзләячәк” апасының исемен дә, фамилиясен дә, кайда торуын да белми. “Ничек табам икән соң белмәгәч?”- дигәч, әтисе, фотосурәтне алып килде. “Кызым, син фотосурәтне яхшылап карамагансың бит, аның артында ниләр язылганын курдеңме?” – дип, бераз ачуланыбрак әйткән төсле әйтте. Чыннан да, Альбина фотосурәтнең алдын куреп, “кем икән бу?” дип бирелгән күп сораулар аның башын катырган. Артын карап өлгермән, җитешмәгәндер дә, бәлки. “ Әти, артында нәрсә соң анын? Бер дә, күземә язулар чалынмады бит. Кая, карыйм әле,”- дип карана башлады. Чыннан да, бар, әмма ул күренерлек җирдә урнашмаган. Фотосурәтнең кырыен бик каты булмаган катыргыга куеп, кысачык барлыкка китергәннәр, төрле җепләр белән матур итеп чигелгән - бу алдын бик матур итеп курсәтә . Әмма алды матур чигелгәннең арты да матур чигелә дигән сүз түгел бит әле. Чигелгән җепләр төрлесе - төрле якка караган була, катыргысының бер җире озын, икенчесе кыска да. Бәлки, күп еллар узганга шулай тузып беткәндер. Язуларга килгәндә, алар катыргы астында яшерелеп калган, шуңа курә, Альбина күрмәгәндер дә. Ул гына сәбәп түгел иде, язунын инде бетеп килүе, күренмәве, шул язуларга игьтибар итәргә мәҗбүр итмәгәндер дә.


Күк төсендәге язу карасы бу фотосурәткә ямь биреп торган төсле. Серле язу, кырыйлатып : “ На памят
ь папе от Светы,” –дип, рус телендә язылган, ә тагын да аскарак төшсәң, аның исеме, фамилиясе - Акулич Света. Әйе, әйе... хәзер барысы да Альбинадан тора. Исемнәрен белгәч, Альбина тагы да тизрәк табып, аны күрәсе килде.



Ал
ьбина тиз генә интернетын ачып, “Света Акулич”- дип язды. Язганда үзе елмая, шатлана, әйтерсең, хәзер язгач та аның хәзерге вакытта төшкән фотосы, аның турында барлык белешмәне чыгарып куяр. Юк шул, башта интернеты тотмыйча, ачуларын чыгарып бетереп, барлык булган ышанычны, өметне югалтып, тапмый торды. Шулай да, бер сәгатьтән артык вакыт узганнан соң гына, ниһаять Альбина белән әтисе фотосурәттәге кечкенә кызга охшаган бер бик чибәр, кара чәчле кызны эзләп таптылар. Табылган кызның әтисенә шуның кадәр охшавы бернинди шик тә калдырмган иде инде. Булган барлык фотоларын, туган елын, кайда яшәвен карап чыккач. Чыннан да, аны тапканнарына ышаналар иде. Әтисе: “Шатланыргамы, еларгамы?” дип нишләргә белми торды... “Егет кеше еламый,”- диләр. Әмма түзеп булырмы икән соң еламыйча? Егерме елдан артык эзләп, яңа гына табуы, кызының кечкенә үсеп килгән вакытын күрмәү, беренче адымын, авызыннан көчкә генә әйтелгән сүзләрен ишетмәү, аның дөньясында бөтенләй дә катнашмавы, авыр әлбәттә... Кабат фотосурәт, әмма инде кечкенә Света түгел, зур. Сиртмәле арбада кечкенә калын бармакларын тотып, аны фотога төшерүләрен белми утырган нәни кыз да тугел инде, узе әни, үзенең кызы бар. Альбинаның, әтисе, әнисе, энеләре кабат компьютер янына җыелып Светлананың фотоларын тезелешеп утырып карыйлар. “Нинди матур ул, чибәр. Күз алырлык чибәрлеге бар,”- дип әйтешә-әйтешә елмаеп, сокланып караналар. Ә үзләре әле аның, чынлап та ул икәнлеген белмиләр дә. Бары: “Охшаган бит әтигә, ул инде ул, чат әти бит!” дип, кенә әйтәләр. Әйтерсең, алар да бик өметләнеп шул кызны күрәселәре килә!



Шулай Светаның гүзәллегенә сокланып карап утырганда, Альбина : “Әти, әйдә, әйт. Нәрсә языйм?”- дип шатланып әйтте. Әтисе кисәк: “Белмим шул кызым, ни язарга да. Җитмәсә, ул татар телен бөтенләй дә белмидер, аңа рус телендә язарга кирәк. Ә мин, татар мәктәбендә укып, уземнең әйтергә теләгәннәрне ничек яздыртыйм соң?” Альбинаның әнисе, ашыгып кына : “Бер дә кайгырма, мин бит русча укыдым, шулай булгач, язуның бер авырлыгы да юк!”- дип юатты. Язып карыйсылары килә бит Светага, ул булуына ышанасылары килә, әле алай гына да түгел, чынлап та ул икәненә инанасылары килә.



Берничә тапкыр тирән сулыш алып, Альбина әнисе яздыртканны яза башлады. Альбина шуның кадәр кайгыра, ул гына да түгел, әтисе дә, “Ни әйтим икән?”-дип кайгыра. Алай дисәң, алар гаиләләре белән кайгырып торалар иде. “ Ул булырмы икән, юкмы икән, ялгышмаганбызмы икән?.. Ул булган булса, безнең хатны мы икән, безгә җавап язармы икән? Әтине гафу итәрме?”- дип сораналар иде. Алар төшенкелеккә бирелә торган гаилә түгел, алай кайгырсалар да, “өмет”, “бәхет” елмаер дип, йөзләрдә иртәгедәй көләч кояш балкыды. Альбина яза, язганда куллары калтырый, дөрес хәрефкә басмыйча, кире бетерә, кабат-кабат язгач, әнисе әйткәннәргә җитешми. Куллары тирләп беткән, язарга читен. Шулай язып бетергәч, әтисе Альбинага: “ Әйдә әле, кызым кычкырып укып күрсәт!”- дип әйтте. Альбина, тамагын кырып , рус сүзләренә басымны дөрес куеп уку өчен ашыкмыйча гына укыды:



“Нихәл, Света! Хәлләрең ничек? Әйдә таныш булыйк, мин –
Альбина. Миңа 13 яшь. Нинди кечкенә кыз яза икән миңа димә, мин синең әти ягыннан сеңлең булам. Безнең әтиләр бер. Әти сине бик табарга теләде, “ Көт мине” программасына да язып карады, әмма җавап килмәде. Аралар да ерак. Яңарак кына копьютерлы булдык. Без, син дип уйлыйбыз, чөнки син минем әтиемә бик тә охшагансың. Синең басып торуың, елмаюың, чәчең, кечкенә вакытың, хәтта күзләрең... Света, әгәр дә ул син икән, җавап язарсың, бу әти өчен дә, минем өчен дә, гаиләбез өчен дә бик мөһим”. Альбина укыганда, барысы тын гына, берни әйтмичә утырдылар. Хәтта чебен очкан тавыш та юк! Альбинаның әтисе: “Җибәр кызым, җибәр. Аллага тапшырдык!”–дип әкрен генә әйтте. Әле кайчан җавап бирәчәген белмәделәр алар. Шуңа, көчле яктылык төшкән монитор каршысыннан беразга таралып тордылар. Альбина гына: “Көтәм мин, беркая кузгалмыйм!”- дип, үзалдына киреләнеп утырды. Бер кеше дә сүз әйтмәде, әмма шулай озак күзен бетереп утырганга гына бик кайгырдылар. Дөрес, уйнап та утырмый, кирәкмәгән кешеләр белән вакыт үткәреп , язышып та утырмый. Барыбер, һәрнәрсәнең чамасы булырга тиеш бит инде. Чама-чама белән, әмма хат озак көттермәде. Килеп җитте. Альбина шатлыгыннан сикереп куйды. “Света апа җавап язды, тиз! Килегез! Язды бит язды!” Әйдәгез инде тизрәк, укыйм, тиз булыгыз!”- дип шатлыгыннан сикерә-сикерә бар өйнең асты-өскә килерлек тавыш белән кычкыра. Ни язганы гына билгесез бит әле. Күрше егете әтиләре янына, компьютер турында: “Эшлиме, ияләшеп буламы? Аңламасалар чакырсыннар балалар, хәзер кереп җитәм,” –дип сорарга, киңәш бирергә кергән. Үзенең яшь булуы беләнме, үзеннән утыз яшькә олырак булган ир-атны көлдертеп, кызык- мызыклар әйтеп куя. Шулай озак әтине көтеп булмас, хат җавапсыз тора дип, Альбина кызу гына әтисен чакырырга чыгып китте. Ә хатлар килә дә килә. Ике, өч., дүрт... “Әти, әйдә инде, кызу гына. Хат килде бит, моның кадәр эзләп, хәзер җавапсыз калдырабызмыни инде?”- дип, тиз генә кереп китте. Әтисе, килгән яшь дусты белән саубуллашып, гафу үтенеп кенә, кызу гына кереп китте. Яшь дустының сөйләнгән кызык мәзәкләренә моның кадәр шатланмаган иде, ишектән кергәндә шат йөз белән: “ Кая - кая, тиз ач, тиз. Укыйк инде,” – дип сорый башлады. Альбина бер дә көттермәде. Кызу гына ачып, кычкырып укый башлады:



“ Нихәл,
Альбина! Мин бик шатмын сезне табуга! Ниһаять!!! Мин дә бик күп еллар эзләдем. Әмма таба алмадым. Мин бит әтинең фамилиясен дә белмәдем. Бары тик Роман - Татарстаннан дип эзләдем. Әмма барыбер таба алмадым. Минем әнием миңа әти турында алай ук күп әйбер сөйләмәде. Әмма барыбер, минем бик табасы килде. Чөнки әтисез үсү миңа бик авыр иде!”



Боларны укыгач,
Альбина әтисенә: “Роман? Нинди Роман? Юк, әти, без ялгышканбыз ахры, син бит Роман түгел, Равил. Шулай булгач, без дөрес кешене тапмаганбыз ахры?!”. Альбинаның әтисе: “ Юк, кызым, без ялгышмадык. Ул, чыннан да ул, минем кызым – Света! Бер шигем юк. Света апаңның әнисе мине армия чакларында гел Роман дип йөртә иде, күрәсең, минем татар исемемне исендә калдыра алмаган. Мин бит кызым, Печорада хезмәт иттем, ашханәдә эшләүче бер кызга гашыйк булдым. Бер-беребезне ошатканбыз, яркатанбыздыр инде...”- дип әтисе, балаларына сөйләде. Әнисе дә янында, авыр булганмы икән, дигәндә, юктыр. Иренең яшь вакытында булганнар барысы да еракта калды бит! Авыр булмгандыр!



Бер көн калдырмый алар гел аралашып тордылар. Шулай язышып, алар бер-берләренә ияләштеләр. “Бер-берсен туганнар, якын кешеләр”- дип таптылар. Светаның әтисенә булган ачуы, кечкенә вакытта аның белән булмавы, әти назы бирмәгән өчен үпкәләве, гомере буе әтисен кичерә алмас дигән уйлары, бөтенләй юкка чыкты. Света узен җиңеп чыга алды. Үзенә: “ Тукта әле, әти бит мине табарга теләгән, күпме эзләгән булган, менә хәзер мине табып, миңа язып, хәтта мин аларга җавап кайтарганны көтәләр!”- дип йөрәгенә җыелган барлык авырлыкларны, әтисе бирә алмаган яратуны онытып, бәхетле булырга теләде. “Балага әни, бары әни генә кирәк!”-дип, кешеләр ялгышалар. Дөрес, әнисез дә яшәп булмый, әмма әтисез дә бит! Ничек инде бала әтисез үсәргә тиеш? Ничек инде ул, әнисе генә биргән йөрәк җылысы белән генә яшәргә тиеш? Әнисенең йөрәк җылысы бит ул йөрәкнең яртысына гына тиң. Кеше ярым йөрәк белән яшәргә тиеш түгел! Ул “бөтен” булырга тиеш. Шул очракта гына кеше бәхетле, шат күңелле, үзе яратырга сәләтле була. Света да, әтисе белән яшәгән булыр иде. Әмма күп сәбәпләр аркасында алар бергә булмый калганнар.
Альбинаның әтисе бу сәбәпләрне нигәдер әйтмәде. Бәлки, Альбинага аларны әлегә белергә кирәкмидер дә. Әтисенә килгәндә, ул үз кызын фото аша гына, интернет аша гына тапкач, компьютер аша гына аралашасы килмәде, ә күреп, кысып кочаклап, аның шат йөзен, нурлы күзен, авызыннан чыккан һәрбер авазын, сүзен ишетәсе, күрәсе килде. Светаны кунакка, чакырасы килгән иде - Татарстанга! Әтисе янына – җылыга. Коми Республикасында туып ускән Света, салкынга ияләшкән. Әгәр кызы җылыга кайтса, климат шартларына бик тиз ияләшмәячәген, аңа авыр булачагын белә иде. Әмма ул үзе дә бара алмый иде. Гаиләсеннән аерылып, ерак җиргә китү аңа бик авыр булыр иде. Абзарда булган күп мал-туарны да калдырып, хатынына авырлык ясарга теләми. Акча мәсьәләсенә дә бәйле. Әмма, кызын күрер өчен, ул барлык булган көчен җыеп, аңа каршы чыккан барлык сәбәпләргә күзен йомып барырга тиеш идеме? Әйе, тиеш иде...тиеш.... Ул үз тормышында күп тапкыр тиеш булды. Әмма тиеш булганнарның барысында үти алмады. Печорада булган барлык хәлләр, беренче ярату, мәхәббәт, андагы башка уй, хис, аны кабат анда барырга мәҗбүр итә алмый иде. Дөрес, хатыны да ерак җиргә аны җибәрмәс иде. Булган ирен, балаларының әтисен ул башка балага, беренче йөргән кызы янына җибәрә ала идеме? Аның китеп, кире кайтуына бит, ихтималлык та кирәк иде. Юк, берничек тә җибәрмәс иде.



Бер ай узгачмы, икеме, бәлки ике айга ул тумаган да булгандыр. Шул вакыт эчендә алар Светлана белән аралашуны өзмәделәр. Бер көнне, әтисе Альбинаның мәктәптән кайтканын аеруча зарыгып көтте. “Тизрәк кайтып, Светага язсын иде!”- дип көтте ул. Светага булган бик шатландыргыч хәбәре бар иде аның. Әмма, шул хәбәрне Светага кадәр җиткерү өчен, Альбинаның тиз кайтуы, аңа язуы кирәк иде. Әтисе юл күренеп торган бүлмәнең тәрәзенә карана башлады. “ Кайда икән бу кыз? Әллә кайчан кайтырга тиеш иде инде. Әллә мәктәптә шулай озак тоткарладылар, әллә үзе берәр җирдә тоткарланып калды инде. Эхх.. тизрәк кайтсын иде инде..”- дип әтисе ашкына-ашкына көтте. Аның ашкынуы озакка бармады, кызың хисле йөзен, нидер турыда уйланып кайтканын күрде ул. “Аллага Шөкер, әллә инде кайта да!” – дип каршысына йөгереп чыкты. “ Ә, әти, ә мин кайттым,”- дп елмаеп, Альбина әтисен беренче күреп. Әтисе кызының шат йөзен күреп елмаймый кала ала идеме соң инде? Үз балаңның шат булуын күрү - үзе бер бәхет, үзеннән үзе елмаясы гына килеп тора бит.



Әтисе елмаеп кына:
- Кызым, кайткач яхшы, ә без сине мырау белән бик сагынып көттек инде. Нигә кайтмый икән инде?- дип кайгырып беттек. Нигә шулай озак тордың?
- Әти, мәктәптән кайтышлый классташ кызга – Гөлназга кереп чыгам дип, сиңа киткәндә әйтеп киттем бит. Әллә инде оныттың, әллә инде ишетеп җиткермәгәнсең?
- Әй, кызым, аңлап бетермәгән булганмындыр инде, гафу ит.
- Ярар инде, әти. Кара, нигә ашыгып көткән идегез мырау белән? (көлеп кенә) Берә нинди ашыгыч хәбәрең бар иде мәллә?( шундук йөзен җитди ясап)
- Әйе кызым, әмма башта чәй эчеп ал, аргансыңдыр. Мин сиңа бик тәмле чәй ясап куйдым .Суынгандыр инде. Мин бит сине иртәрәк көткән идем. Үзем ясаган баллы, тәмле чәй.



Альбина ризалашып тиз генә бүмәсенә кереп китте. Киемен алмашып тиз генә чәй әчәргә әтисе янына аш бүлмәсенә чыкты. Әйе, Альбина әтисе ясаган чәйне эчәргә ярата шул. Аны әчкәч, бар булган авыр уйлары бетә иде. Начар кәфе дә тиз генә күтәрелеп китә иде. Әмма, Альбинаның бу юлы экренләп утырырга вакыты юк иде. Әтисенең кәефен төшерергә теләмәде ул. Тиз генә эчеп:
- Әти, әйдә сөйлә, нинди ашыгыч хәбәрең бар иде?
Әтисе кызының шулай тиз генә чәй әчеп бетерүенә гаҗәпләнеп:
- Кызым, нигә шулай тиз генә чәеңне эчеп бетердең? Башта озаклап, мин ясаган чәйне мактый-мактый, елмаеп, көлеп утыра идең. Әллә бу юлы чәем бер дә ошамады?

- Юкла инде әти, ничек инде ул миңа ошамаска тиеш? Бу юлы ул тагы да тәмлерәк иде, шуңа тиз генә эчеп бетердем! - дип елмаеп кына Альбина әтисен ышандырырга теләп әйтте.


- Я, әти, әйт инде, нигә шулай ашыгып көткән идең мине?
- Кызым, әйдә име, син мине тыңлап тор. Әйтеп бетергәч, кенә үзеңнең фикереңне әйтерсең яме?
- Ярар әти, мин сине тыңлыйм, - диде, әтисенең ни әйтергә теләгәнен аңламый гына.
-Кызым, әйдә Света апаңны кунакка чакырабыз. Минем аны бик нык күрәсем килә. Ул кайтса, син ачуланмас идеңме? Әгәр дә син миңа: “ Кайтсын әти, кайтсын,”- дип әйтсәң, мин тагын да шат, бәхетле булыр идем. Сез дә үзегезнең олы апагызны күрер идегез. Сез аннан белмәгәннәрегезне сорый алыр идегез, киңәшләшер идегез. Света апагыз теләсә һәм сез теләсәгез, ул бездә бөтенләйгә калыр иде. Я, ничек карыйсың моңа?



- (Бераз уйланып торгач) Әти, мин ничек карыйм инде, мин сиңа “ юк” дип әйтә алмый бит инде. Дөрес, һаман ризалаша да алмыйм. Әмма, минем дә Света апаны бик күрәсем килә. Мин синең бу уең белән ризалашмый кала алмыйм.Әтисе шатлыгыннан елмаеп:
- Язасыңмы Света апаңа?
- Хәзерме? Ә ничек инде әни, әнеләрем? Аларның ризалыгы мөһим түгелмени? Әйдә, алар кайткач алардан да сорыйбыз. Әни синең: “ Света апаны безгә кункакка чакыру” белән ризалашмаска да мөмкин бит, я ачуланыр.
- Шулай шул, әниеңнең дә фикере мөһим шул, онытылып киткәнмен.



Әтисе ачуланыбрак, үпкәләгән төсле әйтте. Хатының фикере әлбәттә, бик кирәк. Әмма, аның тизрәк кызына – Светага язасы килә иде.Тизрәк аннан хәбәр аласы. Ал
ьбина әтисенең кәефе тиз алмашканын күрде. Берни эндәшмәде. Тагын берәр нәрсә әйтеп, тагы да кәефен төшерергә курыкты ул. Ә әтисенең уенда бары : хатынының тиз арада кайтуы, аның ризалыгын алу иде. Шулай да, кызы белән килешми кала амлый. Тәрбия күсәткече дә шуннан тора бит. Хатын-кызны хөрмәт итмәү кебек була. Альбинаның әнисе шулай да бик тиз кайтырга ашыкмый иде. Заказлар күплеге аркасында эшендә тоткарланып калды. Төн җиткәч кенә арып-талып, берни ишетергә теләмәгән кыяфәтендә эшеннән кайтты. Иртә белән китеп, төнлә генә кайту авыр шул. Эшендә генә хөрмәте булсын, саклап, яклап торсыннар. Эшлисе килмәгән эштә дә эшләү авыр, эшләп, тырышып та күрмәсәләр анысы бөтенләй дә. Әмма, Гөлнара апаның - Альбинаның әнисенең башкача иде . Эше авыр, хөрмәт итмәүчеләр күренсә дә, үз эшен яратып, җиренә җиткереп эшли. Гаиләдә әнисенең авыр эштә эшләгәнен, арып кайтканын да беләләр. Эшеннән кайткач аны борчымаска, күбрәк ярдәм итәргә тырышалар. Әниләре эштән соң кайткач, ире сүз башларга теләмәде. Хатынына олы хөрмәт белән: “Иртә белән генә сөйләшербез әле ,”- диде ул, күңеле инде бераз төшсә дә. Төне буе ул : “ Иртәгә ни әйтермен икән? Сүзне ничек башлармын икән ?” – дип уйланып ятты. Әмма, “Гөлнара аңа каршы чыгар” дип уйламый, кызы булуы турында әйткәч тә, көнчесе дә килмәде, сабыр булды. Монысында да: “Гөлнара ризалашыр, ул да Светаның кайтуын минем кебек өзелеп, кайгырып көтәр ,“ - диеп уйлады ул. Юк, ул ялгышмый. Гөлнараның миһербанлы, сабыр хатын, гел ярдәм итәргә ашкынганлыгын бик күп кеше белә. Ир белән хатын арасында да күп килшемәүчәнлекләр була, әмма Равил хатының шундый яхшы сыйфатларына ия булуына сокланып, авыр сүз әйтүдән туктый иде. Авырлык китерергә бик курка иде. Гөлнара урынында бүтән, башка характерлы, капма-каршы сыйфатларга ия булган хатын булса, инде ул Света турында, үзенең кызы турында онытырга мәҗбүр булыр иде. Йөрәгендә яткан авыр: “ Син тиеш идең!” диюләр аның эчен тырнап, мәңгелеккә үзендә ышаныч югалтыр иде. Дөрес, әле Света кайтмаган, әле Гөлнараның аны кабул итүе дә билгеле түгел. Шулай да, ышаныч дигән әйбер һаман да кеше белән бергә булырга тиеш.



Иртә һаман үзенекен көйли. Көне нинди булыр икән бүген? – дигәндә, алай тиз генә һава торышыннан гына карап җавап биреп булмый. Көн азагына гына, нинди көн булганын белеп була. Шулай да матур, якты иртә үзеннән үзе дәрт биреп, “көн яхшы булыр” диеп уйлыйсың. Равил өчен бүгенге иртә мөһимрәк иде. Хатыны белән сөйләшеп, аның ризалыгын алу кирәк бит. Шул ризалык белән генә аның: үз кызын якыннан күрү, җылы кочакка кысып алып кочаклавы, кабат гафу үтенүе чынга ашар иде. Гөлнара озак йокларга яратмый, нинди озак йоклау? Иртә торып, эшкә барасы бар бит. Равил, Гөлнараның чәй эчеп утырганын күреп, бер дә сузмый гына:



- Гөлнара, сөйләшеп алыйк эле, ашыкмасаң?
- Әйдә, әйдә, тиз генә яме, чәй әчәргә, дип көчкә утырдым. Карабодай боткасын пешереп вакытым үтте. Укудан кайтышка балалар ач тормасын, дип пешергән идем. Вакыты бик тиз үтеп киткән. Эхх... кайда икән соң ул баштагы вакытлар? Әйтерсең, кемдер өстән һаман да вакытны кыскартып тора. Башта безнең әниләр барысына да җитешәләр иде. Биш таба пирәмәчен, өчпочмакларын, башка - башкасын пешереп, тагын әллә нәрсәләр эшләргә вакытлары кала иде. Ә без, идәннәр юарга, чишмәгә суга барырга, керләр юарга, әниләргә тагын башка эшләрдә булышырга өлгерә идек . Өй эшен дә эшли идек, тышка, авылдагы һәрбер баланы урамга уйнарга чакырырга да бара идек. Уйнарга да өлгерә идек. Эхх... җитешеп тә булмый хәзер, кызу эшләп тә булмый!

- Шулай шул , шулай. Кара эле, ни димәкче идем. Оныттырдын бит...



Ә... Син каршы түгелдер бит? Мин Светаны безгә кунакка чакырырга булдым. Үзем берничек тә сезне калдырып китә алмыйм ... Җибәрмисең дә син мине ( көлеп кенә), әйе бит?..
- Равил, белмим инде, безгә кунакка дисеңме? Мин каршы түгел, әмма балаларның көнчеләре килмәсме? Кайда йоклатырбыз икән алар кайтса? Шулай да, ул - синең кызың. Син аны күрәсең бик тә киләдер инде, мин каршы түгел. Кайтсын, ул кайтса, үземнең кызым кебек булыр. Балаларны тигез күргәндәй күрермен.



Әйе, Равил бер дә ялгышмады. Елмаеп, бүгенге иртәсе яхшы башланганлыгын сизеп, “ Рәхмәт сиңа,”- диде. Әмма, әле бу яңа көннең башы гына. Ахырына кадәр күпме вакыт бар. Вакыт тиз уза дисәк тә, вакыйгалар берөзлексез булып тора. Аңа карап: яхшысы, начары. Ал
ьбина йокысыннан бик тиз торды. Кояш нурлары кабат йокысыннан уятып: “ Мәктәпкә соңа каласың бит, кызый!”- дигәндәй, һаман күзләре янында тирбәлә. Альбина бер уянса кабат йоклап китә алмый инде, кояшлы көнме ул? Болытлымы? Барыбер, уятучысы гына табылсын! Тиз генә сикереп торып, Светага язулары турында исенә төше. “ Әти әнидән сораганмы икән, онытмаганмы? Әни ризалаштымы икән?” –дип, тиз генә белергә теләде. Кичә бит ул, төне буе апасы белән очрашкан көнен күзаллап, ничек очрашачакларын, беренче нәрсә әйтәчәге турыда хыялланып ятты. Хыялый кыз инде. Әмма, Альбина шулай күп хыялланса, беркайчан да чынга ашмавын да белә. Һаман шулай! Ләкин, бу юлы башкача... туганлык хисе, үз апасын күрү теләге зур иде. Ашыга – ашыга әтисеннән белешергә чыкканда, әтисе никтер өйдә түгел иде. “Тагын хайваннар карарга чыгып киткәндер инде, менә миңа бик кирәк булганда!”- дип уфтанып куйды ул, түзә алмый. Шунысы кызык, әтисе аны ишетәме соң? Альбина һаман: “ Әти кайда соң? –дигәндә, әтисе керә. Ә Альбина бөтен ачуын бетереп, шатланып куя. Әтигә кыз күбрәк якын, ә әнигә малайлар дип, юкка гына әйтмиләр бит инде. “Дөп-дөп” тибеп торган йодрык кадәр йөрәктә, бер тойгы урнашадыр инде ул. Ә нигә соң, кечкенә баласын ташлап киткән? Сәбәпләр, бары тик сәбәпләр... аны ташлап китәргә мәҗбүр иткән. Әмма ташлап китү сүзе нәрсәне аңлата соң ул? Ташлап китү ул-мәңгегә оныту, искә алмау, тәмам югалу дигән сүз. Ә Альбинаның әтисе, гел искә алып, табарга омтылды.



Ал
ьбина, мәктәпкә соңга каласын белеп, тиз генә әтисеннән:
- Әти, ничек соң? Әни белән сөйләшә алдыңмы? Нәрсә диде? Әти, әйт инде, соңа калам бит. Ә минем бик тә беләсем килә. Миңа да Света апаның кайтуы бик тә мөһим.
- Әниең ризалашты. Шулай булгач, бүген мәктәптән кайчкач, Света апаңа язабыз, Алла Бирса! Соңа калып кына кайтма яме, алайса тагын мырау белән кайгырып көтчәкбез, – ди ул көлеп кенә.
- Әти, бу бит яхшы. Димәк, Света апа ризалашса, без аның белән очрашачакбыз дигән сүз! Әйе, бүген көн чыннан да яхшы, юкка гына кояш та: “ Иртәрәк тор!” дип уятмаган. Әти, мин мәктәпкә,яме? Сау бул! Иртәрәк кайтырга тырышырмын.
Берничә көннән мәктәптә җәйге каникуллар җитә. Ал
ьбинаның дәресләре дә иртәрәк бетә башлады. Җәйге каникуллар шунысы белән яхшы, өч ай рәхәтләнеп ял итәсең, барасы җиреңңә дә бара аласың. Акча эшлисең килсә, эше дә бар. Ә Альбина өчен җәйге каникул бик үзенчәлекле, мөхим булачак!



Ал
ьбина укуыннан кайкач, тиз генә компьютерын кабызды. Әтисе хайваннардан аерылып кергәнче, интернетны куеп, апасын таба торды ул. Альбина шундый кайгыра, тәне шатлыгыннан кызыша. Әйтерсең, моңарчы бер урын да алмаган кыз йөгерештә беренче урын алып, җиңүгә ирешкән. Кайгыра Альбина , бик тә кайгыра. Апасының ни дип җавап бирүен беркем белми бит. Ул: “Юк, кайта алмыйм,”- дисә нишләргә? Альбинаның бар хыяллары шунда ук сүнәчәк бит. Ә әтисе?


Әтисе өчен, бөтенләй дә авыр булачак. “Өмет”, “ бәхет”- дигәннәре бөтенләйгә юкка чыгачак . “ Әллә инде күрә алмам”-дип, үзенә йомылып бетәчәк.
Әтисе гел вакытында керә. Кызын компьютер каршында күреп:
- Әллә кайттың да инде? Ничек шулай иртә җибәрделәр? Сорап кайтмагансыңдыр бит инде, Света апага язасы бар, кунакка чакырырга телибез, укуга караганда ул мөхимрәк, дип? ( Кызының иртә кайтуына шатланып)
-Юк, инде әти. Дәресләр иртә бетте, шуңа иртәрәк кайттым. Тиз- тиз ашыгып кайттым мин. Минем дә Света апаны бик тә күрәсе килә. Җүнләп укымадым да бүген. Кайчан дәрес бетә инде дип көтеп утырдым.
- Алай икән. Я, ничек соң? Язабызмы? Тәк... Тәәк.. Ниләр языйк икән? Мин бит рус телен алай ук яхшы белмим.



Ал
ьбинаның әтисе татар мәктәбендә укыган. Инде мәктәптә укып чыкканга да 20 дән артык ел узган. “Рус теле бер дә кермәгәнмени?”- дисәләр, көлеп куяр идем. Кергән инде, кергән. Әмма, аңлаганы аңлаган, аңламагын юк инде. Әтисе “ дөм” рус телен белми түгел инде, белә. Әмма җөмләләре генә төзек һәм тулы булмый. Дөрес, Альбина яза ала бит. Хәзерге заман баласы. Рус теле дәресе дә керә, яхшы итеп укыталар. Шулай да, рус теленнән кала, башка дәресләр татар телендә укытылса, яздыртылса, аңа да авыр кала бит. Аннан куркасы юк. Альбина алдан ук Света апасына шулай булачагын әйтеп куйды. “Язылышта, җөмлә төзелешендә хаталар булса, гафу итәрсең инде. Татар мәктәбендә укыган балага, рус телендә турыдан-туры аралашу авыррак”.



Света Ал
ьбинаны аңлый иде. Әтисе татар булса да, ул татар телен бөтенләй дә белми. Ә бу - очрашуга бер сәбәптер дә. “Света кайтса, безгә - Балтачка шунда ук татар телен өйрәтәбез! Бездән киткәндә, ун сүз булса да белсен! Белсен!”- диде, Альбинаның әтисе, уена яхшы фикерләр килгәч.



- Әти, әйдә инде, язабызмы
, юкмы? Нәрсә дип әйтергә телисең? Әйдә татар телендә әйт, ә мин аны рус теленә тәрҗемә итәрмен.
- Ярый кызым, әйдә әле. Болай башла:
“Сәлам, Света! Ничек хәлләрең? Света, ә без сине үзебезгә кунакка чакырыбыз. Кайгырма, билетларга әти үзе акча җибәрәчәк, син үзең яшәгән урам исемен, ничәнче йортта торуыңны язып бир.



Әтисе Светага тиешенчә акча җибәреп, Светадан бары тик хәбәр көтәләр иде: Килеп җитте акча, яки әлегә юк”. Шулай, Светадан бер көн җавап юк, икенче көнгә: Акча килде, рәхмәт! Мин хәзер үк билетлар алырга барачакмын!-дип язган хаты килде. Барысы шатланды, “Дөрсе җиргә китмәгән дип торам инде, озак барды бит, әй”-дип әтисе әйтеп куйды. Кичә Светадан кабат җавап килде: “Билетлар алдым. Иртәгә инде юлга чыгам! Безне көтегез!” -диеп язды ул. Светага үзләренең номерларын биреп, килгәндә шалтыратырсың. Юлда йокыга китә алмый ятсаң да, вакытка карап торма! Шалтырат! - 
дип язып җибәрделәр.



Яшь кызга бала белән килү авыр. Бер шик юк. Бер дә белмәгән җиргә, күпме юллар үтеп килү өчен, күпме көч, батырлык кирәк бит! Әле юлда ниләр буласын белеп булмый.



Шулай ике көн авыр юл үткәннән соң. Света Ал
ьбинага: “Иртәгә килеп җитәчәге турында” хәбәр салды. Ул хәбәрне ишеткәч, барысы да бик нык сөенделәр. Иртәгәгә әзерлисе әйберләрне әзерләп, аласын алып куйдылар. Иртүк торасын белеп иртәрәк йокларга яттылар.



Бүгенге көн шундый искитмәле ки. Көне матур, якты. Күктә бер кара болыт күренми. Ул гына да түгел, бүген бит Альбиналарның йортына Света кайтачак! Зур өмет, бәхет кайтачак! Света үзе генә түгел, аның белән бит үзенең кечкенә кызчыгы да булачак. Альбиналарның гаиләсе Светаларның тизрәк кайтуын өзелеп көтәләр. Аларның тизрәк Светаны, аның кечкенә нәни, Светага һәм бабасына охшаган бик матур кызны күрәселәре килә. Әйе, Света килгәнче бер кеше дә тик тормаячак. Барысы да “гөж-гөж” килеп, иртүк торып, өстәлләр әзерләп, һәр бүлмәне рәткә китереп, әти-әти кушканны гына эшләячәк. Һәр гаиләдә, кеше кунакка килә башласа, шул ук хәл. Альбиналарның гаиләләре дә башка гаиләләрдән аерылып тормый. Иртүк торып: “ Әни, ничек булышыйм? Нәрсә алыйм? Без җитешәчәкбезме?”



Света белән кечкенә Ксюша, көндезге 11гә килеп җитәргә тиешләр. Шуңа күрә, барысы да бик ашыктылар. Әтисе Ал
ьбинаны үзе белән алып барырга булды. Әтисе: “Әйдә кызым, ашык! Бернәрсәне дә онытмаганбыздыр инде шәт?”- дип , үзенчә бик нык кайгыра.
- Альбина, син әзерме? Тиз бул! Ашыга тор! Тиздән китәбез. Мансур абыең хәзер килеп җитәргә тиеш. Хәзер капка төбенә килеп кычкыртса, тиз генә чыгасы була. Әйдә инде, тизрәк бул...
Әәә, ишеттеңме? Әнә, Мансур абыең кычкырта, килгән. Кайда соң син? Альбина ?!
- Әти, чыгам, чыгам.



Ярты сәгатьлек юл. Әле Альбинаның Шәмәрдәнгә бер тапкыр да барганы юк. Юлга кузгалып киткәч тә, бераз дулкынланып куйды. Альбина, Мансур абыйның һәм әтисенең сөйләшкән сүзләренә бер дә игьтибар бирмәде, бары хыялланып, һаман онытылып китә. Ул кызыксынып юлда калган һәр әйбергә карап кала: Табигатенә, мәчетләргә, чиркәүләргә, ике этажлы зур йортларга. Барысы да кызыксындыра иде Альбинаны. Ул шундый җитди йөз ясап, артта калган бер әйберне дә онытмаска тырыша. Әмма, я берсе күзгә чалына, я икенчесе. Баштагыларын тиз оныта. Аңа ул юллар кирәкмәгәндер дә. Әле ул яш
ь, әле йөз тапкыр шул Шәмәрдәнгә барып, ул юлларны ятлап бетерер. Альбина үзен бик “ бәхетле” итеп хис итте. Тиздән бит ул апасын күрәчәк. Апасын гына түгел, хәтта якыннан поездларны да! Ничек сәер тоелмасын, әмма, авылда туып үскән балага, бер дә поездның тавышын ишетмәгән, үз күзе белән күрмәгән булгач, бик кызыксынып көтеп тора. Телевизордан күрү белән, үз күзең чынбарлыкта булган әйберне күрү кызыграк бит. Альбинаның, шул поезд дигәннәрен күргәне бар иде инде. Әмма бик ерактан. Арчага туганнарына, шул ерактагы томан эчендә, никтер Альбинага күренергә теләмәгән поездларга кызыгып бара иде. Аның кечкенә вакытта никтер хәтерендә шул “томанлы поездлар” гына исендә калган. “Әни, кара, кара! Поездлар ничек тиз баралар. Эхх... якынрак барып карыйсы иде шуларны...”- дип, кечкенәдән үк хыяллана иде. Ни кызыгы бардыр инде аларның, чынлап та? Шулай да поездлар беркайчан да онытылмаячак. Гел үзендә кызыксыну уятып торачак. Аның каты итеп биргән тавышы үзе ни тора бит! Бераз куркытып та ала, елмаерга да мәҗбүр итә.



Альбина уйларына чумып, уйчанланып бара-бара, Шәмәрдәнгә килеп тә җиткәннәр. “Шундый тиз?”- дип гаҗәпләнде Альбина.
- Я кызым, без инде Шәмәрдәндә - дип , әтисе Альбинага елмаеп карады. - Кая, Мансур абый, монда туктыйсыңмы соң? Җайлырак булыр, киткәндә дә. Әйдә монда тукта инде син.
- Ярар, ярар, хәзер борылам да туктыйм инде монда. Килгәндә дә монда очрашырбыз яме?
- Ярар, ярар. Әйдә , Альбина, чыгабыз, машиналарны карап чык яме.



Машина бик ят җирдә туктады. Янында кибетләр дә кибетләр. Хәтердә кала торган җир түгел!
- Әти, ә без хәзер кая барабыз?
- Кызым, әйдә әле. Света апаңны сөендерик. Матур чәчәкләр алыйк, ә кечтекигә кечкенә курчак.
- Әйдә, әйдә. Кайда соң ул чәчәкләр сата торган җир?
- Оныттым бит, хәзер табабыз без аны. Кайгырма!



Шулай, эзләп бара торгач, кибетен дә таптылар. Әтисенең бер дә чәчәк бәйләме алганы булмаган икән. Шуңа, кайсысын алырга белмәде. Ярый әле, кибеттә эшләүче, яшь кызлары ягымлы, ярдәм итәргә генә торалар. “ Розалар алыгыз, юк монысын... Аңа бик ошаячак, ышаныгыз...” Вакытка да җитешергә кирәк. Кайчан килеп җитәселәрен белеп булмый. Альбинаның әтисе, кибетчеләр тәк
ьдим иткән бик матур гына чәчәк бәйләмен алды.
Альбина:
- Әти, тотып барыйм әле, - дип сорады, бер дә чәчәк тотмаган диярсең.
Шулай инде, болында үскән ромашка,
һиндыба түгел болары... Кибетнекенә ныграк кызыгасың. Ксюшага курчак эзләп йөрү дә озакка бармады. Әтисе тиз арада “ Балалар кибете”н дә тапты. Барлык курчаклар арасыннан бик матурны, сары чәчлесен табып алды. “ Әйдә, әти, алыйк инде шуны, бик матур бит инде, үзенә ошаган!”- дип Альбина ашкынып әйтте. Әтисе: “ Алыйк, алыйк, бер каршы сүзем юк”- дип, тиз генә сатып алып, чыгып киттеләр.



Поездның ерактан килгән тавышлары әллә кайдан ишетелә...
- Әти, әйдә тизрәк, минем поездларны күрәсе килә.
- Күргәнең юкмы шуларны якыннан. - Юк, кайчан күрим инде мин әти? Кызык кына әйттең син?!
- Ярар инде ярар, болай гына әйтәм бит инде. Әйдә, әйдә. Берничек тә әкрен бара алмыйбыз. Хәзер Света апаларың килеп җитсәләр, кайда барырга белмичә торырлар.



Алар ашыктылар. Альбина шатлыгыннан сикерә - сикерә барды. Әтисе дә үзен тагы да бәхетле итеп хис иткәндер. Әмма, читкә күрсәтергә генә теләмәгәндер. Эчендә ниләр булганын берүзе генә белә. Тизрәк Светаны күрергә теләсәләр дә, алар булып чыкмады. Йөк поезды икәнен, якынрак килгәч аңладылар. Тавышы да бүтән төрле яңгырый икән аның.“ пыыш..пыыш”килә. Әйтерсең, авыр йөктән туйган поезд тизрәк ялны көтә.



Зур, кызыл вокзал. Сихри зур йорт. Күпме кеше шул сихри йортка кереп, үзенең туганнары кайчан килеп җитәсен белешә. Ә кемнәрдер, тизрәк дусларын, туганнарын күрер өчен сөенә-сөенә билетлар алалар. Бу йортка алар да керделәр.
Әтисе, озак килгән поездның кайчан килеп җитәсен белми:
- Сеңлем, кайчан килеп җитәрләр икән инде?
- Кайгырмагыз, 10 минуттан килеп җитәргә тиеш.
- Әә, ярый алайса, рәхмәт. Ал
ьбина, монда әзрәк кенә утырып торабыз да чыгарбыз.



Шулай утырып торганда, Ал
ьбина тәрәзәле зур ишеккә карап торды. Аның карашыннан әйтерсең лә бер поезд да, бер кеше дә үтеп китә алмас сыман. Шул озак карап утырганда:
- Әти, ун минут узды бугай инде. Әйдә чыгыйк.
- Әйе шул, кызым. Чыгыйк-чыгыйк. Аларның ун минутлары егерме!



Кояшлы булган көн тиз арада бозылырга тора. Кара болытлар кайдандыр чыгып, бөтен дөн
ьяны үзенеке иттермәкче. Шулай, Альбина каранып торганда, ерактан ниндидер кара нокталар төсле нәрсәдер сузылганын күрде. Бераз якынайгач, поезд икәнлеген белде . Әйтерсең лә ике поезд узыша-узыша чабалар. Бер карасаң - берсе алда, тагын бер карсаң - икенчесе. Альбина шундый шатлана. Әле алай гына да түгел, санаулы минутлар! Бик тиздән алар Света апа белән Ксюшаны күрәчәкләр! Альбина поездны яхшырак карамакчы була, әмма, нигәдәр якынайган саен чыккан тавышына сискәнеп куркып куя . Ә поезд :“ тыдх, тыдх,”- йомшак тавыш, “тыдх-тыдх”- каты, аннары тагы да каты... “Ул шундый озын, койрыгы да әллә кая кадәр сузылган,”- дип Альбина карап тора, җитмәсә алар шундый якын. Сизмәстән шундый тизлек белән алар янына килеп җиткән ки, каты җиле кисәк кенә битләренә бәрелә. Аның үтеп киткән тизлегенә, күзне йомарга да җитешмәссең! Җиле дә, я салкын, я кызу. “ Алла, каты булды бу”- дип кенә, Альбина әйтеп куйды. Әле бернәрсә аңламый торды ул гаҗәпләнеп.


Әтисе:
-
Альбина, әйдә, нигә катып калдың? Хәзер бу ишектән Света апаң төшәчәк. Әйдә инде, тиз бул. Йөгерик.
Озак чапкан поездның тизрәк туктап җитәсе бар. Күп кеше җыелган. Алар да, үзләренең туганнарын карыш алырга дип җыелганнардыр.
Альбина шул кешеләргә карап:
“Болар барысыда кайдан килеп чыкканнар соң? Әле юк иделәр бит”, - дип бераз кашларын җыерып куйды.
Поезд туктап бетеп, озак кузгалмый торды. Алай ук зур булмаган ачылган ишеккә әтисе белән
Альбина карап торалар. Башта, озатучы бер яшь кенә сары чәчле , гүзәл йөзле апа чыгып, кемнеңдер кызыл чемоданнарын күтәрешергә булыша, авырдыр инде, күрәсең. Шулай Альбина белән әтисе карап торганда . Кара чәчле бер яшь кызга күзләре төште.



Альбина
:
- Света! Света, әти, ул бит Света апа! – дип шатлана-шатлана әтисенә төртә.
- Әйе, кызым . Света апаң шул, мин дә таныдым! Әйдә, булышыйк әле аларга, дип, тиз генә зур чемоданны алырга булыштылар.



Альбинаның әтисенең йөзендә нур балкый иде. Әтисе кызын - Светаны күргәч, тагын да яшәреп киткән төсле. Елмая. Шулай тиз поездан да төшеп җиттеләр үзләренең авыр чемоданнарын, сумкаларын күтәреп җиргә куйдылар... Бер-берсенә карашып, шундый озак кочаклашып тордылар. Поезд, кабат “тыдх...тыдх..тыдх..” килә-килә кире китеп барды. Альбина, елмаеп кына, Светага “ Сәлам” - диде. Света:
- Альбиночка, а что ты сказала? - дип, рус телендә әйтеп куйды.
- Ой, привет Света!- дип елмаеп куйды Альбина, үзенең дөрес әйтмәгәнлеген белеп.
Светаның татар телен белмәгәне исенә төште Альбинаның. Ул ни дияргә белми торды. Аның рус телендә алай турыдан-туры сөйләшкәне юк. “Ялгыш сүз, басымны дөрес ясамам” дип, эндәшми торды. Һаман елмая да елмая.



Әтисе, рус телен яхшы белгән кеше кебек:
-Ну как приехали? Трудно былодыр инде? - дип рус-татар телен кушып әйтте, көлеп.
Альбина кабат көлеп куйды, кулындагы чәчәк бәйләмен алып, Светага бирде. Ә әтисе, кечкенә курчакны кулына алып, “ бети” Ксюшага тоттырды. Әмма, Ксюшага ошамадымы, җиргә тотып атты. Света, “әтисе үпкәләмәсен иде”-дип, тиз генә җирдән алып, үз кулына алды. Әйтерсең,
Светага әтисе биргән. Әтисе кулыннан уенчык алганы юк иде шул. Әтиседә авыр сулап куйды, әмма үзенә көч җыеп елмайды.



Света:
- Папа, Ксюша устала, ей лучше пока ничего не дават
ь.
Әтисе, башын селти-селти “ ярар” - диде. Шулай, тиз генә җыелышып, алар монда килгән машинага таба бардылар. Мансур абыйлары килгәннәрен күрепме, аларның авыр сумкаларын күрепме, машинасыннан чыгып булышырга дип, аларга таба килде.
- Әйдә, булышам! - дип, Светаның кулындагы зур сумканы үзенә алды.



Света Альбинаның елмаеп барганын күреп:
- А почему ты улыбаешься? - дип, узе елмаеп сорап куйды.
- Я просто стесняюсь, - диде Альбина, оялып кына.
Шулай бара торгач, машина янына да барып җиттеләр. Барысы кереп утырдылар. “ Кузгалабыз!” –диде Мансур абый, Альбинаның әтисенә карап.



Әтисе, Альбинага борылып:
- Әниеңә шалтыратып әйт. Без кузгалдык, диген.
- Ярар, әти - дип, тиз ризалашты Альбина.



Тыныч кына кайтканда, кисәк кемдер авыр гына йөткереп куйды. Кем йөткергәнең тиз генә аңлап булмый. Альбина: “ Әтисе йөткергәндер” - инде дип уйлап куйды. Әмма, ул бетми, берничә минуттан кабат кемдер йөткереп куйды. Ул Ксюша булып чыккан. Кечкенәдән бронхит авыртуы белән авырта икән. “Һава торышы үзгәрү белән авырта башлый,”- дип, Света сөйли башлады. Әтисе аңлый иде. Ал
ьбинаның да шулай кечкенә чакта авыртканы исендә бит! Каен миллекләрен ясап, мунчада чабындырып кына бетергән. “Ксюшаны да шулай дәваларга кирәк икән “ дип уйлап куйды әтисе. Кайтканда, юл кыскарган төсле булды аларга. Шундый тиз кайтып җиттеләр. Көне генә күңелләрен төшерде. Нинди матур көн кисәк кенә начарга әйләнгән. Бөтен күкне кара болытлар каплап алган. Нигә шулай ачуы чыккандыр. Яңгыры да каты явасы. Бер дә түзмәс, каты явар. Өйләренә кайтып җиткәнче, яумый торсын иде шул. Әмма табигать анасының кайчан яңгыр яудырасын беркем белми. Туктата да алмый. Алар үз якларына борылгач, яңгыры каты итеп яварга тотынды. “Ярар, булмады инде бу!”- дип әтисе “уф”танып алды. Мансур абыйсы аңа каршы чыгып: “ Ярар инде, Равил. Җәяү кайтмыйсың бит! Уфтанма!” –дип кенә әйтте. Үз урамнарына керделәр. Альбиналарның өйләре кергәч тә, беренче тора. Яңгыры бик каты бит. Тиз генә чыгып, өйгә “ коры” килеш кереп китәргә кирәк. “Ксюшага гына каты эләкмәсен иде, катырак авырта гына күрмәсен!” –дип кайгырып куйды әтисе. Тиз генә Света кызын кулына алып, өйгә чаптылар. Альбина алдарак бара, ишекне ачасы бар бит. Ә әтисе әле машинада төшмәгән. Мансур абыйга үзенең рәхмәтен белдерергә калгандыр инде. Аның машинасы белән бардылар бит.



Альбинаның әнисе, игезәк энеләре, аларны көтеп торалар иде. Өстәлләр әзер. Өйдә чисталык. Света белән Ксюшага, киемнәрен куяр өчен аерым киштәләр, аерым бүлмә әзерләп куйганнар. Альбинаның әнисе ашыгып, Светаны, Ксюшаны каршы алырга чыгып китте. Ишегалдына кереп, өйгә кереп җиткәнче генә җитәрлек юешләнгәннәр иде. Шулайдыр, яңгыры ничек ява бит! Чиләкләп ява! Шулай өйгә бөтенесе кереп җитте. Света белән Ксюшаны үзләренең бүлмәләренә урнаштырдылар. Киемнәрен алмашып, яңа корыны кигәнче, Альбинаның әнисе яңа гына пешкән үзе җәйгән токмачлы ашны бүлеп өйлгергән.



Здравствуй, Гул
ьнара!” - дип Света Альбинаның әнисенә әндәште. Бер дә кара йөз ясамый, матур итеп : “Привет, привет Светочка!” –дип ягымлы тавыш белән әйтте Гөлнара. Өстәл артына гаилә тулысынча җыелып утырганнар иде инде. Барысы Светадан күзләрен алмый сокланып утырдылар. Чын татар кызы инде. Җитмәсә, әтисенә ничек охшаган. Ябыштырган да куйган инде! Шулай, Светага сораулар бирә башладылар.:”Килгәндә авыр булгандыр инде, бала белән дә булгач? Ксюша авыртмадымы?” Света ничек кенә җавап бирергә белми. Авыр булуын авыр булгандыр. Ксюша каты авыртканын әйтеп тә булмый бит. Бераз гына ялганлап ул : “ Немного”- дип, әйтте. Шулай өстәл артында Света турында күбрәк сораштылар. Әтисе, бераз читенсенеп кенә Светага: “А как дела у мамы?” - дип сорады. Бераз тынлык...



Света үзе дә читенсенеп кенә: “Она умерла,” - диде, тавышы калтырап куйды , әйтерсең, шул мизгелдә елап җибәрер иде. Әтисенә шулкадәр уңайсыз булды. Ул бит белмәде. Аннан ул бөтенләй дә андый җавап көтмәде. Юк, аңа гына уңайсыз булмады. Альбинага да, аның әнисенә дә. Света бөтенләй ятим бала төсле. Кечкенәдән үк әтисен күрмичә, “аны кайчан күрермен икән? - дип тилмереп үскән. Ә әнисе, Света олы тормышка чыккач, бала алып кайткач үлгән. Бала карый белмәгән Света бик уңайсыз хәлдә кала. Шул вакытта бит әти-әнинең ярдәме бик кирәк. Җитмәсә, ире белән дә аерылганнар. Бу яшь кыз рәттән аерылып барган да, барган инде... Кызы белән икәү генә калганнар. Яңа үсеп килүче кыз да әнисенең тормышын кабатлый сыман. Шулай тынлыкта утырдылар барысы. Бөтенесе ниндидер уйга чумдылар. Йөзләреңдә әйтерсең зур кайгы. “Тынлыкта алай озак утырып булмас!”- дип, әтисе үзе сүз башлады.



“А у нас завтра Сабантуй!”,
“Да? Как хорошо!” - диде Света, елмаеп. Альбинаның әтисе, шыпырт кына, үз, татар телендә өч баласына да: “ Аларда Сабантуйны бездәге кебек үткәрмиләр. Әле үткәрсәләр рәхмәт әйтерсең!”-дип әйтеп куйды.



Альбина гаҗәпләнеп:
- Ничек инде? Сабантуй бәйрәмен күргәннәре, анда булганнары юкмыни? – дип сорады, көлеп.
- Көлмә! Күргәне юк шул! – дип әйтте, каты итеп.
Альбина шунда ук көлүеннән туктады, әмма эченнән һаман, “ничек Сабантуйга барганнары юк инде?”- диеп елмаеп куйды. Света аларның ни турында сөйләшкәннәрен аңламаса да, чамалады ахры; “ У нас такого нет” –дип, җитди генә әйтеп куйды. Альбина көлүеннән бик тиз туктады: “Әхәә... Димәк, ул Сабантуй бәйрәмендә беренче тапкыр булачак. Иң күңелле, истә калырлык итеп тырышырга кирәк!” –диеп куйды, шатланып. Ксюша гына, бер дә елмаймады. Климат шартлары да кискен үзгәргәнгә, һава торышына да ярашмаганга, һаман йөткерә, температурасы да күтәреләм дип кенә тора. Аның өчен кайгырганнары! Я дару алып киләләр, я йоклаткан булалар. Нишләтергә генә белмимләр. Әллә инде, һаман шулай авыртыр дип, кайгыралар.



Яңгыр туктап, бераз җире дә җилләп өлгергән. Урамда яңгырдан соң гына була торган хуш ис таралган. Чыгып, озак сулап торасы килә. Өйдәгеләрнең барысының күңелләре шул кояшның янә чыгып, көнне яктыртуына сөенделәр. Әмма, шул сөюнүчеләр арасында А
льбина гына юк иде. Кайдадыр китеп югалган. Апайсыз бер минутта тора алмаган энеләре - Илһам белән Ислам урамга чыгып йөгерделәр. Зур булмаган өйдә ул юк иде инде. Ә болай, үзеннән үзе берничек тә юкка чыга алмый. Илһам, Исламга: “Әйдә, апайны тыштан эзләп карыйк әле. Бәлки бакчададыр ул?” Шулай , икесе тиз генә апаларын эзләп чыгып киттеләр. Ә Альбина үзе, әле корылып бетмәгән кечкенә абзар кереп качып торган. Үзе елый... Җитмәсә эченнән дә бикләп куйган. Ни булган? Кисәк көнчелек хисе биләгән... “ Хәзер мине онытырлар инде. Барысы да Света янында, Ксюша янында булырлар!”-дип елый-елый, яшеренеп ята. Әтисенә әйткән сүзе, вәгьдәсе: “ Көнчем килмәячәк”- дигәне ялган төсле . Әмма, ул әти-әнисенә аны күрсәтмәячәк. “ Көнчем килде, сез аларны гына яратырсыз инде”-дигәннәрне әйтмәячәк. Әнеләре апалырының кайда качып ятканын тиз аңлап алдылар. Аларның һаман качышлы уйнаган җире бит. Бер шунда гына качып була инде, тагын кайда булсын?! Альбина энеләренә ишекне ачмый торды, бары: “Китегез әле!”-дип, ачуланып кычкыра башлады. Берни аңламаган Ислам әнисенә апасын кереп әйтеп, әнисен апасы качкан урынга алып килделәр. Чаккыч диярсең!- Юк шул, аларның беркайчан да апаларын шундый әшәке булуын, шулай каты тавыш белән кычкыруын ишеткәннәре юк иде. Альбина әнисенең тавышын ишеткәч, тиз генә ишекне ачып, күз яшьләрен сөртеп куйды. “Нишләп утырасың, кызым?” дигәненә дә, “бернишләмим, болай утырам”-дип кенә җавап бирде. Әнисе аңламаган дип уйлагандыр инде. Ничек аңламасын инде, әни бит ул - барысын белеп, аңлап торучы кеше. “Әйдә кызым, өйгә. Болай утырырга ярамый инде өйдә кунаклар булганда!”- дип кызын кулыннан тотты. Альбина ризалашты, әни кешегә каршы килеп буламыни? Өйгә кергәч, ничектер, ул Светага матур карарга тырышты, барлык көнчелеген, ачуын кырыйга куярга теләде. Әмма, йөзе генә тыңлаусыз, һаман җыерыла да китә бит! Үзендә һаман көч табарга теләде. Ярамый алай! –дип әйтеп тә карый. Әмма ул икенче, яңа көнгә ышана. Иртә белән ул якты йөз белән торып, Светага тагын, чиста күңеле белән елмаеп карар дип ышана.



Кайчан иртә җитә? Кайчан Света кайта? – дип торганчы инде, киче дә җиткән. Әтиләре мунчаны эссе итеп ягып, каен миллекләрен эзерләгән. Каен миллеге генәме? Әллә нәрсәләр бар анда, юкә дисеңме, йомшак чыршы ылысы дисеңме, барысы да бар. Әле, Сабантуйны күрмәгән генә түгел, ул Света, Ксюша. Әле, чып- чын авыл мунчасын да күргәннәре юктыр. Авылдан, шәһәргә күчеп кайткач, мунча түгел инде анда, ванна дисеңме, душ! Ә авылда рәхәт ичмасам...Әсседер мунчалары, миллекләреннән нинди ис килә бит, ахх.... Әтисе кайтканда, Ксюшаны миллек сулары белән, миллек белән чабып булса да , дәвалап карыйм дигәннәре, бердә ялган да, хыяланып әйтүе дә түгел иде. Барысы да чын иде. Светадан ризалык алды. Әйе, Светаның ризалашмый хәле юк иде, нинди ана үз баласының авыртканын түзәр? Мөмкинлекләр булганда, чынлап та булышырга кирәк! Кечкенә Ксюшага мунча бик ошаган ахры. Миллекләрнең шифасы да. Кич белән киреләнмәде дә, тыныч кына йокыга киткән. Ә Света, аның азрак йөткергәненә ризалашып, йоклаганына карап, сөнеп утырды. Шулай, барысы ятып беткәч, Света ут яктысын күреп, аш-су бүлмәсенә чыкты. “Утны сүндереп ятыйм,”-дигәндә, Альбина белән әнисенең залда идәндә йоклауларын күрде. Кунаклар килгәч, авылда идәндә йоклау сәер күренеш түгел. Урын бар кешегә җитеп бетмәгәнлектән идәндә йоклау мәҗбүри иде инде. Кызыгы да шундадыр инде аның. Әле, җәй вакытында урамда эссе булганлыктан, өйгә дә эссе керә. Идәнгә үзең төшеп ятыр идең! Анда салкынрак бит! Шулай, Гөлнара апасының йоклаганын бераз күзәтеп торды да Света, китеп барды. Нидер әйтергә теләгәнме, әллә “ Нинди яхшы хатын” –дип сокланып карап торгандыр инде. Икесенең берсе чынлап та булгандыр. Әмма, Гөлнара йокламый иде. Ничек, шундый көннән соң йокыга китә алсын ди ул?! Әле бер сәгат
ьләп уйланып ятар иде. Светаның аңа карап торганын күрде ул. Күзен ачмый гына, йоклаганга салынып ятты.



Кояшлы иртә. Света шәһәр кызы булса да. Озак йокламаган. Альбианың әнисеннән иртәрәк торып, урыннарын җыеп нишләргә белми утырган. Шунысына сөенә, Ксюша бу төн дә бер-ике генә йөткергән. Бүтән вакытта Света бөтенләй йокы китә алмый, Ксюша кайчан тазарыр икән инде ? дип, кайгырган. Ә хәзер, могҗиза...



Шулай Света эшсез утырганда, әтисе белән Гөлнараның шыпылдашканын ишетеп, колагын кабартып куйды. Сүзләрнең мәгьнәләрен генә аңламый бит! Света бер дә оялмый, алар ягына чыкты. Аларның шундый тыныч тавыш белән генә торганнарына шаккатып : “А, вы уже встали?”- дип шатланды ул, тик утырудан туеп. “Доброе утро!”- дип, кабат әйтте ул, әтисе белән Гөлнарага елмаеп.
“Кунакта йоклап булмый, үз өендә тынычлап, сузылып йоклыйсың,”-дип юкка гына әйтмиләрдер инде. Светаның шулай иртә торуына бик тә гаҗәпләнделәр. Гөлнара : “ Давайте пить чай””-дип, яңарак кайнаган кайнар чәйне өч чокырга әзерләп ясый башлады. Света да , тик карап тормый, өстәлләр әзерләргә булыша. Әзерләп бетереп, иртәнге чәйне әчәргә утырдылар. Чәй эчеп утырганда, Светаны шәһәрдә татар кызы дип йөртүләрен әйтте. Чынлап та, чын татар кызы инде. Чәче озын, кара, күзләре, татар кызыныкы кебек нурлы. “Светада шундый бик матур сыйфат бар. Ул да булса, аралашучанлык. Андый кеше бер кайда да югалмас инде, оялмый да бит ул!” - дип, сөенеп куйды әтисе.



Онытмаска кирәк, бүген Карилендә Сабантуй! Тиздән барысы да эзерләнә башлаячаклар, Үз күзе белән чын Сабантуйны күрмәгән Света, бәйрәмгә барачак. Ислам, Илһам сикереп тордылар. Билгеле, андый бәйрәм буласы көндә ничек йоклап ятасың инде? Шул, җәй вакытында гына була бит инде ул! Тәмен белеп, рәхәтләнеп күңел ачып калырга кирәк. Апалары да озак йоклаттырып тормаслар : “Тор инде, йокы чүлмәге!”-дип этеп, төртеп булса да уятырлар. Шулай, торып урыннарны җыеп куйды Ал
ьбина. Сабантуйга киясе киемнәрен карап, күренерлек җиргә куйды. Сабантуй башланырга бер сәгать ярым вакыт калган. Әтиләре рөхсәт бирмичә, бер кешедә киенә башламый. Әтисе әйтмешли: Унда башлана диләр дә, унбердә генә башлыйлар әле алар!” Ун тулаганын көтеп, барысы әзерләнеп, якындагы Кариле авылына җәяү төшеп киттеләр. Җәяү төшү үзе ни тора бит! Сөйләшә-сөйләшә төшәсең, саф һава, башка җәяү төшкән кешене күзәтеп , “ни кигән?”- дип тә күзәтәсең, танышың булса, дөньядагы хәбәрләрне алышасың. Бик матур аланчыкта урнашкан ул Сабантуй мәйданчыгы. Әле бер-ике ел гына анда Сабантуй бәйрәмен уздыра башлаганнар. Ә андагы табигате! Ерактан ук бизәлгән мәйданчыгы күренә. Тавышы да әллә кайларга кадәр яңгырый. Света шуның кадәр гаҗәпләнеп карады ки, хәтта, килгән күп кешене күреп шаккаты. Сабантуйның татарлар өчен бик мөһим бәйрәм икәнен шунда гына төшенде ахры. Бизәлгән атлары гына ни тора бит! Шул атлар янына килеп, башын сыйпап карый. Альбинаның әнисе әйтмешли: “Светага да хайваннар җене кагылган икән!”- дип, елмаеп куйды. Чыннан да, әтиләренең абзарларында булган тайдан ерак та китмәде. Чыга да ярата да кире кереп китә. Ипи алып чыгып ашаткан була. Аның белән сөйләшкән була, тай да бит, аңлаган төсле , башын селтәп, “пфф...пфф...мхһһһ...”дип куйган була.



Сабантуйда үзе аңламаган татар телендә сөйләсәләр дә. Кызык табарга тырышты. Ксюшаны түгәрәк мәйданчыкның башыннан ахырына йөртеп, аны көлдерткән була. Әле, Светаның әтисе дә, Ксюшага тәм-том алып биреп сыйларга тырыша. Өч баласына бертигез алып, Ксюшаны да еракта калдырмый. Бабасының да теләге зурдан бит! Оныгына игьтибарны бирергә тырышу. Шулай да, берни аңламаган килеш утыру кызык түгел. Бераз кибетләрдә йөреп аяклары арып туйгач, кайтырга уйладылар. Кибеттән кайткач, чәй әчәргә дип пироглар алып кайтып киттеләр. Светага Сабантуй ошаган. Ул аны яшерми. Кояшның шулай каты җылылыгына ияләнмәгән кызга авыррак булган инде.



Көннәр үтте, бер ...ике... Света әтисенә: “Папа, нам нужно уже уехать” диде. Әтисе күпме бу очрашуны көткән иде, инде кабат аерылышасы! Аерылышу мизгелләре булмасын иде ул! Әтисе Светага: “ юк, кайтмыйсың! җибәрмим”- дип тә әйтә алмый. Барыбер, ул үзенең туып үскән җирен ташлап калдырып китмәячәк. Ул бит инде анда ияләшкән.



Төнен йоклый алмый ятты әтисе. Тагын китә инде!-дип ятты. Шунысына сөенә. Ул аны күрде! Аның белән очрашты! Кабат, машина мәсьәләсен уйлап ятты. Аларның машиналары булмаганлыктан, авыррак иде шул. Кешесен табарга кирәк! “Күршедәге теге яшь егеткә әйтеп карармын," – дип уйлап йокыга китте. Иртүк барысы тораганнар иде инде. Иртән торып, әтисе машина эзләргә тотынды. Ә Света, киемнәрен, Ксюшаның әйберләрен сумкасына тутыра башлады. Ал
ьбинаның Светаны бер дә җибәрәсе килмәде. Башта көнләшеп йөрсә дә, үз апасы кебек ярата. Света, Альбинаның әнисенә рәхмәтләр әйтә башлады. Чынлап та, Гөлнара “рәхмәт”- сүзен ишетергә лаеклы иде инде. Чөнки аның бер тамчы көнләшү дигәне дә, ачу дигәне дә булмады. Светаны үз кызы кебек яратты.


Бу юлы, Альбина бармады, аның урынына әнисе. Әтисе шулай яхшырак булыр дип уйлагандыр инде. Әтисе машина тапкач, әзерләнегез! Унбиш минуттан машина киләчәк !-диде. Күпме көткән Светаны, кечкенә Ксюшаны, беркемнең дә җибәрәсе килмәде. Машинаның кычкырткан тавышын ишетеп, барысы тын калдылар. Альбина йөгереп Светаны кочаклап алды. Кысып-кысып кочаклады ул. “ Китмә инде, мин сине яратам,” - дигән төсле. Әмма, нишләтәсең инде, бернәрсәне үзгәртеп булмый. Илһам белән Исламның да күз яшьләре әкрен-әкрен генә тәгәри, алар өчен дә Света апа иде бит.



Саубуллашып өйдән чыгып киттеләр! Өй буш, тып-тын. Өйдә калган өч бала тәрәзәгә капландылар. Светаның, Ксюшаның машинага утыруларын күреп, бөтенләй түзә алмый күңелләре! Тыныч тавыш белән: “Китмә инде, Света апа, Ксюша!”- дип елашалар. Алар аңа шуның кадәр ияләшкәннәр. Шуның кадәр үз иткәннәр! Әмма, машина китте...Хәзер бөтенләй бернәрсәне үзгәтмеп булмый. Алар инде юлда. Балалар, тезелешеп, диван өстенә җыелышып утырган килеш карап калдылар. Светага да авыр булгандыр инде. Ул да барысына бик нык ияләшкән иде бит! Китәсе килми - кирәк! Шәмәрдәнгә барып, билетлар алу мизгелләрен белмим. Үзем юк идем, сөйләүчесе дә! Әмма Гөлнараның күңеле дә, шул себер кызына бәйләнеп калган иде. Үз кызын еракка озаткан төсле, елап, бәхетле тормыш, сәламәтлек, яхшы гына кайтып җитүләрен теләп калды. Ә әтисе исә, кызының кабат кайтып, аның янында булуын теләп, аны гел искә алуын теләде.


Альбина Хайруллина,
Балтач районы Норма урта гомуми белем мәктәбе

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 30 август 2020 - 17:15
    ҮЛЕМНӘН КӨЧЛЕРӘК – Ну-ну-ну! Марш, агай, үз урыныңа! Үз тавышын үзе танымады кыз. Тик тегенең тамчы да исе китмәде, атлап барган шәпкә ике кулын сузып, күрешергә килгән кыяфәт чыгарды. Тагын ике секундтан ул аны шул пычрак куллары белән эләктереп үк алачак... – Үзең китәсеңме, әллә булышыргамы сиңа, абзый кеше? Зөмәрә аңышмый калды: кайчан, каян килеп чыкты бу зифа буйлы егет, ни ара аларның уртасына кереп басты? Сәрхуш ирнең йөзе әче әйбер капкандай җыерылып килде; селтәнергә дип күтәргән кулы белән башын кашып алды да, ава-түнә үз почмагына таба китте.
    2492
    0
    15
  • 22 август 2020 - 09:00
    НУРЛАНЫШ БҮЛМӘСЕНДӘ ...Май кояшы җылы нурларын өләшә. Палатаның кечкенә тәрәзәсеннән төшкән саран нурлар Регинаның күзләренә төшеп күзләрен камаштыра, күзләре үзләреннән-үзләре яшьләнеп йомылалар. Яшьләнгән күзләрендәге җан сагышын башкаларга күрсәтмәскә тырышып, стенага борылып ятып, одеялын башыннан үк бөркәнеп куя да уйлар диңгезенә чума яшь ана.
    1974
    0
    8
  • 6 сентябрь 2020 - 13:31
    МӘХӘББӘТ ТОЗАГЫ "Тавык төшенә тары керә” ди халык. Финанс-экономика институты студенты Рәсим төшендә үзен банк директоры итеп күреп ятканда гына ишек шакыдылар. “Их, нечкә билле чибәркәй – сәркатиб кабинетка килеп кергәч кенә уяттылар”, – дип сөйләнә-сөйләнә ишек ачырга юнәлде. Ә ишек артында… Әле генә төшендә күргән сәркатиб кыз басып тора иде.
    618
    0
    1

Блоглар
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019