Логотип Идель
Ялкын

ҮЗ ЮЛЫМ: САФ ХИСЛӘР

Саф хисләр


Аларның мәхәббәте өченче сыйныфта укыганда башланды.


Кояшлы язгы иртә иде. Беренче дәрес – физкультура. Газизә Мөнировна аларны ташу карарга алып барды. Кояш нурлары күзләрне камаштыра, бит очларын җылыта. Әкрен искән иртәнге җил, әйтерсең лә, иркәләргә теләгәндәй, башлардан сыйпап куя. Малайлар алдан, кызлар әз генә арттарак калып атлый. Язгы хозурлык барлык балаларны да таң калдырды.


Айдар бүген башкаларадан ничектер аерылып тора иде шикелле. Бертуктаусыз мәзәкләр сөйли, юк-бардан кызык табып көлә, әледән-әле Илсөяргә күз ташлап ала. Чем кара күзле, бөдрә озын чәчле, бераз гына сипкелле бу ягымлы кыз нәрсә беләндер Айдарның йөрәген еш тибәргә мәҗбүр итә. Моны ул үзе дә аңламый. Кызга караган саен ул үзен әллә нинди батырлыклар эшләргә әзер кебек итеп сизә.


Ташу авыл башына җитә язган. Еракка карагач, үзеңне диңгез ярында басып торгандай хис итәсең. Җил искәнгә су өсте бераз дулкынланып та тора. Ә болынның очы-кырые күренми. Шундый иркенлек! Шулвакыт арадан берәү:


– Әнә, күрәсезме, аккошлар! – дип кычкырып җибәрде.


Чыннан да, ерак түгел генә дүрт аккош йөзеп йөри иде. Барыннан да бигрәк, Илсөяр шатланды. Аккошларны күрүгә кул чабып сикереп куйды. Айдар аны бу вакытта күбәләккә ошатты. Шул көннән алып кызыкай аның күз алдыннан һич китмәде. Айдар юк йомышын бар итеп, аның янында чуалды. Илсөяр дә аңа үзгә итеп карый иде. Ул каш астыннан гына малайны күзәтте. Карашлары очрашса, бит алмалары кызарып,күзләрен аска төшерде. Айдар моңа сөенде генә. Димәк, Илсөяр дә аңа битараф түгел.


Ел артыннан еллар узды. Тик аларның хисләре сүнмәде, киресенчә, ныгый гына барды. Шул рәвешле җиденче сыйныфка да җиттеләр.


Беркөнне сыйныф җитәкчеләре класска озын буйлы, чибәр генә бер малайны ияртеп керде дә:


– Таныш булыгыз, бу – Инсаф. Ул безгә күрше авылдан укырга килде, - диде һәм аны Илсөяр янына утыртты.


Айдарның йөрәгу жу итте. Ә Инсаф бик әрсез булып чыкты. Кызны күргәч, май кояшы төсле елмаеп, кашларын да сикертеп куйды хәтта. Өстәвенә Илсөяр дә, Айдарның ачуын чыгарып, күрше авыл “кунагына” карап елмаеп җавап кайтарды.


Дәрес бик озак бардымы, әллә чынлыкта вакыт туктадымы – тик кыңгырау һаман чыңламады. Айдар нишләргә дә белмәде. Бик зур түземсезлек белән дәрес бетүен көтте ул.


Ниһаять, тәнәфес башлануын хәбәр итеп кыңгырау тавышы ишетелде. Барлык укучылар да коридорга ял итәргә ашыкты.


Шушы тәнәфестә үк, җаен туры китереп, Айдар Инсафны бер почмакка “кысты”.


– Илсөяргә якын киләсе булма! – дип катгый рәвештә кисәтү ясады ул. Икенче дәрес башына ук Инсаф башка урынга күчеп утырды. Моңа сыйныфташларының исе китмәде. Чөнки алар Айдар белән Илсөярнең кечкенәдән үк “бөреләнеп килгән” мәхәббәт тарихын беләләр иде.


Ә Айдарлар өендә бу кичтә көтелмәгән бик тә җитди сөйләшү булды. Баксаң, аның әти-әнисе шәһәргә күченергә хәл иткән икән:


– Улым, без әниең белән киңәштек тә, шәһәргә китәргә булдык. Мин инде үземә эш тә белештем. Яшәү өчен фатир да карап кайттык.


Бу, әлбәттә, Айдар өчен авыр яңалык булды. Ул Илсөрне калдырып китүне һич кенә дә күз алдына китерә алмады. Ансыз яшәү аңа бик кыен булачак! Монысын Айдар тәгаен белә. Ләкин... Язмышлардан узмыш юк шул!


Шул рәвешле бөреләнеп чәчәк тә атарга өлгермәгән мәхәббәт тарихы өзелде. Шулай да бу эчкерсез хисләр дәрьясы ике яшь йөрәкнең күңеленә мәңгегә кереп калды һәм “Кайчан да булса бер очрашырбыз” дигән өмет чаткысын уятты. Өмет... Бары тик өмет кенә калды!


Алинә Әхмәтова,
Ютазы районы Урыссу гимназиясе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев