Логотип Идель
Ялкын

ҮЗ ЮЛЫМ: МАШИНА ТОРМЫШЫ

Машина тормышы


Аллакаем! Шул тиклем зур гомер кичергәч кенә шушында китерәләр микән инде… Ярый әле ихтирамлык күрсәтеп илтеп куйганнары. Әтү, мин уйлаган идем, мине шул юл уртасында булса да калдырып китеп, берәр әйбәт кеше машиналар зиратына илтер әле.., дип уйлады, йөреп эштән чыгып беткән бәләкәй генә бер машина. Аның бу  чүплеккә килер алдыннан иң шәп сакланган җире капот иде… Анысын да шушында килер алдыннан «кызыма уйнарга өстәл булыр», дип сүтеп алды.

Менә мин сөйләгән вакытта хуҗа машинасын китереп тә җиткерде. Аны «грузовой» машинадан бушатып, бераз гына карап торды: иске, капоты каерылып алынган, бер фарасы ватык, икенчесен хуҗа үз куллары белән сүтеп алган, машинага карап хуҗаның күз яшьләре ага башлады… Ул машина югалтканын юксынды. Бер мизгелдән соң ул ашыкмыйча гына кайтырга юл алды… Ә машина, машина калды…

Бу машина чуплеккә эләккәненә бик кайгырды… Аның тагы да әз генә булса да чабып йөрисе килде… Ярыйсы… Монда килеп эләккәч берсе дә сине кире алып кайтмый…

- Хуҗаң алып килдеме?  - дигән сорау ишетелгәч сискәнепләр китте ул.

- Әле син монда килеп эләккәч, үлергә дә була дип уйлама! Без бик беләсең килсә монда ничәмә еллар ятабыз…

- Әй!... Без бит үзебез белән таныштырып та үтмәдек!

- Әйдәгез, иптәшләр, һәркем үз-үзе белән таныштырып үтә… Мин «Скорый!»

- Ә ни өчен "Скорый"? – диде безнең таныш машина.

- Чөнки мин элек больницада тиз ярдәм машинасы булып эшләдем.

- Ә мин Нуль ике! (артабан 02) 02 - чөнки мин элек милиция хезмәткәрләренең эш машинасы идем.

- А я «Шевроле»! – диде урысчалап, әле кичә генә хуҗасы белән авариягә эләгеп, бирегә эвакуатор гына өстерәп алып килгән машина.

- Әйе, әйе, «Шүрәле» син «Шүрәле»… - диде үчекләп Скорый. Кыйммәтле машинага шушында эләккәч «Шүрәле» кушаматын тактылар да куйдылар!

- Ә мин «Супер машина»!

- Ни өчен «Супер машина»?

- Чөнки мине авыл баткакларында, кышкы кар бураннарында йөреп китә алмасам, хуҗам тиз генә курше тирэдэн ир-егетлэр жия да, мине баткан урыннан кутэрепп кенэ алып чыгара торган иделэр. Шулай бер вакытны мине «коткарырга» бер урыс та килгэн. Мине кутэреп алып чыгарганны кургэч: «Супер машина!» - дип эйткэн.

Шушы вакыйганы биредэге дусларыма сойлэуем булды… мина «Супер машина» дигэн кушамат тагылды да куйды…

-Э синен исемен ничек? – дип сорады 02 безнен танышыбыздан.

-Минем исемем юк!

-Кайгырма хэзер табабыз,… син узен турында берэр нэрсэ сойлэсэн, безгэ жайлы да булыр!

-Минме?... Мин, электэн ук чыккан машина. Элегедэй исемдэ… мин оп-орьяна килеш машина эшли торган заводтан чыгып килэм… минем кебек машиналар бер зуууур ихатага тезелгэн… куршелэрдэн сораштырып белдем… Безне, сугышта катнашып. Исэн калган солдатларга таратырга тиешлэр икэн!... Мине бер инвалид булып калган бабайга тапшырдылар. Ул бабай бик нык шэп булып чыкты! Мине кондэ сортештереп, юыштырып, майлаштырып кына торды. Эх! Шул вакытларны кайтарырга!... мин яшь, мине яратып, котеп алган булэкне кэдерлэгэн кебек, кэдерлэн йорттелэр… Лэкин озак тугел…

-Нәрсэ… бабай үлеп китте мени? – дип сорады Скорый.

-Юк ла! Анын бик еракка барып, көч түгеп йөргән кызы бар икән! Шуңа бирделәр!

- Хатын-кызгамы?! Мин бит ул гүзәл затларны үзем кырыма ярты метр арага да якын китермим! – диде бергә ачуланып, бергә сокланып 02.

- Әйе, хатын-кызга, - диде көрсенеп машина.

- Бәй, гүзәл затлар хәзер руль артына килеп керделәр мени инде? Мин шулай булыр дип уйлаган идем инде! – диде зарланып Скорый.

- Перестаньте вы спорить уже! Ничего не будет с того, что женщины сейсач за рулем…я например знаю очень много женщин-водителей, которые водят машину даже лучше чем мужчины! («Шүрәле» татарча яхшы аңласа да, бу телдә «супалый» да алмый иде.) Все равно женщины сидят сейчас за рулем, и будут сидеть… Пока с некоторыми из них что-нибудь не случится…  Лучше давайте дослушаем историю нашего нового друга! – дип сөйләп куйды «Шүрәле».

- Әйдәгез, әйдәгез, – дип эләктерде барысы да.

- Ул хатын сине күпме йөретте соң? - дип сорады Супер машина.

- Яраткан бабаемның кызы да мине озак йөртеп тормады. Беренче көнне йөреп, өйрәнеп караганда тышта яңа гына яңгыр явып үткән иде. Шуңа күрә аның өенә таба «ачы» пычырак аша барырга туры килде. Юлда очраган бөтен булган чокыр эченә дә кереп батыплар бетеп чыктым мин. Аннан соң инде кайтып җиттек дигәч кенә… Аларның капка төбендә бер бик матур булып «телеграф баганасы» тора икэн. Ул мине үзегез белүегезчә шул багана белән «үбештерде»… Шуннан соң инде мине бер лесникка саттылар. Менә башланды минем гомеремнең иң шатлыклы көннәре!!! Көн дә без урманга бардык. Кышын көрт, кар-бураннар булса ул чаңгысын эләктереп урап кайта торган иде. Ә минем белән язын, җәен, көзен йөрде ул. Без урманга җәен җиләк-җимеш, шифалы үләннәр, ә соңрак печәнен дә чабып алып кайта идек. Язын исә юа, кызына һәм тормыш иптәшенә умырзаялар алып кайта иде. Аның хатыны, 6 яшьлек кызы, һәм инде үсеп малае бар. Ул бит гаиләсен генә түгел, мине дә онытмый иде. Гел генә кыйммәтле майлар белэн генә майлап, иң әйбәт бензин гына салып йөретте. Ләкин мине карап, үзенең йорт-курасын да онытмый иде. Аның ике өе бар иде, берсе - урманда, берсе - авылда. Урманда тагы да аның умарталары да бар. Бераз вакыт шулай бәхетле тордым мин. Бер мәлне минем хаҗам акча җыештырып яңа «НИВА» машинасын алып кайтты. Ә минем белән тик урманга бара башлады.

- Теге машина синең белән нинди мөнәсәбәттә иде?- дип кызыксынды 02.

- Әллә… мин ул машина белән бик килешеп бетә алмадым. Шуның өчен мин тиз ватыла башладым… минем еш ватылуның сәбәбе көяләнү генә түгел, хуҗаның минем турла онытуы да булды. Хуҗа кеше онытса да, мине аның улы онытмады. Ул мине көндә иптәшләре белән йөрергә алып чыкты. Шулай бер ел үтеп китте мине теге машина бик нык кыерсытты, шуна түзә алмыйча, минем йөрәк туктап туктап тибә башлады. Ә соңыннан мин хуҗа малае белән иртән «гүләнкадан»  кайтып килгәндә юл уртасында «сүнеп» калдым…

Шул ук көнне кич мин инде монда ята идем…

- Да, была у тебя жизнь - не мед!- ди Шүрәле.

- Ярый әле монда китереп куйган!!! - ди әрнеп Скорый.

Шулай итеп безең машинаны яңа дуслары жәлләде. Бу машина беренче тапкыр чын дуслар тапты. Машиналар зиратында булса да…

Лилия Галина,
Башкортостан республикасының Октябрьский шәһәре

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев