ҮЗ ЮЛЫМ: КӨНДӘЛЕК - СЕРДӘШМЕ?!
Көндәлек - сердәшме?!
Кешегә игътибар җитмәгәч саташа башлый, диләр бит. Ә кайбер кеше, үзенә дус яки фикердәш таба алмаса, көндәлек башлап җибәрә. Тик ул көндәлеккә бөтен бөтен эч серләреңне язып бару кирәк микән?! Көннәрдән бер көнне ул көндәлекне ят кеше укыса...
“...Исәнме, Көндәлегем! Минем бар да тәртиптә. Сиңа бер яңалыгым бар: бүген Салават миңа борылып карады!! Аның карашы шундый җылы иде ки, хәтта үзем боз булсам, шундук эреп төшәр идем... Иии, Көндәлегем! Ул да минем карашларымнан эреп китәрлек дәрәҗәгә җитсен идеее!.. Эх!.. Көндәлегем! Син аңлыйсыңмы: яннарымнан үтеп кенә китсә дә, башым әйләнергә тотына... Эхххх...Әле ул миңа сәлам дә бирде, ә мин инде куркак, бер сүз дә дәшә алмыйча авызымны ачып калдым... Ничек кенә батырлык табып, аның белән элемтәгә керим соң, ә?! Көндәлегем?!!!!!!!!!" - диеп язып куйды бүген Ләйсән.
Ләйсән сәер кызга да охшамаган үзе. Белмим, болай хисләнеп утыруының хикмәте нидәдер?! Ул 9 сыйныфта укый, чибәрлеккә дә чибәр, тырышлыкка да тибеш булып күренә...
Көндәлегенә Салават хакында язып тутыргач, ул йокларга ятты, чөнки иртәгә мәктәптә имтихан бирү көне иде...
...Бүген Ләйсән өчен бик мөһим көн. Ул бүген соңгы имтиханын бирә. Шуңа күрә ул иртән көндәлеге белән исәнләшеп, уй-фикерләрен көндәгечә теркәп куярга да онытты, ашыга-ашыга мәктәбенә чыгып чапты.
Мәктәпкә килеп кергәндә, аны гына көтәләр иде инде. Ул тизрәк имтихан тапшыра торган кабинетка керде дә, бирелгән эшләрне эшли башлады. Тугыз ел буе тырышып укыганлыктан, аңа бу имтихан сораулары бик җиңел тоелды. Тик ул ашыгырга яратмый иде: язган җавабын кат-кат тикшереп чыкты. Аннан соң урыныннан торып, эшләрен илтеп тапшырды да, иң беренче булып, кабинеттан чыгып та китте. Ишектән чыгуга, сыйныф җитәкчесе аның хәлләрен сорашып алды һәм, барысы да имтиханын тапшырып бетергәч, ашханәдә чәй эчәчәкбез, диеп хәбәр итте. Ләйсән моңа бик шатланды. Кайсы гына кызның торт ашыйсы килмәсен, ди?! Әле имтиханнан соң! Чын ләззәт!
Сыйныфташларын көткән арада, ул, көндәлеген алып, хисләрен яза башлады. Бераздан укытучысы, ашханәдә табын әзерләргә кирәклеген әйтеп, Ләйсәннән булышырга сорады. Ләйсән, яза башлаган көндәлеген ябарга да онытып, укытучы кушканнарны үтәргә дип тиз генә чыгып та китте. Ә көндәлек, нәүмиз булып, парта өстендә ятып калды.
Бераздан кабинетка, көлешә-көлешә, Ләйсәннең сыйныфташлары килеп керделәр. Гөлүсә исемле кыз, саескан кебек, тизрәк кабинетны тикшерергә кереште һәм шундук Ләйсәннең көндәлеген дә күреп алды. Аны алып укымаса, хатын-кыз хатын-кыз була димени ул?!.
Гөлүсә, соңгы язмага тиз генә күз йөртеп чыкты да, көлә-көлә:
- Дуслар! Игътибар!!!! Карагыз, Ләйсән нәрсә диеп язган!” – дип, бөтен кешенең игътибарын үзенә җәлеп итте. Ул да түгел, артистланып укырга да кереште:
- "Исәнме көндәлегем, гафу итә күр, иртә белән бик ашыктым, сиңа язарга да өлгермәдем.
Белгәнеңчә, минем бүген соңгы имтиханым. Менә мин аны эшләп тә чыктым, күңелемнән таш төште сыман, шундый җиңеллек сизәм! Искиткеч! Тик мин Салават өчен борчылам: ул яза алды микән?! Ә шулай да мин аның өчен белгән догаларымны укыдым, биреп чыгар әле, Аллаһ боерса! Ул ...”
Шул вакытта, шатлана-шатлана, кабинетка Ләйсән килеп керде. Гөлүсәнең кулында үзенең көндәлеген күргәч, ул нишләргә белмичә катып калды. Бөтен сыйныфташлары Ләйсәнне күрүгә көлешә башладылар. Алар арасында Салават та бар иде, тик ул берни әйтә алмыйча аз гына елмаеп басып тора иде. Ә Гөлүсә ярышта җиңгән батыр кебек, башын горур күтәреп, көлә-көлә кабинеттан чыгып та китте. Ләйсән түзеп тора алмады, көндәлеген кулына кысып, елый-елый өенә йөгерде. Салават Ләйсәнгә нидер әйтмәкче булды, тик кыюлыгы җитмичә, урынында басып калды...
Өенә кайткач, Ләйсән үкси-үкси елады. Ул көндәлеген дә, беркемне дә күрергә теләмәде. Аның өчен бүген дөнья беткәндәй булды. “Салават барысын да ишетеп торган бит, ул хәзер мине күрергә дә теләмидер инде...” –дия-дия, Ләйсән тагын да катырак еларга тотынды.
Бераздан аның телефоны шалтырады. Бу укытучы апасы иде. Ул иртәгә аттестатны тапшыру тантанасына килергә кушты. Ләйсән әкрен генә: “Ярар,” - диде дә, телефонны куйгач, тагын да катырак еларга кереште. Аның мәктәпкә бер дә барасы килми иде...
Икенче көнне мәктәп бусагасын атлап керүгә үк, ул үзендә көлгән карашларны сизде, чөнки сыйныфташы Камил, телен тешләре арасында тота белмәгәнгә, бөтен мәктәпкә бу хәлне сөйләгән иде. Ләкин бүген Камилнең күз төбе нигәдер кара янып чыккан. Ләйсән, әлбәттә, моңа игътибар итмәде, чөнки ул үзенә бармак төртеп көлүчеләрне күрмәс өчен, беркемгә дә күтәрелеп карамады...
...Аттестатлар да тапшырылды, матур теләкләр дә теләнде. Тик Ләйсәннең генә кәефе күтәрелмәде. Ул кайтырга дип ишеккә юнәлде. Шулвакыт аның янына Гөлүсә чабып килде. Ул нидер әйткәнче, Ләйсән беренче булып дәште:
- Гөлүсә, мин кайтырга ашыгам, тагын да минем йөрәкне җәрәхәтләргә кирәкми, зинһар,- диде ул, елый-елый.
- Туктааа, Ләйсән, зинһар елама.... Зинһар өчен, мине гафу итә күр... Мин кичә бик зур хата ясадым. Зинһар, гафу ит. Белмәдем мин болай буласын, - дип ялынды Гөлүсә.
- Буласы булган инде, Гөлүсә. Минем бер кешегә дә начар сүз әйтәсем килми, сине дә гафу итәрмен.. . тик әлегә мин сиңа ачулы. Салават алдында бик начар килеп чыкты, шунлыктан миңа бик кыен, Гөлүсә. Сау бул, сөйләшә алмыйм мин синең белән.... –диеп, үкси-үкси, Ләйсән урынынан кузгалды.
- Салават кичә, Камилнең башкаларга сөйләгәнен белгәч, аның күз төбенә дә менеп төшкән, димәк, сиңа карата ул да битараф түгел, Ләйсән!...-диеп кычкырып калды Гөлүсә.
Тик Ләйсәнгә Гөлүсәнең бу сүзләре гомумән кирәкми иде, чөнки ул үзенең бөтен тормышы җимерелгән кебек хис итте.
Шулай уйлый-уйлый, Ләйсән мәктәп бакчасындагы эскәмиягә барып утырды. Ике кулы белән битен каплап, тагын еларга тотынды..Елавы шулкадәр көчле иде, ул хәтта янына килеп утырган Салаватны да күрми калды.
- Я, елама инде, Ләйсән. Бер хәл өчен шуның кадәр елап утыралармени!?- дип, Салават Ләйсәннең иңнәреннән кочып алды. Ләйсән шаккатудан нәрсә әйтергә дә белмәде. Салават, Ләйсәннең күзләреннән яшьләрен сөртеп:
- Я, Ләйсән, берәр сүз әйт инде, сөйләшә беләсеңдер бит?- диде, көлә-көлә.
Ниһаять, Ләйсәннең яшьле күзләрендә шатлык очкыннары кабынды, йөзендә елмаю балкый башлады.
- Гафу ит, Салават, яме. Мин, кайткач ук, ул көндәлегемне ертып ташлаячакмын, -диде Ләйсән.
- Син нәрсә, Ләйсән?! Юк, ертма, миңа бир, ертырга теләсәң! Миңа андагы язмаларны уку бик кызыклы . Сөйләштекме? Алып киләсеңме? -диеп сорады Салават.
- Ярый, Салават... – диде Ләйсән. - Салават, я дөресен әйт әле, Гөлүсә бүген син Камилнең күз төбенә менеп төшкән дигән иде, бу дөрес хәлме? -диеп сорады Ләйсән.
- Нәрсә дисең, Ләйсән?.. Әәәә, әйе, көн чынлап та бик матур бүген, сөбханаллах! –диде, көлә-көлә, Салават.
- Әйе, Салават, бик матур шул.Мһм...мондый матур көнне күргәнем дә юк иде әле минем ...-дип елмайды Ләйсән.
- Кит аннан, шулаймени, Ләйсән!?. - дип гаҗәпләнгән булды Салават. Һәм алар икесе бергә шатланып көлешергә тотындылар...
Ә көн, чыннан да, гаҗәеп матур иде! Ике яшь йөрәктә кабынган кояш, күктәге кояш белән тоташып, бөтен дөньяны тоташ нурга күмгән иде.
Гөлшат Вәлиева,
Кайбыч районы, Борындык урта гомумибелем бирү мәктәбе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев