Логотип Идель
Ялкын

YouTube: ДЕГРАДАЦИЯМЕ, ҮСЕШМЕ?

Бүгенге көндә иң популяр булган Ютуб видео челтәрен дөньяга чыгаручылар - Чад Хёрли (дизайнер), Стив Чен (программист) һәм Джавед Карим (программист). 2006 елда аны Google корпорациясе сатып ала. Иң элек Ютубны танышулар сайты кебек ясамакчы булганнар, ләкин бу идея барып чыкмаган.

Бүгенге көндә Ютуб популяр социаль челтәрләр арасында 3нче урынны ала. Биредә кеше үзенә кирәкле мәгълүматне тиз таба ала, яңалыкларны беренчеләрдән булып булып белә, киңәшләр карый. Иң мөһиме, яңа буын яшьләре бу сайтка умарталар балга очкан кебек очалар.

 

Ютуб челтәрендә бик күп темаларга мәгълүмат табып була: яхшысын да, начарын да. Боларның кайсысын күбрәк карыйлар икәнлеген белү өчен, сайтка кереп, трендта булган видеолар күргәзмәсен карыйк.

Сез монда бер генә булса да файдалы видеролик күрәсезме? Мин юк. Өченче видеодагы "Сливки шоу"ның мәчесе кемгә кирәк дисезме? Тик 18 генә сәгать элек чыккан шушы роликны инде миллионга якын кеше караган!



 

Чипсыдан ванна!


Сүз дә юк, кызыкны барыбыз да яратабыз. Кәефеңне күтәрер өчен юмористик роликларга бераз буш вакытыңны бирүдә начар әйбер юк. Тик яхшы юморны мәгънәсездән аеручы әз, чөнки чипсыда коенучы Саша Спилберг (видеосын ютубта таба аласыз, тик мин моны эшләргә киңәш итмим), тормыштан алынган хәлләрне креатив рәвештә җиткергән юмористик вайннар төшерүче видеоблогерлардан 3 тапкырга күбрәк караучылар җыя.

Челленджлар


Challenge - җиңелчә генә әйткәндә, сынау. Син челлендж төшерүче видеоблоггерларга теләсә нинди бирем җибәрә аласың, ул аны эшләргә тиеш. Ә Ютубта инде бу челленджлар артыгы белән.

Мәсәлән, 10 минутта 10 бургер ашау, сарымсак белән туңдырма, үз-үзеңне изолента белән баштанаяк ябыштыру... Әле бу иң зарарсызлары. Видеоблоггерлар ни өчен моны эшлиләр, алар шундый акылсызмы? Хәзер аңлатам. Ютуберлар мәгънәсез видеоларын бер максат белән төшерә: аларга хайп, лайклар, дан кирәк. Боларны бит без - караучылар тәкъдим итәбез. Әбүнәчеләре тулып тормаса, ачы борыч ашаганнарын камерага төшермәсләр иде. Димәк, безгә шундый иҗат ошый, алар нәкъ менә без сораган әйберне ясыйлар.

Ярар, әйдәгез, карашыбызны Ютубның уңай ягына юнәлтик. Ютубта кирәкле, креатив иҗат та байтак. Матурлык, сәламәтлек, спорт, файдалы киңәшләр, стиль, аң үсеше турында видеоканалларда кызыклы мәгълүмат табып була.



Менә сезгә иң файдалы Ютуб-каналлар:


ASAP Science - бу канал күпләрне кызыксындырган сорауларга җавап бирә. Мәсәлән, социаль челтәрләргә бәйлелек нинди кызганыч нәтиҗәләргә китерә ала.

Научпок - Гади генә сорауларга рәсемле җаваплар кирәкме? Бу очракта сезгә бу каналга язылырга кирәк.

Наука и техника - монысы исә гыйлем һәм техника өлкәсендә яңалыклар белән кызыксынучылар өчен.

Arzamas - бу каналда 18 минутта элеккеге Грециянең тарихын карап була.

Чердак - бу каналда 5 минут өчендә роботлар һәм ясалма акыл турында сөйләп бирә алалар.

Лекториум - төрле ВУЗларда үткән лекцияләрне Ютубта да карап була икән.

Лайфхакер - үзлегеңнән үсү һәм тормышта кирәк булган төрле киңәшләр.




Дуслар, үзегезгә кирәкле, кызыксындырган каналларны эзләп табарга кыен түгел, иң мөһиме, интернетны дөрес кулланыйк.

Гөлназ Зәкиева

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев