Логотип Идель
Ялкын

ЯУЛЫК МӘСЬӘЛӘСЕ

«Яулык бәйләгән мөлаем мөселман кызларын күрү шундый күңелле!»
«Тагын шул яулыклы сәер кызлар урамны баскан!»


Җәмгыятьтә югарыда язылган ике җөмләне дә еш ишетергә була. Әйе, дин юлына басып, ислам таләпләренә туры китереп киенә башлаган кызларга карата ике төрле караш саклана. татарстанда мөслимә булу зур проблемалар тудырмаса да, илебезнең башка төбәкләрендә яулык бәйләсәң, җитди авырлыкларга юлыга аласың.


Бу мәҗбүриме?


Ислам дине өйрәтмәләрендә гаурәт төшенчәсе бар. Бу — тәннең башка кешеләр күзләреннән сакланырга тиешле өлешләре. Хатын-кызлар өчен гаурәт дип ул йөздән, кул чуклары һәм аякның тубыктан түбәнрәк өлешеннән кала барлык тән атала. Тән капланырга тиеш, баш һәм чәчләр шулай ук каплана. Мондый чикләүләр Коръәндә ук билгеләнгән, алардан баш тартып булмый.



Хиҗаб, никаб һәм башкалар...


Хиҗаб — мөселманча киенүнең, тәнне каплауның гомуми атамасы. Гадәттә, башны һәм муенны каплый, ләкин йөзне ачык калдыра торган киемне (яулыкны) шулай дип атыйлар.


Бурка — тәнне һәм йөзне тулысынча каплый торган япма, аның күзләр өчен ачык урыны була.


Чадра — баштан аякка кадәр каплый торган озын кием, гадәттә, аны фарсы хатын-кызлары кия. Чадра йөзне ачык калдыра. 


Никаб — башны һәм йөзне яшерә торган, ләкин күзләрне ачык калдыра торган япма. Гадәттә, баштан аякка кадәр тәнне каплый торган кара әбәйә белән бергә киелә. 


Дупатта — башны һәм җилкәләрне каплый торган озын яулык-шарф, Көньяк Азиядә киң таралган. 



Тыйсалар нишләргә?


Кайвакыт мәктәптә, университетта яки эш урынында яулык бәйләүне тыярга мөмкиннәр. Мондый адымнарның ни дәрәҗәдә законлы булуын читтә калдырып торыйк (дөресен әйткәндә, дөньяви дәүләттә мондый тыюларны гамәлгә кертү бик тә бәхәсле). Әгәр шәригатьчә киенгәнгә күрә сезнең җитди проблемалар туа икән, һәм сез бу проблема чыганагы булган мәктәпне яки эшне калдыра алмыйсыз икән, гомумән, яулык аркасында сәламәтлеккә һәм гомерегезгә куркыныч яный икән, сез вакытлыча дөрес киенүне калдырып тора аласыз. Ләкин, игътибар итегез: бу иң кискен очракта гына рөхсәт ителә.


Шәригатьчә киенүнең төп мәгънәсе - тыйнаклык һәм әхлак. Бу хакта онытмыйк.


Айдар Шәйхин

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев