ЯРАТМЫЙ ДИП ЕЛАДЫМ...
Татарстанның халык артисты, Галиәсгар Камал театрында уйнаган берсеннән-берсе кызыклы, мәгънәле рольләре белән танылган Әсхәт Хисмәтов та мәктәп елларында җавапсыз мәхәббәт хисләре кичергән. Әмма тормышта бер нәрсә дә юкка гына бирелми: ул сине нәрсәгәдер өйрәтә, уйландыра, юллар сайларга өйрәтә...
Хәйләсез дөнья файдасыз
Гаиләдә мин беренче бала идем. Шулай булгач, ярату да миңа күбрәк эләкте, таләпләр дә зуррак куелды. Беренче чиратта, һәр эштә әнинең уң кулы булдым мин. Эшне бу – хатын-кыз эше, монысы – ир-атныкы дип бүлү булмады. Әнинең, сеңелләремнең бәби итәкле күлмәкләрен, сырын-сырга туры китереп, күмер үтүге белән рәхәтләнеп үтүкләдем, казан астына ягып, аш та пешердем, савыт-саба да юдым. Әтинең читтә (Целиноградта) яшәүче сеңелләре өч ишекле, уртасында көзгеле шкаф алып кайткан иде, һәркайсыбызның кием-салымы өчен аерым бүлек билгеләп куйдык. Биш бала үстек без гаиләдә, шулай да артык-портык әйбер теләсә кайда аунап йөрмәде. Хәзер дә шул гадәтемне куам – тәртип яратам, вакчылланып киткән чакларым да була.
Күрше апа безгә керә иде дә әнидән: «Өстәлегездәге бу клеенка ничек шулай чиста тора ул? Югыйсә, миндә генә түгел, синдә дә биш бала бит инде» – дип гаҗәпләнеп сорый иде. Анысының серен үзебез беләбез: без дәрес әзерләгәндә, әти өстәлгә газет җәя, эшебез беткәч, аны җыеп алабыз. Хәрефләренең карасы йокса да, юеш чүпрәк белән сөрткәч, бетә иде.
Әлки районының Түбән Әлки авылында үстем мин. Бездә чишмәләр юк, суга коега йөрибез. Инеш буендагы ул коеның суы, кеше күбрәк килгән саен, болгана. Шуңа күрә коега иртүк, ашыга-ашыга барасың. Берсендә шулай кыш көне чиратым җиткәнен көтеп торам, ә миннән соңрак килгән апа алгарак, дус хатыны янына басарга маташа. Ә мин уздырмыйм. Әниеңә әйтәм, укытучыңа әйтәм, дип куркытмакчы була мине. Әйтсәң дә уздырмыйм, дим, мин хаклы чөнки. Шулай итеп, үҗәтләнеп, үз дигәнемне итәргә өйрәндем.
Кайчакта хәйләсез дә булмый. Зур гаиләбезгә әни берьюлы алтышар ипи сала. Чоланда онны мин илим. Җәй көннәре ярый әле ул, кыш көне туңдыра бит. Эшне озакка сузмас өчен, онның бер өлешен эре иләктән, өске ягын вагыннан иләргә керештем. Тик хәйләм озак дәвам итә алмады, сизде әни. Ипинең элеккечә уңмавыннан аңлап алды.
Шөкер, ипигә туеп үстек, шикәр-кәнфит кенә җитмәде. Алай да, йодрык кадәр шикәрләр саклана торган өстәл астының ачкычын табып, берәр-берәр кисәк чәлдергәләдем. Әни ачкычны яшерә башлагач, өстәлнең арткы ягындагы шөребен борып ачып, урлашу җаен таптым.
Авылда әнинең сеңелләре дә бар. Бер кышны шулай, Алма апага бәби мунчасы ягарга кирәк булгач, су ташып тутырып куйдым. Алма апа, рәхмәт әйтеп, өстәлләреннән өч кәнфит алып бирде. Алар бездән хәллерәк яшәгәндер инде, ире шофёр иде, кәнфиттән өзелмәделәр. Балаларының да тәм-томга алай исләре китмәде. Шул хәлне еллар үткәннән соң сөйләгәч, Алма апа, ник күбрәк бирмәдем икән дип, күңеле тулып, елады.
Хисмәтләр басты сәхнәне
Эшне сайлап тормадык, дим бит. Дүртенче класстан башлап, мәктәпне тәмамлаганчы, әти янында комбайнчы ярдәмчесе булып эшләдем. Ни дисәң дә, егет булып киләм бит. Уку ягыннан әллә ни ялтырап тормасам да, җыр белән хезмәттән гел «5»легә бардым, әдәбиятны яраттым. Башлангыч мәктәптә укыганда тәнәфесләрдә җырлы-биюле уеннарда катнаша идем, ә сәхнәгә чыгарга курыктым. Бишенчедә укытучым Асия апа Миңгалимова, зоологиядән чиреккә «2»ле чыгарам дип куркытып, «Кошлар көне»ндә сәхнәгә меңгерде. Рәхмәт аңа. Карашымны түшәмгә генә «кадап куеп», «Кояш гомере телим мин, әнием, сиңа», – дип җырлап төштем. Тора-бара кыюландым инде, сәхнәдә курыкмый җырлый башладым.
Яңа ел бәйрәмнәрендә әти – Кыш бабай, сеңелем Рәмзия – Кар кызы, мин алып баручы булып катнаша идек. «Хисмәтләр басты сәхнәне», – дип көлешә иде авылдашлар. Менә шул мәктәп елларында күрше кызы Данияне ошатып йөри башладым. Ә ул миңа карамады, аның күңеле зуррак малайларда иде. Үртәлүләремне әнигә сөйләп, елый идем хәтта. Әни юата, тынычландыра, үтә ул, дөнья гел болай тормый, ди.
Берзаман яшьтәшләрем кызлар озатырга күрше авылга йөри башлады. Мин көләм болардан, гомергә алай йөрмәячәкмен, дим. Тик бервакытта да «беркайчан» дип әйтмә икән. Үзешчән сәнгать концертыбыз белән 12 чакрымдагы Карамалы авылына барган идек. Шунда тамашачылар арасында утырган Камилә исемле кызга гашыйк булып кайттым. Хәзер чагыштырам: актриса Вия Артманега охшаган иде ул. Көн саен диярлек шул авылга велосипед белән чаба башламыйммы? Басу юллары буйлап кычкырып җырлый-җырлый велосипед тәгәрмәчләрен әйләндерәм, тирләп-пешеп, күлмәгем аркама ябыша. Барып җиткәч, җәйнең җиләс кичендә суынып, туңам. Салкын тидереп, кох-кох ютәлләп йөрдем. Алай гынамы? Чуваш авылы янәшәсеннән аккан Чирмешән елгасын караңгыда абайламыйча, велосипедым белән очтым. «8»легә әйләнде мескен велосипед. Җилкәмә салып күтәреп кайттым үзен – авыл кешесе көтү куган чакта. Әниемнең әнисе белән – без аны әбзәни дип йөртә идек – икәүләп төзәттек аны. И-и, минем әбзәнием! Дөньяда аннан да әйбәт, изге күңелле әбинең бүтән булганы да юктыр!..
Җырчы булам!
Мәктәпне бер елны 47 укучы тәмамладык. Арада бер мин генә иншамда «җырчы булам» дип язган идем. Тик фермада исәп-хисап алып баручы күрше кызы Исламия, кияүгә китүе сәбәпле, үз урынына мине эшкә димләргә килде. Әни авызны да ачтырмады: Бармый, вәссәлам! Бригадир да, колхоз рәисе дә килеп карады, ат, мотоцикл бирәбез дип кызыктырдылар. «Үзем тешем чыкканнан бирле колхозда эшләдем, арткан җирем булмады», – диде әни. Консерваториягә юл тоттым. Анда Зөһрә Бәйрашева исемле апа мине тыңлап карады да 1 сентябрьдән әзерлек курсларына чакырды. Шул ниятемне әйтергә әтиемнең сеңелләренә киттем. Монда инде Әхмәт җизни юлыма аркылы төште: «Ир кешегә эшмени ул җырлап йөрү? Иртәгә үк минем белән РТИ заводына барасың, мин сине үз яныма урнаштырам», – диде. Бардык, медицина тикшерүе үттем, корым цехында бер көн эшләдем. Аннан соң әнинең энесе Тәлгать абыйларга бардым, ул мин урнашкан эшне пыр туздырып атты: «Үпкәләреңә корым утырып, бер елда юкка чыгасың!» – диде. Мине үзе белән төзелешкә алып китте, төрле эшкә тәгаенләргә теләгәннәр иде, абый, кадрлар бүлеге начальнигына кереп, бик озаклап сөйләшеп, мине монтажник итеп урнаштыруга иреште. Университетның Кремль урамындагы биек биналары төзелешендә минем дә катнашым бар!
Тик күңелдә җыр да яши бит әле. Кичләрен Профсоюз урамындагы Укытучылар йортына, театр, җыр төркемнәренә йөри башладым. Үзем Калинин урамындагы төзелеш тресты тулай торагында яшим. Бу вакытта мин яраткан Карамалы кызы Камилә дә Казанда, киномеханиклыкка укый. Аның белән дуслыгымны дәвам итмәкче булам. Һәм, беләсезме, ул чакта Камиләм миңа нәрсә диде? «Мин беркайчан да җырчыга кияүгә чыкмыйм. Һәм беркайчан да сезнең авылга бармыйм!» – диде. Минем хатаны кабатлады. Соңыннан аны эшкә безнең авылга билгеләделәр, ул шунда кияүгә чыгып калды...
Аккан су юлын таба
Төзелештә бер ел эшләгәч, мине армиягә алдылар. Ике ел Белоруссия белән Польша арасындагы чик буе гаскәрләрендә хезмәт итеп кайттым. Аннары тормышым элекке эзенә салынды. Тик... көтмәгәндә шундый борылыш: тулай торагыбызга шау-гөр килеп культура институты кызлары килеп керде. Диплом спектакле әзерләү өчен «артистлар» эзләп йөрешләре икән. Каптым мин боларга, кызлары да чибәр иде шул. Төзүче була торып, Укытучылар мәдәният йортына йөрмәгез, әйдәгез, төзүчеләрнекенә, диләр. (Хәзер ул мәдәният йорты Сәйдәш исемен йөртә.) «Су юлы» дигән спектакль әзерләдек. Әйбәт кенә килеп чыкты. Гастрольләргә авылларга да йөрдек. Анда «Сәрвиназ» дигән җырчылар ансамбле дә эшли иде. Анысына Фатыйма Имашева җитәкчелек итте (хәер, Имашева түгел иде әле ул чакта). Ансамбльгә Мәсгут абый Имашев килеп йөри иде, ул мине театрга, Марсель абый Сәлимҗановка алып килде. Алар тәкъдиме белән театр училищесына укырга кердем. Мин аларга бик тә рәхмәтле. Гомумән, тормышта да, сәнгать дөньясында да миңа һәрвакыт игелекле остазлар һәм ихлас күңелле дуслар юлдаш булды. Булачак мөфти Равил хәзрәт Гайнетдин белән, Әлфинур һәм Зәйтүн Хисамилар, Люция Галләмова, Аграфена Васильева... белән бер төркемдә укыдым. Укып чыккач, Даниял Вахитов белән икебезне Камал театрына эшкә билгеләделәр. Хәер, аңа кадәр үк сәхнә эшчеләре булып та, массовкаларда катнашып та театрда идек инде без. (Бераздан Даниял башка эшкә китеп барды.)
Икенче курста укыганда Равил белән Зөһрә өйләнештеләр, мин аларның туенда булачак хатыным Нурания белән таныштым. Нурания Казан кызы иде, өйләнешкәч, бер-бер артлы Гүзәлия белән Гөлшат исемле ике кызыбыз туды. Тик беренче гаиләмнең гомере кыска булды, ун гына ел яшәп калдык. Нурания хәзер вафат инде.
Икенче хатыным Рәшидә безнең театрга парикмахер булып эшкә килгән иде. Аңа кадәр театр училищесының курчак театры актёрлары бүлеген тәмамлаган, «Әкият» курчак театрында эшләгән булган. Шулай итеп, театр безне берләштерде. Гаилә корганыбызга 25 ел хәзер. Ул арада улыбыз Булат, үсеп, консерваториянең баян бүлеген тәмамлады, «Казан» милли-мәдәни үзәгендә эшли, кызыбыз Илсөяр КФУның политология факультетында укый. Олы кызларым икесе дә кияүдә, аралашып яшибез.
Яшьлегемдәге җырчы булу хыялым да тормышка ашты дип уйлыйм: чөнки, классик «Зәңгәр шәл»дәге Булат роленнән башлап, мин бик күп җырлы рольләрне уйнадым, җыр – гомерлек мәхәббәтем, очар канатым булды.
Фотолар Әсхәт ХИСМӘТ архивыннан
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев