Логотип Идель
Ялкын

ҖӘЯҮЛЕ ИСПАНИЯ

Европага бер тапкыр барып кайтканнан соң, аңа кабаттан тартылып яши башлыйсың.  Шуңа бу җәйне Испания хатирәләре белән истә калдыруым  юкка түгел. Ә Европага ишек әле ачыла гына башлады...

Испания ул шундый үзгә ил, беренче караштан аңлап бетерәм димә! Таулар да бар монда, диңгез дә. Ә аннан алып кайткан хисләр хатирәсен, дусларга, якыннарга, әти-әнигә сөйләгәч тә, әле бер tonelada (испанча – “тонна” дигән сүз) булып күңелдә җыелып кала.

Димәк, Испания...

Торган урыныбыз – барлыкка килү вакыты белән безнең эрага кадәр I нче гасырга караган, Рим империясе өчен виноград, бодай, зәйтүн мае җитештерүче үзәк булып тарихка кереп калган Калелья шәһәрен өйрәнүне ахыргы көннәргә калдырдык. Ә аңа чаклы бер генә көнгә экскурсиягә барып килербез дип уйлаган Барселона шәһәреннән тиз генә кайтып кереп булмады.

Теләсә кайсы илнең мохитен, халкын, гадәти тормышын үзең төзегән маршрут белән җәяү йөргәндә генә күреп һәм өйрәнеп була.  Шуңа без дә һәртөрле экскурсияләрдән баш тартып, Испанияне үзебез ачарга булдык. Тәәәк...

...Барселонада мин беренче чиратта, Гаудины һәм аның архитектурасы белән тудырылган Гуэль паркын ачтым.  Әлеге паркның төзелү идеясе – шәһәрнең төрле катлау кешеләренә ял итү һәм матурлыкка соклана алу мөмкинлеге бирү. Биредә Гиннеслар китабына кертелгән иң зур эскәмия урнашкан! Парк  калкулыкта төзелгән. Менгәндә Барселона аста кала һәм син аның бөтен матурлыгын өстән күзәтә аласың. Ташлар мозаикасы, колонналы беседкалар, мәгарә сыман эшләнгән күләгәле урыннар...  Төшеп җитеп, астан өскә күтәрелеп карасак – һәр зона тулы бер картинаны тәшкил итә икән! Гаҗәәәп!!! Мин – эстет, бөтен дөньямны онытып, сәгатьләр буе матурлыкка карап тора алам. Янымда сеңелем булмаса, Гауди тудырган бу матурлыкны фотога төшерергә дә онытыр идем әле...

...Испан гитарасы тавышы!!! Ул һәр җирдән, һәр почмактан ишетелә! Син  инде музыкантлар яннан узып киттең, ә ул һаман башыңда әйләнә, сине гипнозлавын дәвам итә! Җәяүлеләр урамында музыкантлар уйный. Шул музыкантлар янына бер якка - әбиләр, икенче якка бабайлар тезелешеп утырган һәм алар шул музыкага бииләр! Аларның бездәге онытылган кичке уеннарга тиң әнә шундый килер җирләре бар.

...Коррида күрмәдек, фламенко биемәдек. Каталониядәге танышларның да андый күренешләргә бик исе китми булып чыкты. Мондый чаралар күбрәк театральләшкән формада уза икән. Ә безнең максат - табигый Испания белән танышу!

..Сиеста. Испаниягә баргач, шундый бер хис туа - без тормышта каралама язабыз, ә испаннар яши төсле. Безнең шулай бит, менә эш атнасы гына бетсен, аннан ял итәчәкмен, бу эшне генә эшлим дә аннан башка төрле булачак... Ә аларда тормышка караш башка, аларда һәр көн бәйрәм төсле. Кайда сәгать бердән алтыга кадәр, кайда дүрткә кадәр – сиеста вакыты бар.  Кафемы ул, ресторанмы, кибетме, бездә - сиеста диләр дә, ябылалар да куялар. Бөтен акчаны да эшләп бетереп булмый, янәсе. Ул төшке аш та, бизнес-ланч (кафеларда андый язу бөтенләй юк!) та түгел, ул – сиеста, алар өчен изге билгеләмә! Ул вакытны һәркем үзе өчен тота. Бу аралыкта шәһәрдә башка илдән килгән сәүдә үзәкләре генә эшли. Бер генә эш бирүченең дә сиеста вакытын чикләргә хакы юк. Ә алтыдан соң эш көне тагын дәвам итә.

...Чәәәәй! Һәр кафеда, сөтле чәй сорагач, безгә бик озак аңламый карап тордылар. Анда халык күбесенчә шәраб, кофе, соклар, су эчә. (Артыгын эчүче юк бугай, урамда бер генә исерек кешене дә очратмадым!) Чәй эчү традициясе юк. (Аның каравы, үзебезгә кайтып җиткәч, рәттән өчәр чынаяк сөтле чәй эчеп куйдык!) Каталониядә су шәрабка караганда кыйбатрак йөрсә дә, урамда су колонкаларын очратырга була. Аннан эчәргә яраклы су алырга да, кызу булса, ул суны өстеңә сибәргә дә була.

...Киенү. Анда синең нәрсә киюең башкаларны әллә ни кызыксындырмый. Үкчәле аяк киеме киючеләрне очратсаң, алар, гадәттә, Россия туристлары булып чыга... Гомумән, испаннар уңайлы итеп яшәргә яраталар.

...Егетләр... Шулкадәр матур егетләр ничек бер урынга җыелган, диген! (Юк, юк, минем татар егетләрен бер генә дә үпкәләтәсем килми!) Барысы да шулкадәр чибәр һәм барысы да үзен тәртиптә тотканлыклары күренеп тора. Каталониядә гомердә булмаган ситуация – егетләр кызларга караганда күбрәк икән! Шуңа кызларга артык тырышмасалар да була. Аларны ничек бар- шулай яраталар. J

...Килгәч тә, инвалидларның күп булуына игътибар иттек. Аларны бөтен җирдә очратырга була. Соңрак аңладык, анда инвалидлар өйдә утырмый икән. Бөтен кешеләр белән үзләрен тигез хис итәләр. Җәмәгать урыннарында алар өчен бөтен мөмкинлекләр тудырылган.

...Футбол! Чит җирләрдә танышканда, мин үземне Россиядән дип түгел, Татарстаннан дип әйтергә, кечкенә генә булса да үз дәүләтебез, “Ак Барс”, “Рубин” командалары турында сөйләргә яратам. Ә монда Казан, “Рубин”, дисәң барысы да белә,  башларын аска иеп, “Ах, Рубин” дип куялар. Испанлылар бик темпераментлы, хисчән халык. Гап-гади әйберләрне дә кулларын болгый-болгый дәртләнеп сөйләргә мөмкиннәр. Электричкадагы тавышны ишетсәгееез! Таза кешеләрне күрмәдем диярлек, аларның сөйләмгә күп энергиясе китәдер, шуңа бар кеше дә биредә бик сылу дигән фикергә килдем үземчә. Матч карауларын күрсәгез! Бөтен шәһәр гөрләп тора! Алар белән чагыштырганда, безнең фанатлар бик тыйнак күренә. Испаннарның футбол караганын карап торырга барырга була хәтта!

Сальвадор Дали, Пикассо кебек бөек рәссамнар иленнән кайткач (испаннар үз даһиларын һәр адым саен искә алырга сәбәп табалар!), бер мәл гел аларча яшисе, ашыйсы, киенәсе килү гадәтеннән арына алмый йөрдем әле. Дәртле кешеләр яшәүче талгын тормыш агышыннан тиз генә арынып була ди мени?!

Һәм тагы... Бездә дә шул ук кояш яктырта, паркларыбыз да күп.  Матурлыкны күрә, ярата, саклый һәм чисталыкта тота белергә генә (!) өйрәнәсе бар.

[gallery size="large" ids="2671,2669,2668,2665,2664,2660,2658,2657,2656,2670,2667,2662,2661,2659"]

 Барселонадан кайткан бер рецепт:

Испаннарның иң яраткан ашы – гаспачо. Ул болай әзерләнә: суган, сарымсак, помидор һәм кыяр (кабыгыннан чистартып), болгар борычын ваклап турыйбыз һәм барысын бергә блендерда әйләндерәбез. Лимон согы, зәйтүн мае, тоз, борыч кушып тагы бер кат болгатабыз һәм 3-4 сәгатькә суыткычка куябыз. Гаспачо әзер! Ммм...

Венера ИВАНОВА

24.08.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев