Логотип Идель
Ялкын

WITH THE BEATLES - ДӨНЬЯ КҮРГӘНЧЕ ҮК САТЫЛЫП БЕТКӘН АЛЬБОМ

1963 елның 22 ноябрендә The Beatles төркеменең икнече альбомы - With The Beatles дөнья күрә. 


Бу альбомга барлыгы 14 җыр кергән. Ләкин альбом чыкканчы ук аңа 250 мең кеше алдан ук заказ биргән. Ә инде чыккач ул, аңлашыла ки, британ хит-парадында шунда ук беренче урынга менеп утырган.


Альбомга кергән җырларның яртысы Джон Леннон белән Пол Маккартни тарафыннан язылган, шулай ук бу альбом Джордж Харрисонның беренче чыгу белән дә истәлекле. Заманында бу альбом 21 атна дәвамында хит-парадның 1нче урыныннан төшмәгән дигән матур сүзләр йөри халыкта.

The BeatlesАльбомга кергән җырлар:


1. «It Won’t Be Long»
2. «All I’ve Got to Do»
3. «All My Loving»
4. «Don’t Bother Me»
5. «Little Child»
6. «Till There Was You»
7. «Please Mr. Postman»

8. «Roll Over Beethoven»
9. «Hold Me Tight»
10. «You Really Got a Hold on Me»
11. «I Wanna Be Your Man»
12. «Devil in Her Heart»
13. «Not a Second Time»
14. «Money (That’s What I Want)»

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев