Логотип Идель
Ялкын

«ВИРТУАЛЬ ТИР СПОРТ МИНИСТРЫН ДА КЫЗЫКТЫРДЫ!»

Россиянең Спорт министры Парк күргәзмәләрен күзәтеп чыкты, виртуаль тирда атып карады.

Виталий Мутко ФИНА һәм Бөтенроссия йөзү федерациясе чатырларында һәм 2019 елда Красноярскида узачак Универсиада павильонында булды. Ул Парк күргәзмәләренең югары дәрәҗәдә оештырылуын билгеләп үтте.

— Миндә бик матур хис-кичерешләр. Бәлки, хәзер кеше бик күп түгелдер, ләкин, гомумән алганда, Парк — шәп урын. Искиткеч спорт бәйрәменнән ләззәт алу өчен монда бөтен нәрсә бар. Музейлар да, күргәзмәләр дә, төрле активлык чаралары да, үзеңне иҗади яктан күрсәтү һәм спорт белән танышу мөмкинлеге дә бар. Шуңа күрә миңа бу урын бик шәп булып тоела. Паркның спорт корылмалары арасында урнашканлыгы аеруча кулай. Тамашачылар көн дәвамында монда теләсә кайсы вакытта килеп йөреп чыгарга, ә аннары ярышларга кереп китәргә мөмкин.

— Үзегез монда берәр кайда булдыгызмы әле?

— Әлбәттә. Музейны бик теләп карап чыктым, безнең киләчәктәге проектыбыз — Красноярскида узачак Универсиаданы тәкъдим итү залында булдым. Партнерыбыз — LADA янына да кагылып чыктым. Беренче тапкыр үз илебезнең автомобиль җитештерүчесе шундый зур спорт проектының партнеры булып тора. Гадәттә һәркайда чит ил компанияләре, ә монда — LADA. Гомумән алганда, барысы да бик шәп дип саныйм.

— Кайсы ярышларга барырга өлгердегез?

— Барысында да диярлек булдым. Ачык суда йөзү — бик өметле, матур спорт төре. Без ФИНАны ярышларның классик форматын үзгәртү яхшырак булачагына һәм, җанатарлар спортчыларны күрә алсын өчен, бер әйләнешне 2,5 км озынлыкта итәргә күндердек. Безгә ачык суда йөзү спортын үстерү белән җитди шөгыльләнергә кирәк дип уйлыйм. Хәзер без Олимпия уеннарына бер лицензия алдык, алда әле тагын берничә старт бар. Әлбәттә инде, су полосы буенча ярышларны да карадым — кичә ир-атлар җыелма командасы чыгышын күзәттем, егетләребезнең бик көчле старт алуына шаһит булдым. Алар җиңә алмасалар да, мин барыбер алар әйбәт чыгыш ясыйлар, дип саныйм. Хәзер кызлар командасына рухи көч биреп торырга барабыз.

Әлбәттә, синхрон йөзү — чын фантастика: атмосфера, зур стадион. Һәм безнекеләрнең анда ни майтаруларын да кушкач, бу, әлбәттә, гаҗәеп чыгышлар. Шулай ук суга сикерү ярышларында да булдым — безнең яраткан спорт төре ул. Захаров белән Кузнецов, дулкынлануларын җиңеп, барысын да тиешенчә башкарырлар дип өметләнәбез. Иртәгә әле тагын берничә ярышны күзәтәчәкмен, төрле корылмаларда булачакмын. Аннары зур үкенеч белән Мәскәүгә кайтып китәргә туры киләчәк, тик ябылу тантанасына Казанга һичшиксез әйләнеп кайтам әле.

ФИНА Паркы көн саен 12.00 сәгатьтән 22.00 сәгатькә кадәр эшли. Кунаклар өчен керү бушлай. Чемпионатның төп мәдәни корылмасына кергәндә Чистай урамы яки Ямашев проспекты ягындагы тикшерү пунктлары аша узарга кирәк.

Якындагы 3 көнгә Парк программасы белән биредә таныша аласыз.

 

Мәгълүмат Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты оештыру комитеты матбугат хезмәтеннән алынды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев