Логотип Идель
Ялкын

«ВЕРТОЛЕТ ТӘРӘЗӘСЕННӘН РЕПОРТАЖ»

«Мин әлегә вертолетта, соңрак шалтыратыгыз...» Менә шундый сөйләшү белән телефон элемтәсе әллә ничә кат өзелде. Полиция полковнигы, летчик, АОСН (авиационный отряд специального назначения) командиры Флорид Мавлеткулов утырган вертолетны бер генә мизгелгә дә күздән ычкындырмыйм.

Тынычлык бистәсе

Вертолетлар утыра торган мәйдан – җил оясы. Башны аскарак иеп, җиргә катырак басып тормасаң,  вертолет пропеллерлары бөтереп алыр сыман. Бу МВДның махсус хәрби физик әзерлек үзәге. Тиздән, әнә, миннән 15-20 метр читтә торган вертолетка кереп чумачакмын да, экипаж составына кушылып, күккә күтәреләчәкмен – Казан урамнары өстеннән патрульгә чыгабыз. Әлегә тирә-юньне күзәтәм. Бер генә мизгелгә дә тынычланып калып, йә үз уйларыңа бирелеп торып булмый монда. Хәтфә табигатькә, төз каеннарга да сокланып торам димә. Әллә кайдан гына автомат тавышы ишетелеп куя. (Өйрәнүләр бара, күрәмсең. – Р.Х.) Бер минутка гына үземне боевиктагыча хис итеп, шул хистән ләззәтләнеп алам да, командирның «Киттек!» командасына ияреп, вертолетка таба йөгерәм. Вертолет инде һавага күтәрелергә әзерләнеп бөтен барлыгы белән гүли, җил тузгыта.

Беренче очыш

...Трап. Һәм мин вертолет эчендә. Каен кәүсәләре яртылаш җиргә бөгелеп, һәрбер яфрагын вертолет җиленнән саклап калырга тырышкандай, бер учка кысып безне җирдән озатып кала. Урындыгым нәкъ тәрәзә янына туры килде. Рәхәт! Юк, башта бик рәхәт түгел иде әле.  Күтәрелеп китттек. Вертолет әле бер, әле икенче якка кыеклап оча башлады. Беркайчан кичермәгән, ниндидер ияләшенмәгән халәт иркендә калдым. Аннан, Казансу елгасы өстенә җиткәч, алай-болай була калса, мине беркем дә коткара алмаячак, мин бер яклаучысы-ы-ы-ыз, дигән шүрләткеч уйлар бераз янымда очып йөрде дә, борт артына егылып төшеп калды. Ул хисне адреналин, азарт һәм иллюминаторның тышкы ягындагы җәйге матурлыкка соклану хисе алыштырды. «...Дөнья матур, дөнья киң!..» Кычкырып җырласам да, мине беркем дә ишетмәс иде. Салондагы мотор гүләве – аралашуны күз карашларына гына тапшырып калдыра...

Оча торган сакчылар

Милиция авиациясе безнең илдә узган гасырның 60нчы елларында барлыкка килә. Ул чакта ГАИ өчен вертолетларны Аэрофлоттан арендалап торалар.  Патруль өчен вертолетлар тоту бик кыйбатка төшә, шуңа бу хезмәт берникадәр вакыт тукталып та тора. 2003нче елда милиция авиациясе яңадан торгызыла.

Татарстан республикасының Эчке эшләр министрлыгына караган  авиация отряды шактый катлаулы операцияләр башкара: транспортировка, һавадагы патруль хезмәте, разведка, күзәтү һәм эзләү, махсус операцияләр.... Ә без аларны күрмибез дә диярлек. Күккә сирәк күтәрелеп карагангадыр инде.

Флорид Мавлеткулов аеруча зур җаваплылык сораган кайбер операцияләрне искә төшерә:

Иң авыр көннәрнең берсе «Булгария» теплоходы батканнан соң, Идел өстендә кешеләрне эзләгәндә булды. МИ-8Т, Ка-226, R-44 вертолетлары белән 15 көн буена һава разведкасы оештырдык. Фаҗига урыныннан Интернетка куелган беренче фотолар да безнең вертолетлардан төшерелде. Кызганыч, исән кешеләрне генә таба алмадык...

Узган елның маенда Уфада махсус укулар узды. Ай ахырында өйрәнүләрнең генераль репетициясе булырга тиеш иде. Тик уку-өйрәнүләрне репетициядә түгел, реаль тормышта кулланырга туры килде – ул көнне Упман поселыгында Миноборонаның 140 мең тонна сугыш припаслары тупланган складлары шартлады, шуның аркасында урманнарда янгыннар башланды. Монда инде безнең пилотсыз очу аппараты ярдәмгә килде. Чөнки янгын өстенә башка бернәрсә дә очып керә алмый иде. «Элерон – 10», янгын ялмап алган урыннарны видеога төшереп, ситуацияне күз алдына китерергә ярдәм итте.  

Авиаотрядның көтелмәгән хәлләр килеп чыкканда кулланып була торган җыелмалы-сүтелмәле вертолет мәйданы да бар. Аны теләсә кайсы ноктада җәеп куярга була. (Безнең авыл башында, мәсәлән! – Р.Х.) Бу мәйданда идарә итү пункты да бар хәтта. Җәйме, кышмы, командир биредән вертолетларның очышы белән идарә итә ала. Монда ук метеостанция, авиация һәм полиция диапазонындагы радиостанция дә оештырылган.

Күктән күп күренә

Авиаотрядта мин дә эшли алыр идем кебек. Тик мондагы эшчеләр арасында да, летчиклар (монда иң-иңнәрне генә алалар!) сафында да кызларны күрмәдем. Югыйсә, нинди романтика, ә!

Күктән күп күренә шул! Һава полициясенә «бөке»ләр дә куркыныч түгел. «Рубин» командасы уеннарын да, «Биектау» автодромындагы автоузышларны да, Кабан күлендәге F-1 катерларындагы Европа чемпионаты узышын да күктән генә күзәтә алар! Җинаятьләрне ачу буенча полициягә дә ярдәм итә: урланган машиналарны, адашкан кешеләрне табалар...

...Мин әле иллюминатордан күземне ала алмыйм. Аскы яссылыктан күрергә өйрәнгән параллель, перпендикулярларны өстән өйрәнәм. Тәртип бозучылар, безне борчучылар булмады. Кайбер урамнарга килеп тыгылган машина «бөке»ләрен генә билгеләп, тиешле урынга хәбәр иттек.

Җиргә якынлашабыз. Вертолет мәйданы читендәге сыгылмалы каеннар, яфракларын җилгә ачып, безне каршыларга җыена.

[gallery size="medium" ids="2546,2544"]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев