Логотип Идель
Ялкын

ВЕЛОСИПЕДНЫ НИЧЕК КАРАРГА?

 

Велосипед та, машина кебек үк, үзен карауларын ярата. Җәй көне дә, көзгә кергәндә дә, хәтта кыш көне дә велосипедны карап-җайлап, җаена гына торырга кирәк. Шул чакта ул сиңа гомер буе хезмәт итәргә мөмкин.

Тәгәрмәчнең көе китсә


Шәһәр урамнарында чүп коточкыч (пыяла-кадак та җитәрлек) күп! Шуңа күрә көтмәгәндә тәгәрмәчне дә тишәргә мөмкин. Аны ремонтлау өчен махсус «җыелма» (монтажка, тире (шкурка), җилем һәм ямаулык) кирәк була. Махсус кибетләрдә ул бик кыйбат тормый. Шулай ук насос та кул астыгызда булсын.

Тәгәрмәчегез тишелсә, түбәндәгеләрне үтәгез.
Велосипедны әйләндереп куясыз.

[caption id="attachment_10203" align="aligncenter" width="1180"]велосипедны 2 FOTO RUSTAM MUHAMMADZIAN[/caption]

Эксцентрикны борып чыгарасыз.

велосипедны 2

Күчәрне чыгарасыз.

велосипедны 3

Тәгәрмәчне төшерәсез.

велосипедны 4

Тәгәрмәчне бортыннан чыгарасыз. Аның өчен «җыелма»дагы монтажканың кирәге чыга. Бер монтажканы обод белән покрышка арасына кыстырасыз. Рычаг белән эшләгән сыман, монтажкалар ярдәмендә шинны борттан чыгарасыз.

велосипедны 5

Камераны чыгарасыз.

велосипедны 6

Җәрәхәтләнгән урынны табып, чүпрәк белән сөртәсез.

велосипедны 7

Шул тирәне тире (шкурка) белән ышкыйсыз. Тагын бер тапкыр чүпрәк белән сөртәсез.

велосипедны 8

Җилемне юка катлам итеп тигезлисез. 2 минут көтәсез дә тагын бер катлам җәясез. «Җыелма»дан кирәкле зурлыктагы ямаулыкны сайлыйсыз. Ямаулыкның элпәсен (пленка) алып, җәрәхәтләнгән урынга саласыз.

велосипедны 9

Ямаулыкны ике яктан да берничә минут монтажкалар белән кысасыз.

велосипедны 10

Камераны кире тәгәрмәчкә урнаштырасыз. Ләкин аңа кадәр покрышканы игътибар белән карап чыгасыз. Бәлки очлы әйбер калгандыр?!

велосипедны 11

Тәгәрмәчне кире борт эченә кертәсез. Камерага һава тутырасыз.

велосипедны 12

Тәгәрмәчне кире рам эченә кертәсез. Күчәрне кертәсез һәм эксцентрикны кысасыз.

велосипедны 13

Ә хәзер утыргычның биеклеген көйләргә өйрәнәбез.


Эксцентрикны бушатасыз.

велосипедны 14

Кирәкле биеклекне сайлыйсыз. Йөргәндә рәхәт булсын өчен утыргычны шундый биеклеккә урнаштырыгыз: аяк тулысынча диярлек тураеп торсын, әмма тез бераз бөгелгән булсын. Кайбер велосипедчылар утыргычны түбән куя, шуңа да тиз талчыгалар, җитмәсә, тезләре сызлый.

велосипедны 15

Эксцентрикны кысасыз.

велосипедны 16

Чисталык – сәламәтлекнең бик шәп дусты. Тау велосипеды да бу очракта искәрмә түгел. Утыргычны чыгарып, торба эчен калдык-постык һәм юшкыннан арындырыгыз. Шул ук эш рульгә дә кагыла. Югыйсә, икенче юлы утыргычның яисә рульнең биеклеген җиңел генә көйлим димә!

ТӘҖРИБӘДӘН ЧЫГЫП:



  1. Үзегез белән велосипед йозагы йөртегез. Бик файдалы әйбер ул! Кибеткә керәсе булса яисә велосипедны ишегалдында калдырырга уйласагыз...

  2. Велосипедта йөрү сезоны апрель аенда башланып, октябрьдә тәмамлана. Шул рәвешле елына 3 тапкыр «генераль җыештыру» үткәрү зарур. Беренчесе – велосипедны «кышкы йокы»сыннан соң беренче тапкыр чыгаргач, икенчесе – июнь-июль айларында, өченчесе – сентябрь уртасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев