Логотип Идель
Ялкын

УКЫТУЧЫЛАР СЕЗ ЮКТА НИ ТУРЫНДА СӨЙЛӘШӘ?

Сез башыгыз белән укуга чумып, имтиханнар тапшырып, «Соңгы кыңгыраулар уздырып» йөргән арада «Мәгариф» журналы укытучылар белән «Түгәрәк өстәл» утырышы уздырган. Утырышта милли мәктәп проблемалары: аның үткәне, бүгенгесе һәм үсеш перспективалары турында фикер алышканнар. Укытучыларыбызның кайбер фикерләрен бу язмадан укып белә аласыз.


Раиф Зиннәтуллин, Казан шәһәре мәгариф идарәсе методисты (2000–2006 елларда Чаллыдагы Гали Акыш исемендәге 84 нче татар лицее директоры):


Татар мәктәбе дип аталган мәктәпләр һәм татар милли мәктәпләре (гимназияләре) бар. Болар бер үк төрдәге мәгариф учреждениеләреме әллә икесе ике төшенчә белдерәме? Бу урында бераз чигенеш ясап, 90 нчы елларны искә төшереп үтәм. Ул вакытта мин Чаллы шәһәре мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары вазифасын башкардым. 90 нчы елларда Чаллыда да бик күп татар мәктәбе ачылды. Биналар булмау сәбәпле, алар рус мәктәпләре җирлегендә оештырылды. Шунысы гаҗәп, үзләре саф татар мәктәпләрендә укып белем алган, аннары шәһәргә килеп урнашкан ата-аналар ул чакта балаларын татар мәктәбенә укырга бирмәс өчен җан тырмаштылар. Аңлату эшләре дә алып бардык, үгетләп тә карадык. Алар: «Без үзебез дә 70–80 нче елларда татар мәктәбендә укыдык, әмма әллә ни файдасын күрмәдек», – дип акланырга тырыштылар. Анализ ясап карагач, ата-аналар хаклы дигән фикергә килдем, чөнки 70–80 нче елларда татар мәктәпләрендә, чыннан да, милли тәрбия тиешенчә бирелмәде. Барлык мәктәпләрдә дә бертөрле стандартлар белән укытылды. Ә менә 90 нчы елларның баштагы чорында ачылган татар мәктәпләрен мин татар милли мәктәпләре дип атар идем. Аларда милли тәрбиягә, гореф-гадәтләрне, мәдәниятне өйрәнүгә бик зур әһәмият бирелде. Ул елларда татар гимназияләрендә унар-уникешәр класс ачылды. Татарча укырга теләк белдергән балаларны урнаштырып бетерергә мөмкинлек булмаган чаклар да бар иде. Ни кызганыч, тора бара чигенеш-күчеш чоры башланды, предметларны акрынлап яңадан рус телендә укытуга күчтек. Моны милли университетның ачылмавы, татар мәктәпләрен тәмамлаган укучыларның укуын татар телендә дәвам итә алу мөмкинлеге булмау белән аңлатырга мөмкин.


111


Гөлфия Шәмсиева, Казандагы 1 нче гимназия директоры:


– Мин – 1976 елда бүген үзем җитәкләгән гимназияне (ул вакытта аның нигезендә 35 нче урта мәктәп урнашкан иде) тәмамлаган укучы. Ул чорда безнең мәктәп тә чын татар мәктәбе иде. Барлык фәннәрне, әйтик, физика, химияне дә татарча укыдык. Университет бусагасын чыгарылыш елында ук атлап керергә насыйп булмауны мин өлешчә шуннан да күрәм. Бүгенге шәһәр шартларында татар мәктәбенең яшәеше, язмышы бик җиңелләрдән түгел. Бүген математика, физика, химия кебек фәннәрне рус телендә укытсак та, гимназиядә татар рухын сакларга тырышабыз. Барлык фәннәрне дә фәкать татарча гына укыту дөрес карар түгелдер ул, чөнки укучыларның БДИны русча тапшырасылары бар. 90нчы еллар күтәрелеш чоры булган, килешәм. Татар кешесе киләчәккә ышаныч белән, зур өметләр белән караган. Безнең мәктәптә дә татар зыялыларының балалары белем алган. Бүген исә татар сыйныфына балаларны кабул итү бик авыр. Үзебезнең микрорайон татарларын да шактый үгетләргә туры килә. Мин үзебездән ерак түгел генә урнашкан 12 нче мәктәпне, яһүдләр мәктәбен мисалга китерәсем килә. Алар үзләренең телен, милләтен саклап калу өчен ни генә эшләмиләр дә, нинди генә шартлар тудырмыйлар. Шуңа күрә ата-аналар да балаларын бу мәктәпкә бирергә атлыгып торалар. Аларда кадрлар белән тәэмин ителештә дә проблема юк. Безгә, татар мәктәпләренә дә, шундый шартлар тудырылсын иде.


Люция Хөснетдинова, Казандагы 27 нче татар гимназиясе директоры:


– Мин үзем рус мәктәбендә белем алдым. Язмыштыр инде, татар гимназиясенә директор итеп билгеләндем. Милли мәктәпләргә, саф татарча сөйләшүгә карата минем үз фикерем бар. Мин, татарча сөйләшер өчен, башта рус телендә фикерлим, аннары күңелдән татарчага тәрҗемә итеп сөйләшәм. Укучыларыбыз да мондый каршылыклар белән еш очраша. Алар да, сынау биргәндә, тәрҗемә итеп утырырга тиеш була. Әлбәттә, без дә мәктәбебездә татар мохитен, татар рухын сакларга тырышабыз. Шуны ассызыклап үтәргә кирәктер, шәһәр шартларында татар мәктәбе аерым, үзбаш кына яши алмый. Мәсәлән, предмет олимпиадалары биремнәрен алыйк. Алар төрле авырлыкта төзелгән. Безнең укучыларыбызны Россия дәрәҗәсенә күтәрелерлек мөмкинлегебез дә, репититорларыбыз да юк. Татар гимназияләрен саклап калу өчен, аларның дәрәҗәсен башта республика күләмендә күтәрергә кирәк. Тагын бер фикерем бар: татар гиназия-мәктәпләрендә укучы балаларның ассоциациясен оештырырга иде. Очрашсыннар, аралашсыннар. Дөрес, «Сәләт» лагере бар барын, ләкин аның максат-бурычлары башка, анда барлык балалар да катнаша алмый.


Гөлфия Хисаметдинова, Ш.Мәрҗани исемендәге 2 нче гимназия директорының уку-укыту эшләре буенча урынбасары:


– Тормыш гел алга бара, үсеш-үзгәрештә тора. 2 нче татар гимназиясе узган уку елын «Милли мәгариф үзәге» буларак башлап җибәрде. Уку бинасы янәшәсендә балалар бакчасы төзелде. Андагы балалар татар телен өйрәнеп, милли рухта тәрбияләнеп, киләчәктә укуларын безнең гимназиядә дәвам итәрләр дип күзаллана. Мәскәү районының 32 нче музыка мәктәбе дә бездә эшли. Милли мәгариф үзәгенең үз концепциясе булдырылды. Гимназиянең төп үзенчәлекләренең берсе – барлык предметларны да татар телендә укыту.


Дәреслекләр татар телендә, укытучы татар телендә белем бирә. Нәтиҗәлелеккә өстәмә эшләү бәрабәренә ирешәбез. Әйтик, башлангыч сыйныфта математикадан М.И.Моро дәреслеге буенча белем бирелә. Параллель рәвештә Л.Г.Петерсон дәреслеге белән эш алып барыла, ягъни укучылар өстәмә биремнәрне рус телендә башкаралар. Тел өйрәнүдә рус телендәге электрон дәреслекләрнең дә отышлы ягын билгеләп үтми мөмкин түгел. Укы, чагыштыр, өйрән генә диясе кала.


Яңа уку елы башлангач, без, параллель рәвештә, киләсе елда укырга кабул ителәчәк балалар, ягъни әзерлек төркеменә язылучылар белән эшли башлыйбыз. Гимназиядә уку-укыту барышы, тәрбия эшләренең планы белән таныштырабыз. Алга таба уку елы дәвамында гимназиядә уздырылган чараларга, семинарларга әзерлек төркеменә йөрүче балаларның ата-аналарын да чакырабыз. Катнаш гаиләләрдән килгән балалар да бар. Тел өйрәнү юнәлешендә алар белән өстәмә эш алып барыла. 2009 елда башлангыч сыйныфларда 8 класс булса, бүген бу сан 12гә җитте. Әйтелгәннәргә өстәп, һәр сыйныфта 27–29 бала укуын искә алсак, тырышлыкның бушка китмәвен күрербез.


Рәсимә Шәмсетдинова, Мәгарифне үстерү институтының татар теле һәм әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре кандидаты:


– Әйтелгәннәрнең барысында да хаклык бар кебек. Чыгышларда – төгәл фәннәрне татар телендә укытмасаң да, татар мохитен саклап калып була дигән фикер яңгырады. Галимнәр сүзенә колак салсак, алар туган телдә фикерләү процессы гуманитар фәннәр аркылы күбрәк үзләштерелә диләр. Монысы шулайдыр, әмма, минемчә, төгәл фәннәрне татар телендә укытсак та, терминнарны рус телендә аңлатып бару кирәктер. Ә моның өчен укытучының ике телне дә камил белүе мөһим. Дәреслекләр төзегәндә дә моны искә алу таләп ителә. Кадрларның әзерлек дәрәҗәсе белем сыйфатыннан аерылгысыз. Милли мәктәпләрнең матди-техник базасы да заманча таләпләргә җавап бирергә тиеш. 222


Гөлшат Галиуллина, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы:


– Мин беренче курс студентлары белән дә эшлим. Сайлаган белгечлекләре буенча бик яратып, теләп укучы студентларыбыз күп. Әмма, дөресен әйтергә кирәк, абитуриентларның тел байлыгы елдан ел саекканы сизелә. Милли мәктәп турында, милли мәгариф турында күп сөйләргә мөмкин, ләкин без тел байлыгыбызны саклый алмыйбыз икән, үзаң бер-ике буын дәвамында гына барырга мөмкин, аннары юкка чыга. Тел бетте икән, милләт милләт буларак яшәүдән туктый.


Татар мәктәбе тел байлыгын да сакларга тиеш. Безгә укырга кергән студентлар синонимик байлыкны, фразеологиянең нәрсә икәнен белми икән, көчле кадрлар әзерләү турында нинди сүз булырга мөмкин. Педагогик белем бирү юнәлешенә килгәндә, безнең институт, заман ихтыяҗыннан чыгып, татар теле һәм инглиз теле укытучылары әзерли.


Флера Сәйфуллина, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докторы:


– Форсаттан файдаланып, тагын бер мөһим мәсьәләгә тукталып үтәсем килә. Чит төбәкләрдәге милләттәшләребезне дә онытмаска иде. Дөрес, 90 нчы елларда Татарстандагы милли күтәрелеш чит төбәкләргә дә зур йогынты ясады. Анда да татар мәктәпләре, милли мәктәпләр ачылды, милли тәрбия алу мөмкинлеге тудырылды. 1990–2000 елларда әлеге вакыйгалар белән бәйле рәвештә Төмән университеты, Тобыл академиясендә татар төркемнәре оештырылып, шул яклардагы мәктәпләр өчен татар теле укытучылары әзерләү эшенә керешелде. Миңа да шактый еллар шул якларда хезмәт итәргә туры килде. Замана үзгәрә, бу үзгәрешләр аларга да кагылмый калмагандыр.


Лилия Әхмәтҗанова, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының милли мәгариф идарәсе җитәкчесе:


– Минемчә, милли мәктәпнең төп максаты – милли үзаңга ия шәхесләр тәрбияләү. Бала татар милләтеннән булуы белән горурлана һәм үзен милләтенең бер вәкиле итеп тоя икән, димәк мәктәп, гимназия милли тәрбия юнәлешендә үз алдына куйган максатка күпмедер дәрәҗәдә ирешкән дигән сүз. Әгәр бала татарча уйлый, фикерли, уйлаганын төгәл итеп әйтеп бирә икән, димәк ул милли рухка ия. Инде татарча укыту мәсьәләсенә килик. БДИ дибез, каршылык дибез... Ә башлангыч классларда нинди каршылык бар? Әгәр дә бала балалар бакчасыннан, башлангыч сыйныфтан ук татарча уйлап, фикерләп, саф татар телендә сөйләшергә өйрәнә икән, монда бернинди каршылык турында сүз булырга мөмкин түгел. Бала үзенә ышанган булырга тиеш. Шулай икән, югары сыйныфларда аның өчен бернинди проблема да булмаячак.


Соңгы вакытта үзара аралашып, тәҗрибә уртаклашуны уңай күренеш дип бәяләр идем. Яшьләр оешмалары, ассоциацияләр турында сүз булды. Мондый башлангыч та бар. Беренче тапкыр мондый оешма Буа районында «Сәләт» белән берлектә оештырылды. Чыннан да, алар бүген баланың иҗади үсешенә ярдәм итә. Алга таба башка татар гимназияләрендә бу эшне дә дәвам итәргә уйлыйбыз.


Дәреслекләр турында бер-ике сүз: V–IX сыйныфлар өчен төзелгән дәреслекләр федераль исемлеккә керде. Бу юнәлештәге проблема тәмамланды дисәк тә була. Хәзер инде Милли мәгариф концепциясен эшлибез. Татар теле дәреслекләре бүгенге мохиткә туры килеп бетми. Ни өчен? Чөнки бик күп бала катнаш гаиләдән. Баланың я әтисе, я әнисе балаларын рус теркеменә күчерүне сорыйлар. Сәбәбен дәреслекләрнең катлаулылыгына сылтыйлар. Концепция төзегәндә дәреслекләр турындагы фикерләр дә, без бүген күтәргән башка төп мәсьәләләр дә искә алыныр дип ышанам.


«Түгәрәк өстәл» янында сөйләшүне Мидхәт Садыйков язып алды.


Язманың тулы вариантын Мәгариф журналыннан укый аласыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев