Логотип Идель
Ялкын

УКЫТУЧЫ-УКУЧЫ АРАСЫ: НИК БЕЗ БЕР-БЕРЕБЕЗНЕ АҢЛАМЫЙБЫЗ?

Укытучы укучы кызның чәченә сагыз ябыштырган. Икенчесе укучысын урындыктан этеп төшергән. Өченчесе балаларны линейка белән кыйнаган. Дүртенчесе беренче класс укучыларын шкафта бикли торган булган... Укучы белән укытучы каршылыгы - ничек туа ул?

укытучы 1


Дәрестә астына сигән...


Мәктәпләрдәге физик һәм психологик көчләү очраклары ачыклана тора... Ләкин бик сирәк! Матбугат битләре яисә прокуратурага барып җиткән шундый вәхшилекләр – айсбергның очы гына. «Бала хокуклары» фонды хәбәр итүенчә, мәктәптә һәр 5нче (!) бала көчләүгә дучар ителә. Шуңа да Мәскәү прокуратурасы начар укытучылар базасын булдырырга тәкъдим итә. Золым һәркайда бар: гөрләп торган мегаполисларда да, цивилизациянең “ц” хәрефе булмаган ташландык авылларда да.
Түбәндәге хәлләр Мәскәүнең дәрәҗәле мәктәпләрендә ачыкланган:
1. Физкультура укытучысы дәрескә форма алып килмәгән укучыларны чишенергә һәм күнегүләрне эчке күлмәктән килеш ясарга мәҗбүр иткән.
2. Дәрес беткәч, укытучы балаларны тәнәфескә чыгармаган. Шуннан соңгы дәрестә укучы малай бәдрәфкә чыгарга рөхсәт сораган. Тик укытучысы җибәрмәгән. Укучы малай кычкырыбрак сораган. Укытучы: «Син минем белән дорфа сөйләшәсең», – дип, барыбер рөхсәт бирмәгән. Малай дәрестә астына сигән.




Гөлнара Гыймадиева, психолог:


Укучы дәрестә үзен ни өчен начар тота? Укытучы бу сорауны кичекмәстән ачыкларга тиеш. Киләчәктә күңелсез хәлләр кабатланмасын дисә, укытучыга укучысы белән яхшы мөнәсәбәт урнаштыруның иң үтемле юлын табуы мөһим.





укытучы 2«Без тәрбиячеләр түгел, ә укытучылар!»


Бөтен гаеп укытучыда дияргә ашыкмыйк. Укучылар үзләре дә азды. Кайбер ата-аналар нарасыйларын баш түбәләренә сугып, яисә йомшак җирләренә каеш кундырып акылга утырта. Ә укытучы бу мөмкинлекләрдән мәхрүм. Әгәр укучы укытучыга ямьсез сүз әйтә икән, укытучы ни генә эшли ала? Баланың көндәлегенә шелтә язарга, «икеле» куярга һәм дә әти-әнисен чакыртырга. Шул гына! Ә кайбер укытучылар «бәйдән ычкынып китә». Хезмәт кодексының 336 маддәсе буенча андыйлар эштән азат ителергә тиеш.
Мәкерлек кылмый бер көн дә яши алмаган балаларга тәрбия җитмидер, күрәсең.




Гөлнара Гыймадиева, психолог:


Тәрбияче-педагоглардан бик күпне өмет итәләр. Алар бала белән эшләргә тиеш, әлбәттә, тик профессиональ яссылыкта гына. Баланың эчке халәтен, иң беренче чиратта, ата-анасы тоемларга тиеш. Әгәр алар бер баласына вакыт таба алмый икән, ул вакытны 30 укучысы булган класс җитәкчесе табарга тиеш дип уйлау – ялгыш фикер.





Сезне дә дуңгыз тагарагыннан ашатырмын..


Мәктәптәге көчләү эмоциональ һәм физик төрләргә бүленә.
Эмоциональ көчләү билгеләре: төрттерү, кушамат тагу, күрә торып начар билге кую, бүтән балалар каршында түбәнсетү һ.б.
Физик көчләү билгеләре: кыйнау, сугу, шәхси әйберләрен тартып алу һәм физик зыян салу һ.б.
Көчләүгә теләсә кайсы укучы дучар ителергә мөмкин. Тик, гадәттә, балалар көчсез яисә бүтәннәрдән аерылып торган яшьтәшләрен сайлыйлар:




⦁ физик кимчелеге буенча – күзлек киеп йөрүче, начар ишетүче;
⦁ үз-үзен тотышы буенча – үз эченә бикләнүчеләр яисә кызу канлылар;
⦁ кыяфәт буенча – җирән чәчле, сипкелле, кәкре аяклы, авырлыгы юан яисә ябык;
⦁ акылы сай булганнар.






укытучы 3

Балачакта ана назы күрмәгән балалар (моңа приюттагылары да керә), тулы гаиләдә үскән балалар белән чагыштырганда, соңга таба көчләүгә ныграк тартыла. Тулы булмаган гаиләдә тәрбияләнгән кызлар малайларга караганда да вәхширәк була.
Ахырдан, күчтәнәч итеп, Лев Толстойның бер хикәясен кыскача сөйләп үтәсем килә. Ир белән хатын карт әтиләрен почмакта дуңгыз тагарагыннан ашаталар, ди. Чөнки карт савыт-сабаны чәлпәрәмә китерергә мөмкин, имеш. Шулвакыт әти кеше улының агач белән маташуын күрә. «Улым, нәрсә ясыйсың син?» – дип сорый ул. «Менә, әткәй, тагарак. Картаймыш көнегездә әни белән сине шуннан ашатырмын», – ди улы. Әтисе белән әнисе елашалар да, шул көннән картны өстәл артына утыртып, аны чиста савыттан ашата башлыйлар.

Дуслар, тормыш – аяусыз бумеранг ул! Онытмагыз шуны...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев