Ялкын
УКЫТУЧЫ: ТАНЫЛГАН УКУЧЫЛАРЫ ХӘТЕРЕНДӘ
Алар барысын да белә. Алар безгә беркайчан да үпкәләми. Алар хәтта ачуланганда да, яратып кына ачулана. Безгә калса, алар бәрәңге дә ашамый, кибеткә дә йөрми, телевизор да карамый – җир кешеләренең гадәти яшәү рәвеше хас түгел аларга. Һәр кешенең тормышында әнә шундый изгеләштергән бер зат була. Һәм без аларны гади генә итеп укытучы дип атыйбыз.
Укытучы дигәч күзалдыма һәрвакыт Наймә апа Закирова килеп баса. Беркайчан да онытканым юк аны. Безгә ул пионер вожатый булып килгән иде – 7 чакрым ераклыктан, Нәҗип Думави авылыннан йөреп укытты. Минем шигырь яза башлавыма да ул сәбәпче булды. Чиле-пешле генә шул шигырьләремә дә игътибар биреп укып, өтерләрен төзәтеп бирә, «Татарстан яшьләре»нә җибәрә торган иде. Аннан бергәләп җавап көтәбез инде. Гел үсендереп торды ул мине. Йомшак мөгамәләсе, тавыш күтәрми, рәнҗетми сөйләшә белүе белән күп укытучылардан өстен иде. Ул авылдан киткәндә елый-елый озата баруыбыз әле дә хәтердә. Аның урынына килгән укытучыны мин кабул итә алмадым, ниндидер каршылык башланды. Бу яңа укытучы шулкадәр дорфа булып чыкты, стена газетасына, мине җәмәгать эшләреннән качып барган итеп, карикатурамны ясаткан иде. Наймә апа белән мәктәпнең дә бөтен яме китте минем өчен.
Наймә апаны мин гел сагынып искә алам. Балаларым укыганда да, хәзер оныкларым укыганда да ул минем өчен укытучы сүзенең гәүдәләнеше булып тора.
Мин Әтнә районының Күнгәр урта мәктәбен тәмамладым. Һаман искә ала торган укытучым ул – инглиз теле укытучыбыз Зөһрә Рәшит кызы Госманова. Ул биргән белем белән мин хәтта университетта укыганда да чит тел дәресләрен «тозлау» мөмкинлеге алдым. Өстәмә белгечлек – тәрҗемәче белгечлеге алуымда да Зөһрә Рәшитовнаның өлеше зур. Үзе дә яшь булгангамы, укучылары белән уртак тел таба белә – ул укыткан класслардан бер-ике кеше булса да, инглиз телендә иркен аралашырга өйрәнеп чыга. Укытучыма креативлыгын югалтмавын, башка укучыларының да аны мин хәтерләгәндәй хәтерләвен телим.
Аның исеме – Резедә Кадыйровна, ә без аңа Резедә апа дип эндәшә идек. Ул безне башлангыч классларда укытты, аннары, зур классларга күчкәч тә, әдәбият, татар теленнән керә иде. Без Резедә апага сыйныфыбыз белән гашыйк идек. Ул бик үзенчәлекле кеше, зәвык белән киенә, хушбуйлары тәмле исле иде аның. Үзе класстан чыгып киткәч тә, аларның хуш исе аңкып тора. Һәм Резедә апа үзе дә һаман класста кебек тоела иде миңа.
Аның дәресләренә өй эшләрен бик әйбәтләп, тырышып эшләп барырга тырыша идем, макталасы килә бит, күренәсе... Инде олырак класста укыганда, берсендә, миннән сорамас әле дип, өй эшен эшләми килдем. Нәкъ менә шул көнне никтер ул миннән сорады. «Резедә апа, мин эшләмәдем шул», ‒ дип җавап бирдем, алдашып торып булмый бит инде Резедә апага. Ә ул: «Раил, нәрсә булды, бу һич тә сиңа охшамаган», ‒ дип хафага калды. Шул мизгелдә мин шыбыр тиргә баттым, оялдым, ирексездән күзләремнән яшьләр тәгәрәде... Резедә апа: «Икенче юлы болай эшләмә, яме», ‒ диде дә, шуның белән бетерде. Миңа ничек оят булуын сизде ул. Шул кыен вакыйгадан соң, мин укуда да, тормышта да гел җаваплы булырга тырышам. Әйткән сүземдә торырга...
Мин җырчы, шуңа күрә яраткан укытучым, әлбәттә, вокал укытучыбыз – Татарстан һәм Россиянең атказанган артисты, профессор Венера Әхәт кызы Ганиева. Ул бик кызыклы, күпьяклы шәхес, безне җырларга өйрәтү белән генә чикләнми, тормыш дәресләре дә бирә. Шул ук вакытта ул кырыс та, таләпчән дә була белә. Әле икенче курста укыганда дәрестә елап җибәргәнемне дә хәтерлим. Хәзер көлке булып тоела инде.
Венера Әхәтовна дәресләрендә һәрчак күңелле, без еш кына шаяртабыз, ачыктан-ачык сөйләшүләр, киңәшләшүләр дә булмый түгел. Мин укытучымны бик хөрмәт итәм, остаз буларак та, хатын-кыз буларак та сокланырлык кеше ул.
177нче мәктәптә укыганда, минем иң яраткан дәресем тарих булды. Чөнки тарих укытучысы Шаһид Илсур улы Хәмиев дәресләрне бик мавыктыргыч итеп алып бара. Ул тарихи вакыйгаларны шундый кызыклы итеп сөйли, археологик материаллар белән баета – үзеңне шул заманга эләккән кебек хис итәсең. Бездән дә, дәреслектән генә укуны түгел, төрле китаплардан, кинофильмнардан мәгълүмат эзләвебезне таләп итте.
Борынгы общинада башлык сайлау, Рим сенатына сенаторлар билгеләү, Олимпия уеннары оештыру – безнең көндәлек шөгыльләр иде тарих дәресендә. Хәтерлисезме, Шаһид Илсурович, кайбер вакыйгаларны «сәхнәләштереп» өйрәндек. Шул заман костюмнарына, битлекләренә киенеп, образга кереп, Борынгы Грециягә «барып кайттык». «Антигона» трагедиясендә үземнең Исмена ролен уйнаганымны беркайчан да онытмам, мөгаен.
Беләсезме, мин бер елны Крит утравына бардым. Без бу утрауга бер генә дәрес багышламадык. Сез биргән белемнәр, сөйләгән мифлар, Дедал, Тесей, Минотаврлар бәйнә-бәйнә исемә төште. Ә Миной цивилизациясе яшәгән мохиттә йөреп, һавасын сулау, ком-ташларына, агачларына кагылу – үзе бер бәхет булды.
Сезнең кебек игътибарлы, миһербанлы, үз эшен ярата торган укытучылар күбрәк булсын иде! Мин Сезгә тәртипле, акыллы укучылар, саекмас күңел байлыгы һәм сәламәтлек телим. Сезнең хәзерге укучыларыгыздан көнләшеп тә торам әле!
Нәбирә Гыйматдинова, язучы, Г.Тукай премиясе лауреаты:
МӘКТӘПНЕҢ БӨТЕН ЯМЕН АЛЫП КИТТЕ

Альберт Шакиров, ТНВ каналында алып баручы:
УНИВЕРСИТЕТТА ДӘРЕС «ТОЗЛАВЫМ»А УЛ СӘБӘПЧЕ!
Мин Әтнә районының Күнгәр урта мәктәбен тәмамладым. Һаман искә ала торган укытучым ул – инглиз теле укытучыбыз Зөһрә Рәшит кызы Госманова. Ул биргән белем белән мин хәтта университетта укыганда да чит тел дәресләрен «тозлау» мөмкинлеге алдым. Өстәмә белгечлек – тәрҗемәче белгечлеге алуымда да Зөһрә Рәшитовнаның өлеше зур. Үзе дә яшь булгангамы, укучылары белән уртак тел таба белә – ул укыткан класслардан бер-ике кеше булса да, инглиз телендә иркен аралашырга өйрәнеп чыга. Укытучыма креативлыгын югалтмавын, башка укучыларының да аны мин хәтерләгәндәй хәтерләвен телим.
Раил ШӘМСУАРОВ, Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры актёры:
ХУШБУЙ ИСЕ ХӘТЕРЕМДӘ...
Аның исеме – Резедә Кадыйровна, ә без аңа Резедә апа дип эндәшә идек. Ул безне башлангыч классларда укытты, аннары, зур классларга күчкәч тә, әдәбият, татар теленнән керә иде. Без Резедә апага сыйныфыбыз белән гашыйк идек. Ул бик үзенчәлекле кеше, зәвык белән киенә, хушбуйлары тәмле исле иде аның. Үзе класстан чыгып киткәч тә, аларның хуш исе аңкып тора. Һәм Резедә апа үзе дә һаман класста кебек тоела иде миңа.
Аның дәресләренә өй эшләрен бик әйбәтләп, тырышып эшләп барырга тырыша идем, макталасы килә бит, күренәсе... Инде олырак класста укыганда, берсендә, миннән сорамас әле дип, өй эшен эшләми килдем. Нәкъ менә шул көнне никтер ул миннән сорады. «Резедә апа, мин эшләмәдем шул», ‒ дип җавап бирдем, алдашып торып булмый бит инде Резедә апага. Ә ул: «Раил, нәрсә булды, бу һич тә сиңа охшамаган», ‒ дип хафага калды. Шул мизгелдә мин шыбыр тиргә баттым, оялдым, ирексездән күзләремнән яшьләр тәгәрәде... Резедә апа: «Икенче юлы болай эшләмә, яме», ‒ диде дә, шуның белән бетерде. Миңа ничек оят булуын сизде ул. Шул кыен вакыйгадан соң, мин укуда да, тормышта да гел җаваплы булырга тырышам. Әйткән сүземдә торырга...
Гөлназ Батталова, җырчы:
ЕЛАТКАНЫ ДА БУЛДЫ!
Мин җырчы, шуңа күрә яраткан укытучым, әлбәттә, вокал укытучыбыз – Татарстан һәм Россиянең атказанган артисты, профессор Венера Әхәт кызы Ганиева. Ул бик кызыклы, күпьяклы шәхес, безне җырларга өйрәтү белән генә чикләнми, тормыш дәресләре дә бирә. Шул ук вакытта ул кырыс та, таләпчән дә була белә. Әле икенче курста укыганда дәрестә елап җибәргәнемне дә хәтерлим. Хәзер көлке булып тоела инде.
Венера Әхәтовна дәресләрендә һәрчак күңелле, без еш кына шаяртабыз, ачыктан-ачык сөйләшүләр, киңәшләшүләр дә булмый түгел. Мин укытучымны бик хөрмәт итәм, остаз буларак та, хатын-кыз буларак та сокланырлык кеше ул.
Мәликә Мотыйгуллина, Яшь ТНВ каналы алып баручысы:
РИМ СЕНАТЫНА СЕНАТОР САЙЛАДЫК
177нче мәктәптә укыганда, минем иң яраткан дәресем тарих булды. Чөнки тарих укытучысы Шаһид Илсур улы Хәмиев дәресләрне бик мавыктыргыч итеп алып бара. Ул тарихи вакыйгаларны шундый кызыклы итеп сөйли, археологик материаллар белән баета – үзеңне шул заманга эләккән кебек хис итәсең. Бездән дә, дәреслектән генә укуны түгел, төрле китаплардан, кинофильмнардан мәгълүмат эзләвебезне таләп итте.
Борынгы общинада башлык сайлау, Рим сенатына сенаторлар билгеләү, Олимпия уеннары оештыру – безнең көндәлек шөгыльләр иде тарих дәресендә. Хәтерлисезме, Шаһид Илсурович, кайбер вакыйгаларны «сәхнәләштереп» өйрәндек. Шул заман костюмнарына, битлекләренә киенеп, образга кереп, Борынгы Грециягә «барып кайттык». «Антигона» трагедиясендә үземнең Исмена ролен уйнаганымны беркайчан да онытмам, мөгаен.
Беләсезме, мин бер елны Крит утравына бардым. Без бу утрауга бер генә дәрес багышламадык. Сез биргән белемнәр, сөйләгән мифлар, Дедал, Тесей, Минотаврлар бәйнә-бәйнә исемә төште. Ә Миной цивилизациясе яшәгән мохиттә йөреп, һавасын сулау, ком-ташларына, агачларына кагылу – үзе бер бәхет булды.
Сезнең кебек игътибарлы, миһербанлы, үз эшен ярата торган укытучылар күбрәк булсын иде! Мин Сезгә тәртипле, акыллы укучылар, саекмас күңел байлыгы һәм сәламәтлек телим. Сезнең хәзерге укучыларыгыздан көнләшеп тә торам әле!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев