Ялкын
"УКУЧЫЛАРНЫҢ ЗУР ҖИҢҮЕ"
"Ялкын"лылар безне куандырудан туктамыйлар! Юк, юк, сүз редакция хезмәткәрләре турында түгел, ә безнең яраткан укучыларыбыз турында бара. Хәтерләсәгез, ноябрь санында без Кайбыч районы Борындык урта мәктәбе укучылары турында язган идек. Мәктәп укучыларының бөтенесе диярлек бадминтон уйныйлар, һәм, әйтергә кирәк, алар моның белән профессиональ дәрәҗәдә шөгыльләнәләр.
Ә 18-20 нчы декабрь көннәрендә Борындык мәктәбе укучылары Татарстан кубогына бадминтон буенча ярышда катнашып кайтканнар. Әлеге зур спорт чарасында барлыгы 38 команда катнашкан. Дусларыбыз биредә дә үзләренең сәләтләрен күрсәткәннәр: Борындык мәктәбе укучылары төркеме II урын яулап кайткан. Команда составында безгә таныш Хөснетдинова Адилә, Хәйруллина Гүзәл, Аблаизов Алмаз һәм Хуҗин Илназ булган. Афәрин, кызлар-егетләр! Горурланабыз! Киләчәктә дә уңышлар сезгә!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Белми калма
-
14 января 2025 - 16:33
ЧАҢГЫ ЯРЫШЛАРЫ БУЕНЧА РОССИЯ КУБОГЫНЫҢ 5НЧЕ ЭТАБЫ КАЗАНДА УЗАЧАК
-
9 января 2025 - 14:57
ГЫЙНВАР АЕНДА КАЗАНДА TEN SPIRIT БРЕЙКИНГЫ БУЕНЧА БАЛАЛАР-ЯШҮСМЕРЛӘР ТУРНИРЫ УЗАЧАК
-
27 декабря 2024 - 16:35
Кәрим Тинчурин театрына барабызмы?
-
27 декабря 2024 - 10:50
«ТУГАН БАТЫР» МУЛЬТСЕРИАЛЫ: НӘРСӘ ТУРЫНДА, КАЙЧАН ҺӘМ КАЙДАН КАРАП БУЛАЧАК?
Нет комментариев