ТӨЕНЧЕКЛӘР БЕЛӘН ХУШЛАШЫРГА ВАКЫТ...
Алар үзләренең яраклыгын югалтты! Өйдә, диваннан да тормыйча, чит ил сатучыларын ничек алдарга һәм теләгән әйберне, чиктән торып, зур ташлама белән сатып алырга? Күзләрегез янып китте кебек, хәзер, барысын да өйрәтербез!
Хәзерге заманда IT-технологиядән башка тормышыбызны күз алдына китерергә дә читен. Бер карасаң, шәп: яңа мөминлекләр, акыл белән акча эшләү юллары табыла. Ләкин искене сагынып, көрсенгән әби-бабайлар сүзендә дә хаклык бар: тискәре ягын да истә тотырга кирәк. Тискәресе шул – уңайлы җиһазлар безне реаль тормышыбыздан, бер-беребездән читләштерә.
ЭЛЕКТРОН КАРТАЛАР ТУРЫНДА ИШЕТКӘНЕГЕЗ БАРМЫ?
Һичшиксез! Бүген беренче сыйныф укучылары ук куллана бит! Аны «мәктәп электрон картасы» дип атыйлар. Бу карта ярдәмендә укучылар мәктәп ашханәсендә азык-төлек алу һәм җәмәгать транспортларда йөрү өчен түләүне башкара ала. Шулай ук әти-әниләр obrkarta.ru сайтында карта белән башкарылган операцияләрне шәхси эш бүлмәсенә кереп күзәтә. Качып кына шоколад алыйм димә – тотачаклар, кыскасы! Хәзерге заман балаларына сумка төбеннән чәчелгән тиеннәрне эзләп, аларны кат-кат санап интегәсе юк. Ашханәдә дә озын чиратларда торып, акчаны кайтарып бирүләрен көтәргә кирәкми! Барысы да бер кечкенә генә пластик карта белән эшләнә. Бер карасаң, бик файдалы әйбер! Тик чынлыкта да барысы шулай җиңел микән соң?
УТЫРЫП ЕЛАРГА ОНЫТМА!
Без әлеге төр карта кулланучы укучылар белән очраштык. Баксаң, карта кечкенә булганлыктан һәм укучыларның игътибарсызлыгыннан, аның белән проблемалар тeып кына тора икән: сына, югала, төрле тишекләргә төшеп китә... Мондый хәл башыңа килсә, нишләргә? Башта утырып бер елап алырга, ә аннары, тынычлангач, барысын да олыларга сөйләргә. Шуннан соң сез (әни-әтиегезне дә алырга онытмагыз!) Казан шәһәре, Солдатская урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан офиска барып, мәктәп картасын 10 минут эчендә яңадан чыгарта аласыз. Бу эшкә 150 сумыгыз әзер торсын. Бик үҗәт әти-әниләр өчен «шоколато не покупати» программасы бар (исемен үзебез уйлап таптык): аена 90 сум түләсәгез, бер-бер әйбер сатып-алынуга ук, смс җибәрәләр. Тулырак мәгълүматны 8(843)561-05-05 ярдәм хезмәте телефоны аша белеп була.
Компьютерларның мөмкинлекләре киң булса да, әлегә чиксез түгел, бәхеткә! Кайбер программаларда ялгышулар очрарга мөмкин. Терминаллар аша картаның балансын тутырганда, акчаның барып җитмәве бар. Әгәр дә сез картаның берәр номерын ялгыш җыйсагыз, күңелсез нәтиҗәдән качып котыла алмассыз: башка кешенең кошелегына акча салдым дип уйланасы гына кала. Мондый хәлдә калмас өчен нишләргә? Барлык түләнүләрнең чекларын саклап барырга кирәк. Әгәр дә сезгә бу авыр хәл кагылса, ярдәм хезмәте эшмәкәрләре сезгә ярдәм итәргә тырышачаклар...
Элекке киноларда карта белән ишек ачу супер-агентлар гына башкара торган трюк иде, бүген исә укучылар өчен гап-гади эш. Кайбер мәктәпләрдә керү турникетлар аша электрон карталар ярдәмендә генә башкарыла. Нигә кирәк бу? Бер яктан, турникетлар булгач, мәктәпкә чит кешеләр керә алмый. Димәк, бу укучыларның куркынычсызлыгы өчен эшләнә. Ә икенче яктан караганда, хәйләкәр балаларга «керер өчен карточкамны өйдә оныттым» дип, кайтып китер өчен шәп сәбәп туа.
ONLINE ТАШЛАМА!
Банк картасы ярдәмендә барлык түләүләрне дә банк хисабы аша үтәргә мөмкин. Төенчекләр белән хушлашырга вакыт, алар үзләренең яраклыгын югалтты! Бер пластик турыпочмаклы юка карта ярдәмендә күршедәге кибеттән товар сатып алырга мөмкин, хәтта өйдән дә чыкмыйча, чит илләрдән төрле нәрсәләр китертегез. Акчаны куркып сакта да тотасы юк! Чөнки карта урланган булса да, банк хезмәткәрләре аның мөмкинлекләрен чикли ала: иң мөһиме, вакытында хәбәр итәргә. Ә ташламалар??? Урамнарда сатучылар белән сатулашып булса, банк картасы белән түләгәндә, ничек сатулашасың ди! Менә сезгә бер хәйләкәр һәм файдалы киңәш. Күбегез Кытай иленең иң зур online сату мәйданы – aliexpress.com сайты белән таныш. Әгәр дә сез түләнгән товарның күпмедер бәясен кайтарасыгыз килсә, сатучы белән бәхәскә керә аласыз. Моның өчен, килгән посылканы бушату мизгелен видеоязмага төшереп, сатучыга җибәрергә кирәк. Товарның бәрәр җитешмәве бар, дип шул язмада күрсәтергә тиешсез. Җитешмәгән җирләрен табу, дөресен генә әйткәндә, читен түгел. Чөнки Кытай товарлары – ясалма, подделка, фирма әйберләренең тиңдәше (аналогы) генә! Әгәр дә сез үзегезнең хаклыгыгызны дәлилли алсагыз, сезгә товар бәясенең күпмедер процентын кайтарачаклар. Шушы кайтарылу акчасын да сатучы белән сез уртак фикергә килеп билгелисез. Aliexpress.com сайтында сатулашуның тагын бер ысулы бар. Сез сатучыга бер тәкъдим ясый аласыз: товар сылтамасы астында уңай бәяләмә язып, шуның өчен ташлама сорарга була. Сатучыларның күбесе моны рәхәтләнеп кабул итә.
ПИН, ПАК – УЕНЧЫК ТҮГЕЛ!
Шулай да, карта белән эшләгәндә, аны күз уңаеннан югалтырга ярамый! Бик игътибарлы һәм сак булырга кирәк. Картаның 16 санлы номерын башкалар белсә, зыян булмас. Ә менә 4 санлы ПИН-кодны берәүгә да белдерергә ярамый. Ул сезнең шәхси ачкычыгыз һәм хәтерегездә генә сакланырга тиеш. Әгәр дә хәтерегез начар икән, ПИН-кодны кәгазьгә язып, яшереп кенә саклара кирәк. Җинаятьчеләр сезнең мәгълүматләрегезне белсәләр, азагы кызганыч буларга мөмкин. Моны булдырмас өчен нишләргә? ПИН-кодны җыйганда, саннарын кулыгыз белән каплап җыегыз, янәшәдә торган кешеләр күрерлек булмасын. Банкоматларда электрон карта белән эш иткәндә, чит кешеләрнең киңәшләренә колак салмагыз һәм карта белән бәйләнешле операцияләрдә аларның ярдәменнән баш тартыгыз. Шулай ук, сезнең банк картагыз белән чит кешеләрнең куллану мөмкинлеген булдырмас өчен, сез картаның арткы ягында, махсус әзерләнгән урынында үзегезнең имзагызны куерга тиеш. Шул сәбәпле, кайбер карталарда хуҗаларының фотосы да сурәтләнә. Картаны кулланганда бик сак булырга кирәк! Әгәр дә банкомат картагызны кабул итми икән, моның өчен физик көч кулланырга кирәкми. Иң яхшысы – башка банкоматка мөрәҗәгать итү. Картаның мөмкинлекләрен сынап, аны суга тыгарга ярамый, бөгеп, сындырып карарга да кирәкми. Шулай ук, кәрәзле телефон янәшәсендә тотарга киңәш ителми.
МАХСУС КАРТАЛАР...
Аноним рәвештә файдалана торган электрон карталарның тагын берсе –җәмәгать транспортларда кулланыла торган «проездной»лар. Алар ярдәмендә берьюлы берничә кеше өчен түләп булмый. Акчалата түләүгә караганда, карта белән түләүнең отышлырак. Апрель аендагы үзгәрешләрне күз уңаенда тотып, бүгенге көндә акчалата түләүнең бәясе – 25 сум булса, карта аша – 23 сум. Шулай да, җәмәгать транспорт карталарының исемлеләре дә бар, алар җиңеллек (льгота) буларак тәкъдим ителәләр. Алар аша йөрү бушлай, тик аена түләп тора торган билгеле бәясе дә бар. Көн дә җәмәгать транспортлары белән йөрүчеләр өчен бу отышлы, чөнки ташламасы шактый зур. Тик моның табышын башка кешеләр татып карый алмый, чөнки бу очракта дәүләт кереме кимиячәк. Шул сәбәпле, картада хуҗасының исеме, фамилиясе, фотосы һәм имзасы булырга тиеш. Кондукторлар бу тәфсилләрне җентекләп тикшерергә яраталар. Бу карталар кемгә бирелә? Пенсионерларга, инвалидларга, күп балалы гаиләләрнең әгъзаларына 16 яшькә (укучыларга – 18 яшькә) кадәр бирелә.
Кайсы төр картаны куллансагыз да, кешеләрне кулланмагыз!
Электрон карталар кулланучыларга бер-ике киңәш
1. Беренчедән, карта артында махсус CVV2 (англ. Card Verification Value 2) коды бар, ул картаның чын булып булмавын тикшерер өчен каралган 3 санлы шифр. Әгәр теге яик бу кеше карта номерыгызны һәм шул кодыгызны белә икән, бетте баш, калды муен тырпаеп. Чөнки кайбер карталарда смс-банкинг, смс-контроль юк, интернет аша сату-алу өчен башка берни кирәкми.
2. Икенчедән, интернет кибетләр, сатып-алыр алдыннан, махсус карта саклау системасында регистрация узарга тәкъдим итә икән, димәк, узарга кирәк. Чөнки әлеге системалар махсус каракларга каршы эшләнә. Караклар, төрле программалар кулланып, сезнең мәгълүматларны куллана ала.
3. Өченчедән, әгәр челтәр аша заказ биргәч, товарыгыз вакытында килеп җитми икән, дәгъва ачыгыз, акчаны кире кайтарттырыгыз. Сез ризалык биргәндә, билгеле бер вакыт өчендә алачагыгызны белеп, ризалык бирәсез. Ә товар, әйтик, бер атнага соңга калып килә икән, бу инде сатучының гаебе.
4. Дүртенчедән, бервакытта да (!!!) тикшерелмәгән сайтлардан сатып алмагыз. Үз тәҗрибәмнән чыгып әйтәм! Акчаны алалар, ә товар юк, аннары полициягә мөрәҗәгать итәргә була, ләкин бу эшкә ярамый: интернетта югалган акча белән беркем дә кызыксынмый, ни кызганыч! Кыскасы, дәүләт уйлап та бирми синең электрон акчаларың турында...
Гүзәл Мортазина, Эльвира Һадиева
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев