Логотип Идель
Ялкын

"ТИЕН БҮЛӘГЕ"

Кечкенә вакытта әтиләр печәннән "куян күчтәнәче" алып кайталар иде. Шуңа күрә куян җибәргән күчтәнәчнең нинди икәнен беләм. Ә тиен күчтәнәче нәрсә икән соң?
Корея халык әкияте
Борын-борын заманда яшәгән ди Пак исемле карт. Аның белән төрле кызыклы хәлләр булгалаштыргалый икән. Ләкин кызганыч, ул чакларда Вконтакте, Фейсбук, Инстаграм булмаган, без дә аның маҗараларын күзәтеп бара алмыйбыз. Ләкин менә аның оныгының оныгының оныгы да Пак исемле һәм аның белән дә төрле кызыклыклар булып тора. Каян беләмме, сайтлапрдан инде... Менә шул күңелле вакеыйгаларның берсен сезгә сөйләп китим әле. Пак бик каты Инстаграм белән мавыга: юлында ни очраса, күзенә ни күренсә, шуны фотога төшерә инде бу.
Берчак урманда моның капкынына тиен эләккән. Гади тиен түгел, ә чып-чын алтын тиен! Шулчак тиен кеше тавышы белән картка сүз каткан:
- Зинһар, җибәр мине, харап итмә! Ни сорасаң, шуны бирермен.
Менә ышанмыйсыз инде, ышанмасагыз, видеосын карагыз, әнә күпме лайк җыйган.
- Нәрсә бирмәкче буласың соң? Минем теләгем шул гына: Кулым белән нәрсәгә кагылсам, шул әйбер көмешкә әверелсен. Шушы шартны үтәсәң, җибәрермен, - дигән аңа Пак.
- Ярый, теләгеңне үтәрмен, - дип баш игән тиен.
Пак капкынга кагылган икән, ул шунда ук көмеш төсенә кергән. Моны күргәч, картлач тиенне иреккә җибәргән дә үзе өенә кайтып киткән. Шатлыгыннан нишләргә белми икән инде ул.
Ишек тоткасына тотынуы булган, тотка көмешкә әверелгән. Тупсага утырып башмагын салыйм дисә, анысы да көмештән икән. Идәндәге чыптага кагылуга, ул да көмешкә әйләнгән. Бу могҗизаны, бу байлыкны күреп, картның күз аллары караңгыланган, зиһене чуалган. Өйдәге бөтен нәрсәне шулай көмешкә әйләндереп бетергәч, тамагы ачып, ул өстәл янына ашарга утырган. Гадәттәгечә, ашау алдыннан Инстаграмга фото куерга кирәк бит: ләкин кулына алган айфон кинәт кенә көмеш кисәгенә әверелеп куймасынмы... Киткән егет ломбардка: баксаң, теге көмеш кисәгенең бәясе 20 мең сум, ә Айфон 5S, 38 мең тора. И кайгырган, и кайгырган Пак. Кулы тигән һәр әйбер көмешкә әверелсә, димәк, ул башка беркайчан да Интернетка керә алмаячак, Инстаграмга фото элмәячәк, Айфон куллана алмаячак – бер-кай-чан-да! Тора-бара медиа популяр Пакны кешеләр оныта башлый: көндә бер генә лайкы, бер генә перепосты булмаган Пак үлеп китә... Менә шулай: йә горур булма, йә байлыкка сукыр булма!

---------------
Разил ВӘЛИЕВ тәрҗемәсе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев