Логотип Идель
Ялкын

"ӘТИЕМ ТИМЕР ТЕЛЕН БЕЛӘ..."

"ИСӘНМЕСЕЗ, ХӨРМӘТЛЕ РЕДАКЦИЯ ХЕЗМӘТКӘРЛӘРЕ! БУ ХАТНЫ СЕЗГӘ РАДИКНЫҢ ӘНИСЕ ГӨЛЧӘЧӘК ХАНЫМ ДӘВАМ ИТТЕРӘ. УЛЫМ 2 КӨН БУЕ ШУШЫ ХАТНЫ БЕЗГӘ КҮРСӘТМИЧӘ ЯЗЫП УТЫРДЫ ҺӘМ МЕНӘ БҮГЕН МИННӘН ПОЧТА АША ҖИБӘРҮЕМНЕ ҮТЕНДЕ. УКЫП ЧЫККАЧ, КҮЗЛӘРЕМӘ ЯШЬЛӘРЕМ ТЫГЫЛДЫ. ШУШЫНДЫЙ ЭЧТӘЛЕКЛЕ ИТЕП ХАТ ЯЗА АЛГАЧ, БЕЗ БАЛАГА ДӨРЕС ТӘРБИЯ БИРӘБЕЗДЕР ИНДЕ ДИП КУАНЫП КУЙДЫМ. ИХТИРАМ БЕЛӘН, ГӨЛЧӘЧӘК ХАҖИЕВА"


Бу дөньяда нинди генә һөнәр ияләре юк: табиб, укытучы, тәрбияче, агроном, очучы, шофер, сатучы... Бу исемлекне тагын бик озын итеп булыр иде әлбәттә. Ләкин минем сезгә бәян итәсе килгән һөнәр һәм аның иясе бик тә үзенчәлекле. Ул минем кадерле, газиз кешем, миңа бу дөньяны бүләк итүче – әтием Марат.


Минем әтием 1970 елның 19 маенда Татарстанның мәгърур Чатыр таулы, челтер чишмәләре, данлыклы шәхесләре, гүзәл табигате белән дан казанган Азнакай шәһәрендә дөньяга килә. Урта мәктәпне тәмамлагач, Армия сафларында хезмәт итә ул. Аннан кайткач, нефть һәм газ җитештерү тармагына эшкә урнаша. 1990 елдан бүгенге көнгәчә әтием шушы өлкәдә слесарь-ремонтлаучы булып намуслы хезмәт куя. Азнакай районында әтием аяк басмаган, әтием кулы кагылмаган нефть кудыргычлар калдымы икән?! Юктыр, мөгаен. Чөнки ул – үз эшенең остасы. Һәр ачкычның, һәр болтның, һәр җайланманың телен белә ул. Җансыз тимер кисәгенә дә җан өрергә сәләтле кеше.


Җәйнең эссе челлә көннәрендә дә, өзлексез яңгырлардан торган язгы-көзге көннәрдә дә, кышкы бураннарда да ачык һавада авыр хезмәт белән мәшгуль ул. Эштә куллары майга батып, кытыршыланып бетсә дә, кичен өйгә кайткач безне – балаларын, яратып, аркадан сөя, баштан сыпыра. Андый чакта әтиемнең кулларыннан ниндидер җылылык, наз бөркелә. Әтиемнең көчле кулларын иңемдә, үзен янымда тою миндә ышаныч һәм горурлык хисләре уята.


Әтиемнең хезмәте бик тә авыр һәм катлаулы. Аңа, үз гомерен куркыныч астына куеп, биеккә менеп эшләргә дә, авария хәлендәге механизмнарны тиз арада зур осталык белән төзәтергә дә туры килә. Һәр адымының, кул хәрәкәтенең төгәллеген таләп итә аның хезмәте. Юкса – куркыныч буласын көт тә тор.


Каникул вакытында әтиемнең мине үзе белән эшкә алып барганы бар. Аның тырышлыгын күреп сокландым мин. Ә инде иптәшләре арасында үзенә нинди ихтирам белән карауларын тою күңелемдә чын-чынлап горурлык хисләре уятты.


Эшендә бик хөрмәт итәләр әтиемне. Шулай булмыйча, алыштыргысыз хезмәткәр, җаваплы һәм тырыш, уңган, булган кеше ич ул минем әти.  Мактау кәгазьләре дә бик күп аның. Күп еллар буе сурәте мактау тактасында балкып тора.


Әтиемнең куллары да, күңеле дә алтын. Өйдә дә һич буш тормый ул: безгә дәресләр караша, агачтан төрле сыннар ясый. Бик матур итеп рәсемнәр ясый. Сер итеп кенә әйтәм: бик тәмле итеп ашарга да пешерә. Әниемә һәрчак ярдәм кулын сузарга гына тора.


Әтиемнең эш көне иртәнге 7дән кичке 5кә кадәр дәвам итә. Күп очракларда караңгы төнгәчә тоткарланырга туры килә аңарга. Эштә авария очраклары булганда, хәтта ашарга да вакыт тимәгән чаклары була.


Мин әтиемә ныклы сәламәтлек телим. Авырмыйча, озак еллар әнием белән тигезлектә яшәсеннәр иде алар. Чөнки безне үстерәсе, кеше итәселәре бар. Ә инде үсеп җиткәч, без дә аларга лаеклы алмаш булып, үзләрен кадер-хөрмәттә яшәтә алсак иде, дип уйлыйм мин.


Фотолар Радик ХАҖИЕВ архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев