Логотип Идель
Ялкын

ТЕРРОРИЗМГА КАРШЫ

ТР тероризмга каршы программасы мәктәп бусагасын кабат атлап керә. 7 ел эчендә 350 артык чара уздырылса да, яңадан искәртү зарарлы түгел ди экспертлар! Эшләр дәвам итә.

Сәлам, укучы!



24 октябрь көнне  Казан шәһәренең№ 21 гимназиясендә (Зорге ур., 71) экстремизмга "юк!" диючеләр квесты узачак!



 Чара көндезге 14:00 башланачак. Бирегә төрле мәктәпләрдән 50 якын катнашучы киләчәк икән. Квест интеллектуаль-популяр формада оештырылачак һәм төрле-төрле интерактив уеннар белән үрелеп барачак икән. Барлыгы махсус алты станция каралган. Һәрберсендә катнашучы дусларыбыз тематик информация белән генә танышып калмаячак, ә тагы төрле кызыклы милләтләрнең, чит халыкларның гореф-гадәтләрен дә өйрәнәчәк икән!!! Шактый кызык булырга охшап тора, без дә барып катнашып кайтыйкмы әллә?!
Җир шарындагы тынычлыкны саклау - безнең кулларга тапшырылган эш. Күгебез гел зәңгәр һәм тыныч булсын өчен кулыбыздан килгәнне эшләргә ашыксак икән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев