Логотип Идель
Ялкын

«ТЕЛЕВИЗОР ЭЧЕНДӘ ҮСКӘН ЧУЛПАН»

Җирдә балкып янучы йолдызны күргәнегез бармы? Ничек инде юк?! Алдашмагыз! Минем генә түгел, сезнең дә күргәнегез бар аны. Бик беләсегез килсә, аның белән аралашкан кеше бик бәхетле: җылылык, матурлык һәрвакыт сөендерә!

Йолдызыбызның исеме – Чулпан. Сөйләр сүзем Чулпан-йолдыз турында. Төгәлләштерсәк, «Яшь ТНВ» каналының алып баручысы, күпсанлы конкурс-фестивальләр җиңүчесе, нәфис сүз остасы – Чулпан Хаҗиева! Биш яшеннән алып хәзергә чаклы Чулпан телевизор экранында үсте. Яшьтән үк тамашачы мәхәббәтен яулап алды.

Дөресен әйтим, Чулпанга бик сокланам. Ә күптән түгел олы телевидениенең нәни йолдызы белән үзем аралаштым. Әлеге әңгәмәне «Ялкын» укучыларына да тәкъдим итәсем килә.

Кукмара итекләре саклап калды

Чулпан, син тамашачы мәхәббәтен кечкенәдән яулап алдың. Саф яңгыравыклы тавыш, сәнгатьле сөйләм үзенә җәлеп итә. Сәхнә культурасына сине кем өйрәтә?

– Балалар бакчасына йөргән вакытта ук мин «Шәвәли» театр түгәрәгенә йөрдем. Ә театр җитәкчесе – минем апам, Миләүшә Хаҗиева иде. Шул вакытта матур итеп шигырьләр сөйләргә өйрәндем. Театрга мин үзем теләп һәм бик яратып йөрдем.

Телевидениегә ничек эләктең?

– Бөек шагыйрь Г. Тукайны искә алу кичәсендә катнаштым. Анда чыгышымны бик ошаттылар һәм «Күчтәнәч» тапшыруына чакырдылар. Ул вакытта миңа нибары 5 яшь иде.

Камера артындагы тормыш нәрсәсе белән үзенчәлекле? Нинди кызыклы вакыйгаларга юлыктың?

– Мин телевидениегә бик яратып йөрим. Үз эшемә җаваплы карыйм. Эш вакытында кызыклы хәлләр булгалый үзе... Шулай бервакыт түфлиемнең бер парын сумкага тыгарга онытканмын. Ярый әле, кышкы салкыннар иде. Мине Кукмара итекләре саклап калды. Сценарий нәкъ менә салкын көннәр турында иде. Мине итекләр белән килгәнгә мактадылар да әле.

– «Яшь ТНВ» каналында кемнәр белән эшләү аеруча исеңдә калды?

– «Яшь ТНВ»да дусларым күп. Алар белән эшләү бик күңелле! Шулай да, аерым алганда, Ваня белән эшләү бик рәхәт иде (сүз «Яшь ТНВ»ның алып баручысы Ваня Остроумов турында). «Иде» дидем, чөнки ул хәзер бездә эшләми. Ул көннәрне бик сагынам!

Син татар телендә матур итеп шигырьләр дә сөйлисең бит әле...

– Минемчә, татар теленә мәхәббәт иң беренче чиратта гаиләдән киләдер. Безнең өйдә дүрт кеше: әтием, әнием, сеңлем Зилә һәм мин. Без барыбыз да матур итеп татарча сөйләшәбез. Мин бик еш авылга, әби-бабай янына кунакка кайтам, татар гимназиясендә укыйм. Минем апам бик күп еллар татар теле һәм әдәбиятын укыта һәм без бик яратып татарча спектакльләргә, концертларга йөрибез.

Принцның туганына кияүгә чыгасым килә!

Чулпан, уку, эш белән бөтенләй буш вакытың юктыр инде. Шулай да, андый мөмкинлек чыкса, ниләр белән шөгыльләнәсең?

– Әй, Айзилә апа, буш вакытларым бар ла минем. Хәзер каникул бит, рәхәтләнеп ял итәм. Укый башлагач, тырышасы була инде, әлбәттә. Бу елдан мин икенче татар гимназиясендә укыячакмын. Яңа мәктәп, яңа укытучылар, яңа дуслар... Ой, миңа бик нык тырышасы булачак икән әле... Буш вакытларда исә китап укырга, кибетләрдә йөрергә, кинога барырга яратам. Тагын музыка мәктәбендә скрипка классында укыйм.

Киләчәккә ниндирәк планнарың бар?

– О, планнар күп инде ул!.. Беренчесе – Беверли-Хиллзта зу-у-ур вилла алырга, бәләкәй генә эт хуҗасы булырга... Тагын принц Уильямның туганын табып, шуңа кияүгә чыгарга (көлә). Үземә кызыл төстәге «Ferrari» алырга. Бөтен Җир шарын әйләнеп чыгарга, Париждагы Эйфель манарасының иң өске катына менеп фотога төшәргә. Болары, ни кызганыч, хыяллар гына шул...

Яулаган җиңүләрең аз түгел. Мондый үрләргә ничек ирештең? Кем ярдәм итте?

– Уңышка ирешү өчен үзеңә карата ышаныч булырга тиеш. Шулай ук стимул да мөһим. Ә стимулны миңа иң якын кешеләрем бирә. Терәк булган өчен, миңа ышанганнары өчен, беренче чиратта, әти-әниемә, укыган мәктәбемә, «Яшь ТНВ» җитәкчелегенә, матур апама (Миләүшә апа) рәхмәтлемен.

Үскәч тә телевидениедә калырга җыенасыңмы?

– Әлегә бу билгеле түгел, әмма теләгем бар. Киләчәктә, Аллаһ боерса, нәфис сүз остасы булачакмын.

Һичшиксез булырсың, Чулпан! Хәтта үзеңнең авторлык программаңны да булдырырсың, иншАллаһ. Хыяллар да чынга ашар, аз гына тырышлык кую җитә. Шуңа синнән Эйфель манарасында төшкән фотолар көтәбез һәм киләсе интервью урыны да – Милан – Токио арасы булсын...

Айзилә БАТЫРХАНОВА

08.07.2015

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев