Логотип Идель
Ялкын

ТАТУ СЫЙНЫФ СЕРЛӘРЕ НИДӘ?

Бүген Лаеш районында ата-аналар комитетларының "Тату сыйныф серләре" Республикакүләм конкурсының бер этабы уза.

Мәктәпара этапларда узган конкурсларда җиңеп чыккан 11 ата-ана комитеты бүген республика финалында катнашу өчен көч сынашачаклар. Катнашучы командалар "Безнең тату сыйныф" дип исемләнгән презентацияләрен күрсәтергә, "Гаилә һәм мәктәп: проблемалар һәм аларны чишү юллары" дигән проектларын якларга тиеш булалар. Шулай ук "Тату сыйныф серләре" дигән күргәзмә дә оештырылачак.

Әлеге конкурс ата-аналар комитетлары белән мәктәп арасындагы үзара бәйләнешләрне ныгытуга юнәлгән. Белем алу процессында укучыга ярдәм итүче барлык якланың да бердәмләшүе яхшы нәтиҗә бирергә тиеш, дип ышана оештыручылар. Әлеге конкурсның ачылу тантанасында Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры урынбасары Лариса Сулима да катнашачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев