Логотип Идель
Ялкын

"ТАТАРСТАН-24" КАНАЛЫНДА - БӨТЕН РЕСПУБЛИКА ЯҢАЛЫКЛАРЫ

Районнар һәм авыллар тормышы, бөтен республика яңалыклары - боларның барысын да бер каналдан күзәтеп барырга мөмкин.

2016 елның 30 мартында рәсми рәвештә «Татарстан-24» Республика телеканалы теркәлде. Шул ук елның июнендә ул кабельле челтәрләрдә үз эшен башлап та җибәрде. Беренче көннән үк яңа телеканалның HD сыйфатта чыгуы аның эшләнелеш дәрәҗәсен һәм мөмкинлекләрен күрсәтә.


«Татарстан-24» үз базасына районнарда эшләп килә торган барлык телеканалларны берләштерер һәм республика тормышын чагылдыр торган үзәк каналга әйләнер дип көтелә.


7 февраль көнне «Татарстан-24» телеканалы үз тарихын башлап җибәрде. Бүгенге көндә әлеге челтәргә «Зеленый Дол» телекомпаниясе тапшырулары «ТВ Центр»дан күчкән инде. 2017 ел дәвамында Россия каналлары нигезендәге чыгып килә торган район хәбәрләре һәм тапшырулары «Татарстан-24»кә күчереләчәк.


«Татарстан-24»нең потенциаль аудиториясе –3 800 000 кеше, ягъни бөтен Республика халкы.




- Без моңа күптән әзерләндек, бер елдан артык элек республика җитәкчелеге тарафыннан гомумреспублика челтәр каналын булдыру турында карар кабул ителде. Аның асылы – сәгать саен яңалыклар чыгару, шушы конкурентлы өстенлеге белән ул перспективалы төстә эшләп килә”, – дип белдерде “Татмедиа” акционерлык җәмгыяте генераль директоры Андрей Кузьмин.



Телеканал тәүлек буе эшләячәк. Төп концепциясе – тамашачыга һәр сәгать саен яңалыкларны җиткереп бару. Тапшыруның 80 %ы «Татарстан-24» яңалыклар хезмәте журналистлары һәм региональ телеканал корреспондентлары тарафыннан әзерләнәчәк, районнар тормышын чагылдырачак.


[embed]https://www.youtube.com/watch?v=vX_X6h_qVzg[/embed]

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев