Логотип Идель
Ялкын

ТАБЫГЫЗ МИНЕ!

Июньдә Тукай районы Мусабай-завод авылында Ислам исемле 5 яшьлек малай югала! Кичке алтыда аны эзләргә авыл халкы, кинологлар, водолазлар, волонтерлар, кыскасы, бөтен дөнья чыга! Кичке унда Исламны табалар. Исән килеш! Шатлыгын уртаклашырга дип, малайның әнисенә шалтыраттым. Ә ул миңа: «Безнең турыда язып кына карагыз! Сезне судка бирәчәкмен», – дип куркытты. Фирая апа, ни кызганыч, судка бирә алмаячаксыз сез безне...


«Кока-кола» кирәкми!


Июньнең 26сында Чаллыда яшәүче Ислам әнисе белән Мусабай-Заводка әбиләренә кайта. Фирая апа улы белән җиләккә китә. Биш яшьлек малай алҗыгач, әнисе аны өйгә кайтарып куя, ә үзе кабат җиләк җыярга китә. Ислам черем итеп ала да, әбисеннән сорап уйнарга чыга. Шулчак ул кырда җиләк җыеп йөрүче әнисе янына барып килергә уйлый... Һәм... югала! Кичке алтыда, улының юклыгын күреп коты очкан Фирая апа полициягә хәбәр итә. Эчке эшләр министрлыгының Тукай районы буенча бөтен шәхси составын аякка бастыралар. Мусабай-Завод авылы быел матбугатта телгә алынган иде инде. Көчләп үтерелгән Василиса Галицынаны эзләгәндә, волонтерлар шушы авыл янында канга баткан күлмәккә тап була. Бу – медальнең күңелсез ягы, ә күңеллесе – Исламны Мусабай-Заводтан өч чакрым ераклыкта табалар. Ул камышлар арасында посып утырган була. Әйтүенчә, ул бер дә курыкмаган, киресенчә, камыш арасында югалган кроссовкасын юксына. Әйтергә кирәк, Ислам үзенең туган көне алдыннан суга төшкәндәй юк була. Димәк, аның табылуы үзенә дә, якыннары өчен дә зур бүләк!


Бүген – Ислам, ә иртәгә бүтән бала хәбәрсез-нисез «төпкә» китәргә мөмкин. Әгәр полициягә хәбәр итү җае булмаса, табигать шартларында югалган кешене ничек эзләргә? Ә югалган кеше үзен ничек тотарга – нишләргә һәм нишләмәскә тиеш?! Шушы уңайдан һәм шатлыкларын уртаклашу өчен, Фирая апага шалтыраттым. Ә ул югарыдагы фразаны шартлатып әйтте. Имеш, Интернетта ни язмаслар! Фирая апа, закон буенча мәгълүмат агентлыгында чыккан информациянең дөреслеге өчен без җаваплы түгел. Ә улыгызның югалуы турында, беренчедән, Татарстан эчке эшләр министрлыгының матбугат хезмәте, аның артыннан «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы язып чыкты. Ә без мөхтәрәм коллегаларыбызга ышанабыз!


Ишектән кертмәсәләр, тәрәзәдән керә, дип сөйлиләр журналистлар турында. Менә мин дә, ишектән өмет өзгәч, тәрәзә шакып карадым. Мусабай-Завод участковые Айдар Фәттаховка мөрәҗәгать иттем. Әмма ул җитәкчелектән рөхсәт алырга кушты. Рөхсәт алынды. Тик Айдар Галиевич шуннан бирле ике атна телефонын алмады... Ух-х-х, әйтерсең, мин җиде мең кат йозак артына яшерелгән «Кока-кола» рецептын ялварып сорыйм (сүз уңаеннан, аның төгәл составын берничә кеше генә белә, диләр). Булмый инде булмагач, участковый үзе дә «төпкә» киткәч...


«Халык артисты» булудан курыкма!


Чаллыдагы «Челны поиск «Василиса» эзләү отряды, исеменнән күренгәнчә, югалган кешеләрне эзли. Отряд вәхшиләрчә үтерелгән Василиса Галицынаны эзләгән чорда оеша. Җитәкчесе – Вера Русина – Василиса укыган 5нче мәктәпнең директор урынбасары. Әйтергә кирәк, кызны исән килеш иң соңгы булып ул күрә. Вакыты булганда, Вера Юрьевна үзе дә эзләргә чыга. «Урынбасарларым, координаторлар мин юкта да бик әйбәт эшли», – ди ул. Бүгенге көндә отрядта анкеталар саны буенча 120 кеше исәпләнә. Ләкин барысы да шымчы булып уйнамый. Һәркемнең үз вазыйфасы: кемдер принтердан югалучыларның сурәтен чыгара, кемдер шалтыратуларга җавап бирә. Волонтерлар бушка эзли, хәтта бензины да үзләренеке!


Вера Юрьевна әйтүенчә, балалар гына түгел, олылар да күп югала. 13-14 яшьлекләр, гадәттә, әти-әниләре белән ачуланышалар да, үч итеп, «җир тишеге»нә кереп китәләр. Ә «җир тишеге» ул – дуслары, әби-бабалары.


‒ 80-90нчы елларда тәрбияләнгән балаларга әти-әниләренең исемен, үзенең кайда яшәгәнен, өйнең телефон номерын ятлаталар иде. Ә хәзер бала, кулында кесә телефоны булмаса, әти-әнисе белән элемтәгә керә алмый! Йә номерлары исендә түгел, йә телефонда акчасы беткән, йә зарядкасы утырган була, – ди Вера Юрьевна.


Отряд Мусабай-Завод тирәсендә югалган Исламны эзләүдә дә катнашкан. Баксаң, Фирая апаның судка бирү теләге «Кока-кола» рецептын әйтергә теләмәүдән түгел! Вера Юрьевна сөйләвенчә, югалган кешеләрнең якыннары, бәхетсезлек бәрабәренә, телевизорга, газета битләренә эләгеп, берничә көнгә «халык артисты» булудан баш тарта. Хур булудан куркалар! Әмма моның бернинди ояты юк бит, киресенчә, күпме ата-ана үзләренең балаларына игътибарлырак булачак хәзер!


Үсмерләр, нигездә, шәһәр мохитендә югалса, кечкенәрәкләре – авыл җирендә.


‒ Әйтик, бала ишегалдында уйный-уйный да, тубы берәр яры тәгәрәп китсә, аның артыннан чаба. Нәтиҗәдә, тубыннан да, үзеннән дә җилләр исә! Кайвакыт бигрәк мәгънәсез хәлләргә юлыгабыз. 5 яшьлек улыбыз югалды, дип безне Тукай районы Новый бистәсенә чакырдылар. Ярты юлны үткәч, «малай табылды» диләр. Баксаң, ул ишегалдында дуслары белән качышлы уйнаган – сарайга кереп качкан да, ике сәгать ярым шунда утырган. Инде МЧСка да хәбәр ителгән иде.


Вера Юрьевна әллә нинди әкәмәтләр сөйләде. Әйтик, Казаннан Чаллыга җәяү кайткан (!) 15 яшьлек Диманы бер атна эзләгәннәр!


‒ Ул Минзәлә балалар йортында яши. Казанга аны сырхауханәгә алып килгән булганнар. Дима Казаннан Чаллыда яшәүче әнисенә шалтыраткан. (Әтисе вафат.) Әнисе аңа: «Кач!» – дигән. Нарасый Регина исемле тәрбиячесеннән ычкынып, качып киткән. Регина бу турыда балалар йортына хәбәр иткәч, директоры: «Теләсәң нишлә! Әмма баладан башка кайтма!» – дигән. Шулчак тәрбияче безгә сөрән салды. Эзләү эшенә полицияне дә җәлеп иттек. Бөтен Чаллыны айкап чыктык. Алай йөреп тә таба алмагач, Диманың әнисенә бардык. Әмма ул ләх исерек иде, безгә улы турында берни дә әйтмәде. Шуннан без иртәнге дүрткә кадәр аның артыннан күзәттек, нәтиҗәдә, бертуган апасына чыктык. «Дима хәзер бакчада. Якшәмбе алып кайтырбыз», – диде ул. Әмма якшәмбе ишек ачучы булмады. Киттек шул хатын әйткән бакчачылыкка. Эзли торгач, таптык бит Диманы. Ул туганнан туган апасының бакчасында качып яткан. Егет Казаннан Чаллыга тәүлек ярым җәяү кайткан. Кешегә күренмәс өчен, попуткаларга махсус утырмаган. Тамагы ачканда, юл буендагы бакчаларга кереп, яшелчә-җимеш ашаган. Аягын да имгәткән. Йоклавын урманда йоклаган. «Дима, син ничек шулай кайтып җитә алдың соң?» – дип сораган идем, ул: «Мине детдом балалары өйрәтте», – диде.


Шүрәлеләр урманында югалсаң... (исеңдә тот!)




  1. Зинһар, паникага бирелмә! Бу – иң мөһиме!

  2. Кулыңда телефон булып та, акчасы юк икән, түләүсез 112 номерына шалтырат! Элек полиция кешене югалганнан соң өч тәүлек үткәч кенә эзли иде. Ә хәзер шалтырату белән үк чыгып чабалар.

  3. Урманга барганда үзең белән зарядкасы батареялы телефон, фонарь, ризык, су алырга онытма!

  4. Тавыш чыгарып ярдәмгә чакыр! «Помогите!» дигәнгә халыкның исе китмәскә мөмкин, игътибарны җәлеп итәрдәй фразалар кычкыр. Әйтик, «Пожар!».

  5. Чытырманлыкларга кереп йөрмә, иң яхшысы – югалган урында ярдәм көтү. Шулай да, поезд, елга, юл тавышы ишетәсең икән, шул якка тәпилә.

  6. Таныш булмаган җиләкләр ашама. Урман эчендәге шикле алачыкларга да кермә.

  7. Урманда чишмәләр күп. Ләкин суын, фильтр сыман, салфетка яки кулъяулык аша гына эч. Ә менә елга суын берүк эчә күрмә! Әгәр бик эссе икән, иренеңне һәм киемеңне юешлә.

  8. Урмандагы иң мәкерле хәшәрәтләр – черкиләр. Сары башлы чистотелның (татарчасы – канлы үлән) сабагыннан суын сыгып чыгар да, черки тешләгән урынга сөрт. Ул кычытуны баса. Ләкин авызыңа капма!

  9. Аяк астыңа карап йөр – урманда еланнар күп. Әгәр юлыңа Шүрәле яки бүтән төрле хайван очраса, кымшанма. Алар синнән үзләре курка!


Озын сүзнең кыскасы, югалып йөрмәле син, дустым! Игътибарсызлыгың, әти-әниең белән килешмәвең аркасында, күпме кешене хафага саласың бит. Күпме кеше сине эзләргә чыга. Югалмаган булсаң, алар рәхәтләнеп кино карый, тәмләп чәй эчә алыр иде... Һәм син дә!


апрель, 2016 ел

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев