Логотип Идель
Ялкын

"СУПЕРГЕРОЙ БУЛЫРГА КИРӘКМИ!"

Күп кенә яшүсмерләрне һөнәр сайлау чорында билгесезлек халәте куркыта. Кемнәрдер кем буласын инде мәктәп елларында ук хәл итә, кемнәрдер, мәктәпне тәмамлап имтиханнар тапшыргач та, төгәл генә кем буласын әйтә алмый. Мин үземне беренчеләр төркеменә кертер идем. Мин ике ел буе журналист булырга хыялланам инде. Бүгенге язмамда мин сине журналист һөнәре турында фикер алышырга чакырам.


Дустымның борчылуы яки ник мине журналистика кызыксындыра… 


  Баштарак минем архитектор буласым килә иде. Тик бераз вакыт үткәч (дөресен әйтим, сызым дәресе керә башлагач), әлеге һөнәр минем холкыма бер дә туры килми кебек тоела башлады. Ә күңелем башкага ашкына: минем нәрсәдер сөйлисем, төрле чараларда катнашасым, язасым килә. Шуннан соң, мин тәвәкәлләргә булдым. Үз-үземә: «Син журналист булырга тиеш!» дидем дә акрынлап максатыма таба бара башладым. Әти-әнием дә, иҗатка тартылуымны күреп, каршы килмәделәр: «Синең тормышың, үзеңә кара. Без сиңа ярдәм итәргә әзер», – диделәр. Тик бу идея бер дустыма гына ошап бетмәде: «Журналистларның тормышлары авыр, аларны төрле җирләргә командировкаларга җибәрәләр, дөреслекне язган, сөйләгән өчен үтерергә дә күп сорамыйлар! Ачтан үләсең килсә, бул инде журналист, аларны бит аяклары ашата… » – диде. Бу сүзләр мине канатландырды гына. Минем бөтен хыялым радио журналисты булу…DSC_8147


Чын кеше булу мөһим!


  Бу дөньяга бер кеше дә һөнәр үзләштереп тумый. Һәркем озак еллар буе өйрәнергә, камилләшергә, укырга тиеш. Чын журналист булу өчен дә супермен булу кирәкми.


   Бары тик:                     


- үз һөнәреңне чын-чынлап ярату,


- татар теле, әдәбият, җәмгыять белеме, рус телләрен үз итү,ё


- иншалар яза белү,


- кызыксынучан, игътибарлы булу һәм дөреслекне яратучы, намуслы ЧЫН КЕШЕ булу кирәк.


  Димәк, журналист буласың килә икән, үзеңдә әлеге сыйфатларны тәрбияли торырга киңәш итәм!DSC_8150


Журналист «сортлары» :)


  Билгеле булганча, журналистлар газета, радио һәм телевидение журналистларына бүленә. Кайсы гына өлкәне сайласаң да,  синең һөнәрең журналист дип аталачак. Әлбәттә, газета, радио һәм телевидение аша мәгълүматны халыкка җиткерү өчен журналист ялгызы гына көч куймый.


  Әйтик, газетада мәкаләне язучы, ягъни автор; аны эшкәртүче, газетага бастыру һәм бастырмауны хәл итүче-редактор; компьютер ярдәмендә газетаны битләргә салучы-верстакалаучы һәм башка бик күп кешеләр хезмәт итә. Безнең районның «Актаныш таңнары» газетасы атнага 2 тапкыр чыга. Быел гына әле ул үзенең 80 еллык юбилеен билгеләп үтте. Газетаның тиражы елдан ел арта бара. Газета - районыбызның горурлыгы!


  Радиода мәгълүматны, материалны алып кайтып бирүчеләр (радио хезмәтенең мондый төре шәһәр радиоларында гына бар); дикторлар һәм тавыш операторлары эшли. Мәсәлән, безнең «Актаныш FM» радиосының тарихы 1933 елга ук барып тоташа. Хәзерге вакытта ул «Болгар» радиосы киңлекләрендә көненә өч тапкыр 1әр сәгатьлек тапшыруларын тәкъдим итә. Аны Татарстанның  Мөслим, Минзәлә, Зәй һәм Әгерҗе районнары, Башкортостанның Илеш, Дүртөйле, Краснокама, Бакалы районнары, Удмуртиянең Камбар районы һәм Сарапул шәһәрендә тыңлый алалар. Хәер, боларны гына санап үтү дөрес булмас, безнең радионы дөньяның барлык почмакларында да тыңлап була хәзер. Кул астында интернет кына булсын. Әйткәнемчә, мәгълүматны, материалны алып кайтып бирүчеләр бездә юк. Биредә барысын да диктор һәм тавыш операторы башкара. Диктор материаллар җыйса, оператор аларны эшкәртә һәм диктор белән берлектә эфирга әзерли. Бүгенгесе көндә радиода 4 диктор-корреспондент һәм 2 тавыш операторы эшли. Моннан тыш, берничә белем учреждениесеннән һәм авыл җирлекләренннән хәбәрчеләр исәптә тора.


  Телевидение өлкәсе газета һәм радионыкына караганда да катлаулырак, минемчә. Биредә тавыш та, кыяфәт тә, сүзгә, язуга осталык та кирәк. Күпләр тележурналист булырга тели дә инде. Журналист булырга теләүче кайсы гына кыз һәм егет мөлаем елмаеп һава торышын җиткерергә, «строгий» костюм киеп хәбәрләр сөйләргә теләмәс икән, ә?! Бездә дә «Актаныш авазы» исемле телевидение бар. Ул үзенең тапшыруларын атнага 2 тапкыр күрсәтә. Аны районыбызның барлык авылларында да карарга була. Ике чыгарылышның берсе - котлаулар, икенчесе хәбәрләр чыгарылышы.


  Тагын шунсын өстәргә телим, газетада эшләүче каләм ияләренең хезмәте белән кайчан телисең, шунда таныша аласың. Радио исә башка тарих. Аны өй җыештырганда да, ашарга әзерләгәндә дә, бакча казыганда да, мунча кергәндә дә () тынлый аласың. Телевидение тапшыруларын барлык эшләреңне төгәлләп, аягыңны бөкләп диванга утырып карарга кирәк. Ләкин, радио һәм телевидение журналистикасының хезмәтләре секунд эчендә юкка чыга. Син алар белән йә танышасың, яки күрмичә, ишетмичә каласың...


Мәктәпне тәмамладым, журналист булам, кая барыйм???


Журналист булу өчен, әлбәттә, югары белем кирәк. Республикабызда югары уку йортлары күп булса да, бездә журналист һөнәренә Казан (Идел буе) Федераль Университетында һәм аның филиалларында гына укыталар. «Журналистика һәм социология факультеты деканы, филология фәннәре докторы Васил Заһит улы Гарифуллин «Алтын каләм» фестиваленең 2012 нче елгысында: «Безгә  кергәндә бер генә юнәлеш буенча өстенлек бирелә. Ул – «Алтын каләм» фестивале. Гран-при яулаган конкурсантларга иң югары балл куела. БДИны уңай тапшырган булса, факультетка кабул ителә. Журналист булырга теләгән укучыларга фестивальдә активрак катнашырга киңәш итәм. Безгә укырга керүчеләргә креатив булырга кирәк. Иҗади публикацияләре булса, бик яхшы. Кешегә яхшы мөнәсәбәттә, аралашучан, энергияле, максатчан булу мөһим. Татар халкына хас әдәплелек, гадилек кебек сыйфатларга ия булсыннар иде», – диде. Тулырак мәгълүматны син КФУның рәсми сайтыннан таба аласың.DSC_8144


«Ооо» һәм «иии»...


Журналист һөнәрен матур гына елмаеп, камера яки микрофон артында утыру гына итеп кабул итү - зур хата! Журналистлар материал әзерләү өчен:


-     тема табу;


- азмы-күпме мәгълүмат туплау;


- кирәкле кешеләр белән очрашу;


- җыйган материалны эшкәртү;


- аны матур итеп язу, төзәтү;


- һәм ниһаять, аны дөньяга чыгару эшләрен эшләргә тиеш...


  Бу һөнәрнең уңай һәм тискәре якларын да билгеләп үтәргә телим.


  Уңай яклар:                      


-     яңалыклар белән танышып бару;


- танылган шәхесләр белән даими очрашып тору;


- тырышып эшләсәң, дөньяга танылу мөмкинлеге булу.


  Тискәре яклар:                    


-     эш урынына кытлык;


- хезмәт хакы түбән;


- кайбер чакларда сәламәтлегеңә, хәтта гомереңә куркыныч янау;


- эш сәгатьләрен төгәл генә беркем дә әйтә алмый


 Алга, бары тик алга!


Журналист иң җаваплы, креатив, замана белән бер адымнан атлап баручы һөнәр. Бу һөнәр иясе булу - җиңел түгеллеген мин сиңа бүген аңлатырга тырыштым. Язмам журналист булырга хыялланучыларга, аз гына булса да  ярдәм иткәндер дип ышанам. Ә бәлки, язмамны укыгач, кемдер журналист булырга хыяллана башлар. Ничек кенә булмасын, тормышта үз юлыңны табуда уңышлар сиңа, дустым! Алга, бары тик алга! :)


Руслан УСМАНОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев