Логотип Идель
Ялкын

"СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК": ВОКАЛ КӨНЕ /фотолар/

«Созвездие-Йолдызлык» Суперфиналының бишенче көне аның катнашучылары өчен йомгаклау көне булды. Бәйге азагында «Вокал-соло» һәм «Вокаль ансамбльләр» номинацияләрендәге конкурсантлар үзләренең соңгы чыгышларын тәкъдим итте.

“Уникс”ның бөтен почмакларында көне буе ялгыз башкаручылар һәм ансамбльләрнең җырлаган тавышлары яңгырады. Ярышның соңгы этабына беренче булып фестивальнең иң кечкенә катнашучылары тотынды. Яшь талантлар залга яхшы кәеф бүләк итте. Араларында Амелия Феофанова да (Биектау) бар иде. Нәни йолдызчык катлаулы мелизмнар кулланып, туган телендә җыр башкарды. Мондый алымнарны хәтта өлкән катнашучылар да кайчак җиренә җиткерә алмый, беләсегез килсә!

“Вокаль ансамбльләр” номинациясендә дә кызыклы сынашу барды. Иң гаҗәпләндергән башкаручылардан Казаннан "SWEET FIVE" коллективын атарга була. Аның вокалистлары бу көнне бердәнбер акапела рәвешендә җырлаган төркем иде. Танылган җырның үзенчәлекле интерпретациясе һәм моңлы яңгырашы – менә нидә аларның уңыш сере.

Бәйгенең бишенче көнен «Вокал-соло» номинациясенең өлкән яшь категориясендәгеләр төгәлләде. Катнашучылар дулкынланыун яшерергә тырышты. Чаллыдан Лея Әхтәмова бөтенләй үзе үк залны какшатты. Валентина Толкунованың "Поговори со мною, мама" дигән танылган җырындагы һәр сүзен ул тамашачыга моң аша җиткерде.

Чүпрәледән Салават Йосыпов исә сәхнәне чын-чынлап кыздырды. Аның шаян чыгышы һәм кызу ритмлы татарча вокалы бәйгенең соңгы сәгатьләрендә залны шактый җанландырды.

Чыгышларны караудан соң «Вокал-соло» һәм «Вокаль ансамбльләр» номинациясе буенча жюри әгъзалары белән түгәрәк өстәл булды.

Бүген финалистларны хис-кичерешләргә тагын да бай көн көтә. Тормышын сәнгатьсез күзалламаган талантлар өчен ул аеруча әһәмиятле, чөнки бүген ГИТИСка укырга керү тәкъдиме алачак конкурсантлар белән очрашу көне. Мондый чара фестиваль кысаларында ел саен уздырыла.

Илнең әйдәп баручы мәдәни югары уку йорты белән хезмәттәшлек – “Созвездие-Йолдызлык”ның зур горурлыгы. Анда фестиваль хәрәкәтенең 22 яшь таланты югары белем алган инде, ә тагын 26 Татарстан студенты бүген анда укуын дәвам итә.

Конкурсантлар белән әңгәмәне фестивальнең якын дусты – танылган алып баручы, профессора, РУТИ (ГИТИС) эстрада сәнгате кафедрасының җитәкчесе, үз эшенең остасы – Михаил Борис улы Борисов алып бара. Еш кына әңгәмә барышында сайлап алуның шартлары да игълан ителә. Абитуриентларның җыр, бию, актерлык осталыкларын да тикшерәчәкләр. Ә РУТИ (ГИТИС) стдуентлары исеменә имтиханнар һәм сайлап алу турлары нәтиҗәсендә конкурсны узганнар гына ия була ала.

Кичен “Уникс” концертлар залында, гадәттәгечә, финал Гала-концерты һәм лауреатлар белән җиңүчеләрне бүләкләү узачак. Чараның мәртәбәле кунаклары – ЮНЕСКО эшләре буенча РФ Комиссиясенең җаваплы сәркатибе Григорий Орджоникидзе һәм ТР Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттәхов.

[gallery link="file" columns="2" size="medium" ids="14639,14640,14641,14642,14643,14644,14645"]

Чара 17:00 сәгатьтә башлана. Керү чакыру билетлары буенча.

Рифкат ЯКУПОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев