Логотип Идель
Ялкын

"СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК" - МӘСКӘҮ, ЧИЛӘБЕ ҺӘМ ӘСТЕРХАН ЧИРАТЫ /фото/

“Созвездие-Йолдызлык” ХVII Ачык республика телевизион яшьләр фестиваленең Суперфиналы кызгыннан кыза бара. Кичә жюри һәм тамашачы күңелен республиканың ерак районнарыннан һәм илнең башка регионнарыннан килгән катнашучылар яулады.

Татарстан кунакларын кабул итү – фестиваль өчен зур мәртәбә. Башка төбәкләр һәм республикалар вәкилләренең фестивальдә катнашуы – “Созвездие-Йолдызлык”ның чикләре киңәю һәм дәрәҗәсе артуның күрсәткече. Быелгы фестивальдә Мәскәү, Чиләбе, Әстерхан, Волгоград, Ульян өлкәсе һәм Башкортостан Республикасыннан яшь талантлар катнаша.

Бәйгенең өченче көне “Хореография” номинациясендәге чыгышларны караудан башланды. “Уникс” концертлар залында фестивальдәге тәүге адымын Башкортостаннан “Виктория” эстрада-спорт биюе ансамбле ясады. Нефтекама шәһәреннән килгән кече яшьтәге бу катнашучылар жюрины акробатик башкару техникасы һәм үзенчәлекле бию куелышы белән таң калдырды. Чаллыдан “Vegas” бию төркеме исә хип-хоп стилендә бию башкарып, залдан гөрләгән алкышлар алды. Бию чыгышларын карап бетергәч, жюри әгъзалары – дөньякүләм дәрәҗәдәге әйдәп баручы мөгаллимнәр коллектив җитәкчеләрен түгәрәк өстәлгә җыйды.

Көннең икенче яртысында биючеләр сәхнә урынын яшь җырчыларга тапшырды. Шундыйларның яшь талантларның берсе – Чистайдан Катерина Баранова. 7 яшьлек Катя ноталарны дөрес җырларга гына түгел, ә хис-кичерешләрен мимика, интонация һәм хәрәкәтләр аша җиткерергә омтыла. Үзенең чыгышы өчен Суперфиналга ул зур шкаф алып килгән. Аның турында ул үзе сөйләде:

- Бу шкафны безнең дус команда белән уйлап таптык. Анда ике күлмәк, муенча һәм эшләпәләр. Мин, гомумән, төрле образлар яратам. Өйдә әнинең гардеробын актарып, үземә кием эзлим, - дип бүлеште Катя.

“Вокаль ансамбльләр” номинациясендә катнашучылар да сынатмады. Тамашачылар өчен күпчелек милли телдәге җырлар яңгырады. Чаллыдан дуэт – Динар Шәрәфетдинов һәм Энҗе Шәрипова да жюрины искиткеч татарча вокал белән сөендерде.

Бәйгенең өченче көнендә мастер-класслар башланды. Фестиваль кысаларында Мәскәү мөгаллимнәре белән уздырылучы дәресләр – ул катнашучылар өчен үз эшләренең осталары булган шәхесләрдән бәяләп бетергесез тәҗрибә алу. Әйтик, кичә РУТИ (ГИТИС) эстрада факультеты хореография кафедрасы мөгаллиме Джон Шенгелияның мастер-классы уңышлы гына узды. Ул бию идеясен аңлау, музыкаль композиция сайлау әһәмияте һәм заманча хореографик номер куелышының башка үзенчәлекләре турында сөйләде.

Бүген катнашучыларны тагын да кызурак көн көтә. Көн дәвамында “Хореография” һәм“Конферанс” (урта яшь категориясе) номинацияләре буенча финалистлар исеме билгеләнәчәк.

[gallery columns="2" link="file" size="medium" ids="14547,14548,14549,14550,14551,14552,14553,14554,14555,14556,14557,14558,14559,14560,14561,14562,14563,14564,14565,14566,14567,14568,14569,14570,14571,14572,14573,14574,14575"]

11.00 сәгатьтә ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле бинасында (Островский ур., 2) жюри згъзалары – Мәскәү кунаклары белән вокал осталыгы буенча мастер-класс булачак. 16.30 да исә шул ук бинада бию буенча мастер-класс узачак.

Көн азагында М.Сәлимҗанов ис. Актерлар йортында шагыйрь, җырлар сүзләре һәм сценарийлар авторы Вениамин Борисов һәм Мәскәү шагыйре Алексей Авданин белән очрашу була.

Күңел ачу программасы кысаларында катнашучыларны «Созвездие-Йолдызлык» фестиваль дискотекасы көтә.

Барлык чыгышлардан соң мөгаллимнәр жюри әгъзалары белән “Конферанс” номинациясе буенча түгәрәк өстәлгә чакырыла.

Бәйге көннәренең турыдан-туры трансляциясен www.yold.ru сайтында карарга була.

Рифкат ЯКУПОВ фотолары

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев