Логотип Идель
Ялкын

СОЦИАЛЬ ЧЕЛТӘРЛӘР ҺӘМ ИСЛАМ

«ВКонтакте», Instagram, Facebook, Twitter һәм кайбер башка социаль челтәрләр безнең тормышыбызга ургылып бәреп керделәр дә, вакытыбызны убыр урынына ашаучы шөгыльгә әйләнделәр. Күбебез иртән беренче эш итеп төнге ябалаклар җибәргән хәбәрләрне укудан һәм лентаны яңартудан башлый. Дәрестә, тәнәфестә, өйдә, шугалакта, кинода – соцчелтәрләр һәрчак безнең белән. Ислам дине моңа ничек карый икән соң?

ВАКЫТНЫҢ КАДЕРЕН БЕЛЕРГӘ

«Исраф – хәрәм». Ислам турында сорау туган саен, бу принципны искә төшерегез. Бушка, заяга үтә торган вакытыбыз турында Кыямәт көнендә кешедән соралачак. Бу хакта шундый хәдис бар: «Кыямәт көнендә Аллаһ колына биш нәрсә турында сорау бирелмичә, ул урыныннан кузгала алмас: тормышы, аны ничек уздырганы турында; яшьлеге, аны ничек кулланганы турында; байлыгы, аны ничек туплаганы һәм сарыф иткәне турында; белгәннәренең кайсыларын башкаруы турында!»

Кайчагында төрле сәбәпләр табып аклансак та, аңлашыла ки, социаль челтәрләрдә без бихисап вакытыбызны сарыф итәбез. Ә хәзер үзегезне анализлагыз: бу вакыт сарыф кына ителдеме, яисә инде исраф булдымы? Исраф булган вакыт өчен Аллаһ каршында җавап бирәсе була.

Бу принцип «ВКонтакте»ларга гына кагылмый. Интернетта аңсыз рәвештә тик эзләнеп утыру да вакытны исраф итү була ала. Без еш кына социаль челтәрләрнең кеше кулындагы корал булуын онытып, аларны яшәешнең үзе дип кабул итәбез.

ГЫЙБАДӘТКӘ КОМАЧАУЛАМАСКА

Социаль челтәрләр гыйбадәткә комачауларга тиеш түгел. Бу да әлеге дә баягы вакыт һәм исраф темасы белән бәйле, тик Интернет намаз яки ураза кебек гыйбадәтләрне дөрес һәм ихлас итеп башкарырга да комачаулый ала әле. Һәртөрле гыйбадәттә фикереңне туплап, Аллаһыга чын күңелдәң мөрәҗәгать итү мөһим. Ә әгәр синең телефоныңнан минут саен яңа хәбәр, яңа лайк турында хәбәр килеп торса, фикерең кайда булыр? Менә шул ягы белән дә социаль челтәрләр безгә зыян салырга сәләтле.

ХАТАЛАНМА

Социаль челтәрләрдә еш кабатлана торган әхлакый «хаталарга» да игътибар итәргә кирәк. Оффлайн дөнья белән онлайн җиһан арасындагы чик чынлыкта бик нәзек, шуңа күрә интернеттагы гамәлләргә җитди карарга кирәк.

Буш сүз сөйләшкән кешеләрне беркем дә хупламый, шулай бит? Мессенджерда сәгатьләр буена юк-бар турында хат алышу шулай ук дөрес гамәл түгел. Алдашуның һәм ялган таратуның гөнаһ икәнен беләбез. Интернетта да бу гөнаһ булудан туктамый, шуңа күрә фейк аккаунт ясап, классташыңның башын катырудан туктарга кирәк :)

Социаль челтәрләр турында яза торган психологлар фикеренчә, алар кешеләрне, бердән, мактанырга, икенчедән, көнләшә башларга мәҗбүр итәләр. Инстаграмда гел матур фотолар гына куябыз бит инде. Тормышыбыз, уңышыбыз, байлыгыбыз яисә матурлыгыбыз белән горурланабыз, аны кешегә күрсәтәбез һәм мактанабыз. Ислам мондый адымнарны хупламый. Башкаларның «матур» тормышын күреп, без кызыга-көнләшә башлыйбыз, кайчагында үзебезнең чынлыкта яхшы хәлләребезне башкалардан начар дип уйлап, монсулыкка биреләбез.




Мактану темасын дәвам итеп, рия турында да искә төшерик. Кеше үзенең гамәлләрен башкалар күрсен өчен кыла икән, бу рия була. Бу хакта да хәдис бар: Пәйгамбәребез с. сораган: «Дәҗҗалдан да куркынычрак һәм зыянлырак нәрсә турында хәбәр итимме?» Сәхабәләр әйткән: «Хәбәр ит, әй Рәсүлүллаһ!» Ул җавап биргән: «Бу – яшерен ширек (ширек - күпаллалык): кешенең намазга баскач, берәрсенең аңа карап торуын күреп, намазын матуррак итеп укырга тырышуы». Кайвакыт кайбер кешеләр, үзләре бөтенләй дини булмасалар да, дини эчтәлектәге постлар язалар яки рәсемнәр куялар. Әгәр аларның нияте ихлас булмаса, бу гамәлләре риядан китә. Бу бик зур хата.

Троллинг белән буллинг (кемне дә булса махсус эзәрлекләп, аны кимсетү) социаль челтәрләрдә еш таралган күренеш. Бу җәмгыятебезнең коточкыч кимчелеге, чөнки Интернеттагы кимсетүләр аркасында тирән депрессиягә бирелүчеләр булды. Аңлашыла ки, кардәшеңне кимсетү яки үчекләү – бөтенләй ярамаган эш. Мөселман кешесе башка мөселманга килешмәгән кушамат белән дә эндәшергә тиеш түгел.

Социаль челтәрләрнең уңай яклары бик күп. Алар гомумән, «аралашу» төшенчәсен үзгәртте, дусларыбыз һәм якыннарыбыздан аерылмаска мөмкинлек бирде.

Челтәрдә белем һәм нәсыйхәт тә табып була. Истә тотыгыз: безнең башыбызга үтеп кергән һәртөрле мәгълүмат башыбызда сакланачак.

Интернет һәм технологияләр дустыгыз булсын, дошманыгызга әйләнмәсен.

Айдар Шәйхи

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев