Логотип Идель
Ялкын

ЭЛЬМИРА КӘЛИМУЛЛИНА, РАЯЗ ФАСЫЙХОВ, АЙДАР СӨЛӘЙМАНОВ - "СОГРЕЙ СВОИМ ТЕПЛОМ" КОНЦЕРТЫНДА

7 октябрь - Дөньякүләм хоспислар көнендә С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында "СОГРЕЙ СВОИМ ТЕПЛОМ" концерты узачак. Бу проектны С.Гобәйдуллина исемендәге заманча музыка үзәге, Анна Гулишамбарова җитәкчелегендәге "Новая музыка" камер оркестры һәм С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залы бергәләп уйлап тапкан. Проектның максаты - концерттан кергән акчаны Анжела Вавилова Фондына - көчле авырудан дәваланучы балаларга тапшыру, хоспис төзелешенә ярдәм итү.


Үз җылысын кемнәр өләшә?


"СОГРЕЙ СВОИМ ТЕПЛОМ" концертында без барыбыз да яхшы белгән җырчылар чыгыш ясаячак. Эльмира Кәлимуллина, Раяз Фасыйхов, Рөстәм Асаев, Айдар Сөләйманов, Илүсә Хуҗина, Марина Самкова, Ольга Федянина катнашырга теләк белдергәннәр.  Халыкара танылу алган "Новая музыка" оркестры (җитәкчеләре - Анна Гулишамбарова),  Татарстанның Дәүләт хоры (җитәкчеләре - Миләүшә Таминдарова), кичәне куючы һәм алып баручы Михаил Волконадский да үз җылысын балаларга тапшырырга әзер.

https://youtu.be/DhPWeJwmvFc
Безнең концерт Дөньякүләм хоспислар көненә туры килә, - ди "СОГРЕЙ СВОИМ ТЕПЛОМ" проекты җитәкчеләренең берсе Анна Гулишамбарова. - Каты авыру белән көрәшүче нәни батырларга игътибарны арттырасыбыз килде. Авыру вакытында да, дәваланганда да балаларга еш кына тиешле шартлар җитми. Бар да акчага барып терәлә. Анжела Вавилова фондында исә чын фидакарьләр эшли, 13 ел дәвамында алар меңләгән гаиләләргә ярдәм иттеләр. Ә бергә без тагын да күбрәк могҗиза эшли алабыз.

Кайчан: 7 октябрь

Кайда: С.Сәйдәшев исемендәге Зур концертлар залында

Билет бәясе: 300 сум. Билетлар Зур концертлар залы кассасында сатыла.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев