Логотип Идель
Ялкын

«САЛАВАТ КҮПЕРЕ» ЖУРНАЛЫНА 25 ЯШЬ"

«Салават күпере» журналының 25 яшьлек юбилеена багышланган балачак бәйрәме

Яңа 2016 ел алдыннан 2015 елның 24 декабрендә сәгать 9.00 дә Казан шәһәре, Павлюхин урамы, 57 нче йорт адресы буенча урнашкан Татарстан халыклары дуслыгы йортында «Салават күпере» журналының 25 яшьлек юбилее уңаеннан балачак бәйрәме оештырыла.

Бәйрәмгә республикабызның төрле төбәкләреннән ел дәвамында үзләренең төрле сәләтләрен күрсәткән, редакция тарафыннан оештырылган бәйгеләрдә катнашкан яки җиңү яулаган 200 дән артык бала чакырулы. Бәйрәмне Кыш Бабай һәм Кар кызы алып барачак. Чакырылган кунаклар арасында Татарстан Республикасының Дәүләт Советы рәисе урынбасары, ТР Журналистлар берлеге рәисе Римма Атлас кызы Ратникова, «Татмедиа» матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр республика агентлыгы җитәкчесе Айрат Ринат улы Зарипов, «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Ильдус улы Шаһиәхмәтов, күренекле җәмәгать эшлеклеләре, күп еллар дәвамында журнал чыгаруда көчләрен куйган мөхәррирләр һәм рәссамнар, белем бирү оешмалары җитәкчеләре һәм башкалар булачак.

Бәйрәм программасында: ТР Президенты Р.Н. Миңнехановның Рәхмәт хатын журнал редакциясенә тапшыру, «25 туган көн», «Багалмам», «Китап сере» бәйгеләренең җиңүчеләрен котлау, балаларның концерт номерлары.

«25 туган көн» бәйгесе

2015 елның март аенда «Салават күпере» журналына 25 яшь тулды. Шул уңайдан 2014 елның ноябрендә «25 туган көн» бәйгесе игълан ителде. Бәйгенең шарты – балалар үз куллары белән журналның теләгән макетын ясап, буяулы рәсемнәр, үзе иҗат иткән шигырь-язмалар белән тулыландырып, сәхифәләр туплап редакциягә җибәрү иде. 150 эш кабул ителде. 25 җиңүченең эше буенча журналның март саны чыкты. Алар бәйрәмдә «Татмедиа» акционерлык җәмгыяте генераль директоры Фәрит Ильдус улы Шаһиәхмәтовтан бүләкләр алачак.

«Багалмам» бәйгесе

«Багалмам» бәйгесе 2015 елның апрель аенда игълан ителде. Бәйгенең максаты булып балалар өчен язучы сәләтле авторларны һәм аларның балалар өчен язылган матур әсәрләрен барлау торды. Бәйге Татарстан язучылар берлеге белән берлектә үткәрелде. 2015 елның апреленнән алып ноябрьгә кадәр авторлар балалар өчен «Иң яхшы хикәя», «Иң яхшы әкият», «Иң яхшы шигырь» номинацияләренә үзләренең әсәрләрен җибәрделәр. Бәйрәмдә бу номинацияләр буенча җиңүчеләр бүләкләнәчәк. Алар редакциянең һәм Татарстан язучылар берлегенең истәлекле бүләкләренә ия булачак.

«Китап сере» бәйгесе

«Салават күпере» журналының октябрь санында «Татарстан китап нәшрияты» белән берлектә «Китап сере» бәйгесе игълан ителде. Аның шартлары буенча журналыбызның яшь укучылары «Татарстан китап нәшрияты» китапларында яшерелгән сүзләрдән серле татар халык мәкален табарга тиеш. Бәйгенең максаты булып, балаларны китаплар укырга җәлеп итү торды. 2015 елның 1 декабренә «Салават күпере» редакциясенә 19 дөрес җавап килде («Кояш җирне яктырта, уку – кешене» мәкале). Барлык җиңүчеләргә дә «Татар китап нәшрияты»ннан балалар өчен китаплар һәм редакциядән тәмле бүләкләр тапшырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев