Логотип Идель
Ялкын

САЙЛАУЛАРДА ТАЛАУ ЙОЛАСЫ!

Борынгы төркиләр күңелле яшәгәннәр. Менә бер йола - Хан талау йоласы турында сөйләп китәсебез килә әле. Элек ханнар, җыен үткәреп, башлыкны - каганны сайлый торган булганнар. Иң күп тавыш җыючыны башта буганнар. Ул аңын җуюга, бер сорау биргәннәр: "Каган булып ничә ел торачаксың?" - дигәннәр. Теге күпме дисә, шул кадәр идарә итү хакы казана икән.

Үз акылында булмаганга күрә, әлбәттә, теләгән кадәресен әйтә алмаган. Нигә буарга инде дисезме? Кеше үз акылын җуюга, аның бөтен кешелек кимчелекләре, начар сыйфатлары, нәфесе җуела, имеш, һәм аның өчен югары көчләр сөйләшә башлый икән... Шулай дип ышанганнар инде. Әле алай гына да түгел. Булачак каганны халыкка "тапшыру" йоласы да яшәгән. Каган сайлануга, аның барлык мал-мөлкен тар-мар итәләр, урлыйлар икән... Бу да үзенә күрә бер символик мәгънәгә ия йола: шул рәвешле каган тулаем халык кулыны кала, халык йомышчысы ролен үти башлый икән.

талау 1
Хәзерге көндә, әлбәттә, бу йоланы кызык-мызык өчен генә сөйләргә кала. Ләкин сайлау дәвам итүен онытмыйк.

Соңгы мәгълүматларга караганда, катнашучылар саны буенча беренчелек - Кайбыч районында: анда яшәүчеләрнең 44,10% ы тавыш биреп өлгергән инде. Аннары Теләче - 43,13%, өченче урында Әтнә - 38,55%! Ике сәгать эчендә сайларга тиеш кешеләрнең 10,52% инде үз эшләрен башкарган. Сез дә бармы алар арасында?

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев