Логотип Идель
Ялкын

СӘЛАМӘТЛЕК ТЕЛЕФОННАН БАШЛАНА?!

Без бик сәер һәм кызык дөньяда, җәмәгать! 3D-принтердан машина һәм пицца чыгаралар, Apple га сәгатьләрне хәзер зарядкага куярга кирәк (Apple Watch), махсус тостерлар ипидә нәрсә теләсәң, шуны кыздырып сурәтлиләр. Алдагы көннәрдә безне ниләр көткәнен хәтта фаразларга да кыен...

Заман сәерлеге шулкадәр дәрәҗәгә җитте ки, хәтта смартфон буенча да спорт белән шөгыльләнергә була. Дөресрәге, смартфон өчен программалар сиңа шәхси остаз (тренер) булып, тәнеңне камилләштерергә, сәламәтлегеңне яхшыртырга ярдәм итәчәк. Әлеге төр программаларның иң яхшылары – безнең рейтингта.

Lift 

«Иртәгә торам да йөгерә башлыйм», «Нәкъ бер атнадан Макдональдска ике аягымның берсен дә атламыйм», «Берсекөнгә барам да «Ялкын»га язылам» – мондый вәгъдәләрне синең бүлмә диварларың инде күпләп ишеткәндер. Аларның кайбекрләре эленеп тә торгандыр әле хәтта – стикерлар, кәгазь «искәтөшергечләр» рәвешендә. Психологлар фикеренчә, теге яки бу гадәт синең тормышыңда «ВКонтакте»дан да мәртәбәлерәк урын алсын өчен 21 көннән алып 60 көнгә кадәр вакыт кирәк. Lift ‒ яңа тормыш башларөчен баскан да куйган инде! Иң уңайлысы – син ялгызлыктан интекмәячәксең. Күбебезгә якты киләчәккә атлау өчен нәкъ менә мораль ярдәм җитеп бетми бит. Мобиль кушымтаны кую белән кулланучыга гадәтләр исемлегеннән күңеле теләгәнен сайлап алырга тәкъдим ителәчәк (һәрберсенең үзенең виртуаль җәмгыятьләре бар). Максатны сайлыйсың, аңа ирешү өчен нәрсәдер эшләүгә кушымтада билгеләнәсең, «җәмгыятьтәшләрең» мактый-мактый күкләргә менгереп җиткерә үзеңне. Әле өстәвенә, кушымтада синең статистикаң да алып барыла һәм мотивацион фразалар белән синең кәефеңне күтәрә.

Nike Training Club

Кызлар өчен алыштыргысыз кушымта! Сылу, көчле, сәламәт буласың киләме? Программада үзеңә кирәкле параметрны сайлыйсың да – вуаля! Меңләгән физик күнекмәләр  сандыгыннан ачкыч ‒ синең кулларыңда. Һәрбер күнекмә үтә сыйфатлы фото- һәм видеоязмалар белән бергә бирелә. Кирәкле күнекмәләрне тәмамлагач, кулланучы махсус бейджлар һәм танылган спортсменнардан (Мария Шәрапова, Серена Уильямс һ.б.) эксклюзив күнекмәләр белән бүләкләнә.

WaterBalance

Минем шәхси хит-парадымда монысы – беренче урында. WaterBalance көн дәвамында эчкән эчемлекләрне санап бара. Су балансын нормада тоту өчен кешегә уртача 2-3 литр су эчү җитә. Үзлегеңнән көн буена күпме су эчкәнеңне санау кыен, кушымта сиңа ярдәмгә килә. Программаны тулысынча файдалану өчен башта шәхси мәгълүматларны тутырырга кирәк. Графика бик күркәм эшләнгән. Экранда син кеше тәне күрәсең. Нинди дә булса эчемлек эчүең турында программага хәбәр итүең була, кеше силуэты су белән тула башлый. Күпмегә тулганлыгы эчемлек төреннән тора. Игътибарлы бул: газлы эчемлекләр, чәй, кофе балансны киметәләр.

Moves

Хәрәкәт, хәрәкәт! Хәрәкәттә – бәрәкәт! Фитнес-браслет алу финанс мөминлекләреңнән яисә теләгеңнән килмиме? Смартфоныңа әлеге кушымтаны куясың да, вәссәләм! Программа көне буена кулланучының никадәр ара җәяү, сәпидтә, роликларда, тәгәрмәчле офис урындыгында йөрүен һәм тик утыру вакытын исәпкә ала. Моннан тыш ул сиңа йөреп килергә вакыт җиткәнлеген дә искә төшереп тора, ә көндәлек маршрутларыңны махсус озайта.

Sleep Cycle 

Кайсы гына мәктәп укучысы һәм студент йоклау турында хыялланмый икән! Дәресләрдә/параларда үзеңне яхшы хис итү өчен яхшы йокы кирәк тә кирәк инде. Ләкин, кайбер галимнәр фикеренчә, йокының озынлыгы түгел, ә аның кайсы фазасында уянуың әһәмиятле икән. Акрын һәм тиз йокы фазалары төне буена берничә тапкыр алышына, һәм уяну өчен иң яхшы вакыт – тиз фазаның башы яки ахыры. Sleep Cycle иң кулай вакытта сине уятачак.

Уянырга кирәкле вакытны якынча билгелисең дә, рәхәтләнеп йокыга таласың. Кушымтаның бердәнбер минусы – телефон батареясын бик күп ашый.




Син Арчаның кыл уртасында. Смартфоныңның зарядкасы утырган һәм үтереп физик күнекмәләр эшлисең килә башлый. Нишләргә? Интернациональная, 16 йорт адресы буенча «Арча» спорт мәктәбенә рәхим ит! Ике бассейн, яхшы җиһазландырылган спорт заллары – баскетбол, мини-футбол, йөзү, тхэквондо, көрәш, бокс, армспорт, хоккей белән шөгыльләнү өчен менә дигән шартлар... Һәм барысы да ‒ синең өчен.

Сабада телефон тотмый башлаган икән, Интернет та юк... Кыскасы, смартфоның кирәксез бер пластик кисәге булып кесәңдә ята. Аптырама, «Олимп» спорт мәктәбенә рәхим ит! Адресы – Төзүчеләр урамы, 2 йорт. Монда – у-у-у – 11 спорт төре буенча тренерлар сине елмаеп каршы алачаклар һәм (бармакларыңны бөгеп бар) көрәш, бокс, дзюдо, каратэ, футбол, хоккей, чаңгыда шуу, художестволы гимнастика, йөзү, өстәл теннисы һәм (аяк бармагыңны бөгә алсаң, бөк) картинг серләренә төшендерәчәкләр.

Әтнәдә бар да тәртиптә! Ләкин син инде яңа смартфоныңнан шактый туеп, «Затлы»да тәмле камыр ризыкларын авыз итеп, калорияләрне әзрәк яндырып алырга телисең. Дустым, ерак йөрисе юк, тиз генә Зур Әтнәдәге Советская урамына, 2А йортына йөгер. Көрәш, волейбол, шахмат һ.б. белән физик һәм акыл эшчәнлегеңне тиз арада нормага китерәчәкләр монда.

Яңа айфоның һәм андагы сәламәтлек саклау өчен файдалы кушымталар белән кешеләр алдында мактанасың киләме? Моның өчен Теләче спорт мәктәбеннән дә яхшы урын юк. Хоккей, волейбол, көрәш, өстәл теннисы, чаңгыда шуу белән мавыккан 472 яңа дус һәм мактану аудиториясен кайда табырсың тагын? Гоголь, 22, дустым, Гоголь, 22.

Каядыр, дөнья читендә. Суперагентлар сөйләшүеннән:
– Алло, алло!
- Әйе, тыңлыйм!
- Апас?
- Әлбәттә.
- Пароль: мобиль спорт.
- Җавап: Октябрь урамы, 43 һәм Кызыл Армия, 65 В.
- Тагын?
- Бокс, көрәш, волейбол, футбол, самбо, өстәл теннисы, чаңгыда шуу, тхэквондо, йөзү, шорт-трек, фигуралы шуу. Барысын да теркәдегезме?
- Әйе, аңладым сезне, Апас.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев