Логотип Идель
Ялкын

«СӘЛӘТ» ФОРУМЫ: СӘЛӘТЛЕГӘ УҢЫШ ЕЛМАЯ /ФОТО, ВИДЕО/

Сәләтле кешегә уңыш елмая, диләр. Бүгенге һава торышына күз салсаң, сәләтлеләргә кояш елмайганын сизәсең. Ничә ай буе көттергән җәй «Сәләт» Халыкара яшьләр уку-укыту форумының килеп җитүен генә көткән икән бит ләбаса! Бүген дә кояш сәлкешләргә нурларын кызганмады. Форум катнашучылары да «Биләрдәге җәйне жәлләмәдек: Казанга да җибәрдек», дип шаярта!

“Сәләт”тә үзен 2014 елдан бирле үз кеше дип санаган Башкортстанның Мәләүз шәһәре кызы Динә Фәйзуллина “Сәләт-Кандракүл” аланында ял итә. Укытучысыннан бу лагерь турында ишетеп белеп, ике дә уйламыйча килергә булган. Моңа бер дә үкенми! “Мин “Сәләт”не яратам! Кыр шартларын алдан уйлап, черкиләргә каршы репеллентларны төяп килдек”, – ди ул.




Кыр шартлары – нипачум!


Егет-кызларга 5 көн буе ачык һавада яшәргә туры киләчәк. Хәер, алар моңа бер дә аптырап тормый. “Палатка, учак һәм гитара” җырын яраткан яшьләр өчен форум шуның белән рәхәт тә инде! Кыр шартларының да үз романтикасы бар бит!

“Ничек юыналар соң?”, дип сорарсың син. Форум территориясе судан өзелеп тормый. Юынуның да җаен тапканнар инде. Егетләр тәннәрен рәхәтләнеп су астында юса, кызлар, сөлгене юешләп, тәннәрен сөртә. “Менә шулай юынабыз без”, ди краннан агып торган су белән юынучы Казан егете Эмиль Сафин. Чатырлы лагерьда ял иткәне булган. Шуңа 5 көн дәвамында кырда яшәү берни түгел “Сәләт-Раушан” аланында ял итүче егет өчен. Сер түгел: бу аланга интеллектуаль ярышларда җиңгәннәр эләгә. Эмиль биология фәненнән олимпиадаларда катнашкан.


«Аш булсын! Бергә булсын!»


Чатыр эченә хуш исле аш тәме керә икән, димәк, аш вакыты җиткән! «Аш булсын! Бергә булсын!» дигән сүзләр шулвакытта аеруча каты яңгырый да инде.

Көн саен 1100 (!) кеше өчен 12 пешекче әзерли. "Сәлкешләргә яңадан-яңа продукция китерәбез. Монда, кафелардагы кебек, барлык шартлар да бар. Пешерү өчен электр плитәбез генә дә – 12!" – ди туклану өчен җаваплы Хәдичә Мөхәммәтшина.

Иртә белән сәлкешләргә ботка белән камыр ризыгы бирелә. Әбәттә кыяр-помидор, аш, икенче аш ашыйлар икән. Кичке якта сәлкешләрнең өстәлләренә итле ризык килеп утыра. Төнлә белән эчеңдә бүреләр улый башласа – сонник барын онытма!

“Сәләт-Саба” аланында ял итүче Илназ Мәүлетов лагерьга дуслары аша эләккән. «Узган ел бары тик кунак булып кына килдем. Быел – сәлкеш булып. «Cәләт»нең атмосферасы башка җирдә юктыр ул. Яңа дуслар да таптым, белем багажын да тупладым», – ди егет.




Тутырылган тузы – нәрсә ул?


Сәлкешләр форумда төрле ярышларда катнашып, күңел ачып кына калмый, белем дә ала. Алар мантыйкка, информатикага да төшенә, тәмле ризык пешерергә өйрәнә!

Моның шулай икәнлеген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов та күрде. “Киләчәк һөнәрләре” дип аталган профессияләр кампусында ул кулинария мастер-классына җыелган яшьләр белән аралашты. Президентны борыңгы рецепт буенча пешерелгән тутырылган тузы белән сыйладылар. Сарык ите һәм борайдан (полба) пешерелгән ризыкны әле беренче мәртәбә генә ашавы икән Рөстәм абыйның! (Сәлкешләр Президентыбызга үзебезчә яратып, «абый» дип кенә эндәшә.) “Бик тәмле!” дигән бәя бирде ул аңа!



"Без үскәндә, урман да урам иде. Мондый мөмкинлекләр булмады. Кечкенәдән машина, мотоциклларны ярата идем. Берара фотога төшерергә яраттым. (Әһә, Президентның Instagramга булган мәхәббәте балачагыннан ук килә икән бит! – авт.) Бу форум яшьләргә үсәр өчен менә дигән платформа. Аны бары тик үстерергә генә кирәк. Сезнең, яшьләрнең, монда көндәшлеккә сәләтле булуыгызны сыныйлар бит!" – диде Президентыбыз.

Биләр җире сәлкешләрнең көр тавышы белән әле тагын 3 көн гөрлиячәк. Кояш та кемгә елмаерга кирәклеген белгән шул! Шушы 3 көндә һава температурасы 25-27 градус булачак, дип ышандыралар. Димәк, кояш – сәлкешләрне, сәлкешләр – Биләрне шәпләп кыздырачак!

P.S. Дустым, форумга барырга соңга калдым, дип борчылма. Монысына бара алмасаң, Рөстәм Миңнеханов тәкъдиме белән әле тагын берсе булачак. Ике форум барлыгы 8 мең сәләтле баланы берләштерәчәк.


22 ел эчендә “Сәләт” аша 125 мең сәлкеш узган, шулар арасында 150 гаилә барлыкка килгән!

Алинә МИННЕВӘЛИЕВА
Ринат НӘҖМЕТДИНОВ фотолары



























































Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев