"СӘЛӘТ-БӨГЕЛМӘДӘ АЧЫК ИШЕКЛӘР КӨНЕ"

Дуслар, 6 нчы февраль көнне «Сәләт-Бөгелмә» клубы сезне Ачык ишекләр көненә чакыра! 14:30, шимбә, "Техник"лар йортында «Сәләт» клубы активистлары берләшмәнең үзенчәлекләре, өстенлекләре хакында сөйләячәк, бүгенге көндә чынга ашырылучы проектлар белән таныштырачак, клубка эләгү серләрен чишәчәк. Клуб әгъзасы булу дигәннән – моны чара барышында ук эшләргә мөмкин булачак! Моның өчен махсус сайлап алу комитеты төзелә. Нәкъ менә алар иң актив, максатчан, сәләтле һәм тырыш яшьләрне «Сәләт» командасына кабул итәчәкләр! Сезнең арада алар бихисап – без беләбез!
Моңа без инде 22 нче гыйнвар көнне 3-нче мәктәптә уздырылган, «Татарстанның 95 еллыгы: тарихы, шәхесләре, казанышлары» дип аталган ачык дәрестә үк инандык. Чараны республикакүләм «Кадровый резерв» проекты катнашучысы Арзу Юсифова оештырды. Дәрестә «Сәләт» клубының активистлары катнашты. Эксперт буларак мөхтәрәм кунак та чакырылган иде: Бөгелмә муниципаль районының депутаты, «Советникъ+» газетасының баш мөхәррире Кирилл Владимирович Миняев балалар белән аралашты.
Дәрес тарихи хәтер темасын актуальләштерергә ярдәм итә, гражданлык үзаңын үстерә, Татарстан тарихында мөһим вакыйгаларны төгәл аңлатуны максат итеп куя. Балалар республиканың социаль һәм мәдәни капиталы үсешен күзәтә алдылар, икътисади потенциал һәм рухи байлык хакында сөйләштеләр, Татарстан тарихын өйрәнделәр .
Сәләт эшчәнлеге сезнең киләчәгегез өчен! 6 нчы февраль көнне Ачык ишекләр көнендә күрешкәнгә кадәр!

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
Шәп укыла
-
6 февраль 2021 - 10:39ЧӘЧӘКТӘН КАЙТКАН ТӨН Язгы суларны чупыр-чупыр китереп, иптәш кызым белән аның авылына кайтып киләбез. Инде карлар эреп беткән диярлек. Анда-санда тишелеп чыккан үги ана яфраклары баеп барган кояшка сары чәчәкләрен сузган. Язның беренче шытымнарын өзәргә кул бармый. Җанда эчке бер рәхәтлек. Шушы сары чәчәкләр, сап-сары кояш, иптәш кызымның сап-сары кофтасы шул рәхәтлеккә туры килә торган саф төсләр сирпи.
-
26 гыйнвар 2021 - 12:03КУРЧАК Эшкә урнашып, тәүге хезмәт хакын кулга алгач та, Фидәния кибеткә керде дә беренче әйбере итеп үзенә кием дә, аяк киеме дә, бизәнгеч тә түгел, ә... курчак сатып алды.
-
5 февраль 2021 - 13:01ЯЛЛАРДА КЕКС ПЕШЕРӘБЕЗ! Якыннарыңны берәр тәмле әйбер пешереп сыйла әле әйдә! Бездән рецепт!
-
18 февраль 2021 - 16:57
-
10 февраль 2021 - 11:50
-
9 февраль 2021 - 14:48
-
1 февраль 2021 - 16:57