Логотип Идель
Ялкын

«РУБИН ФУТБОЛЧЫЛАРЫ ЧЕМПИОНАТТА?!»

Су спорт төрләре буенча ФИНА дөнья чемпионаты ярышлар тарихында беренче тапкыр футбол стадионында үтә. Әлеге вакытта пьедесталдагы урыннар өчен ярышкан йөзүчеләргә көч бирү өчен гади тамашачылар да, танылган кешеләр дә килде. Дөньякүләм масштабтагы вакыйганы футболчылар да игътибарсыз калдыра алмады. “Казан Арена” стадионын үз иткән Казанның “Рубин” уенчылары әлеге вакытта трибуналарда утыралар.

Танылган футболчылар су спорт төрләрен яратучылар белән бер секторда урнашуга карамастан, трибуналарда утырган “Рубин” уенчыларын клуб төсендәге формаларыннан танып була.

“Казан Арена”да футболчылар гади тамашачылар статусында иделәр, ярышлар барышын читтән карадылар. Эш шунда, “Казан Арена” стадионында бассейн урнаштыруга әзерлек монтаж эшләре башланганчы Ринат Биләлетдиновның кул астындагы уенчылары берничә Чемпионат һәм Россия кубогы матчларын үткәрергә өлгерделәр. Әмма ДЧ-2015не уздыру сәбәпле, алар әлеге стадионга икенче елга гына кайта алачаклар.

Әлегә команда “Үзәк” стадионда уйный. Нәкъ менә шунда рубинлылар Европа Лигасы кысаларында “Штурм” белән дусларча аерылыштылар һәм, нәтиҗәдә, киләсе раунка чыга алдылар.

Мондый күченешкә спортчылар үзләре каршы килмиләр. Моны “Рубин” ФК ярымсакчысы Илзат Әхмәтов та раслады. Ул оештыру комитеты матбугат хезмәтенең күзәтүчесе белән әңгәмәдә әлеге дөньякүләм вакыйганың мөһимлеген һәм Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионатының масштабларын ассызыклады.

“Атмосфера, әлбәттә, рәхәт, әйбәт. Мондый масштаблы чарада мин беренче тапкыр. Төрле илләрдән кешеләр күп – бу, әлбәттә, шаккатыра. Барысы да бик матур, миңа ошый. Кичә безнең уен булды, ә бүген ял – безгә ярышларга барырга тәкъдим иттеләр һәм без бик теләп әлеге чараны карарга ризалаштык. Барыбер дә бу безнең өчен һәм минем өчен беренче тапкыр. Кызык булып китте, шуңа күрә графигыбызда вакыт табып, бирегә килдек”, - дип сөйләде футболчы.

Су спорт төрләре буенча 16 нчы ФИНА дөнья чемпионаты Оештыру комитеты матбугат хезмәте

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев