РОБОТ КЕШЕНЕ АЛЫШТЫРА АЛЫРМЫ?
Робот кешене алыштыра алырмы? Фәлсәфә (философия) төшенчәсе һәркемгә таныш. Гади тормышта без аны артык күп уйлаучан кешеләрнең тирән фикерләренә карата да, сочинение язганда илһам килеп киткәч туган акыллы сүзләргә карата да кулланабыз. Фәлсәфәгә кимендә 2500 – 3000 ел, бу искиткеч озак вакыт дәвамында ул зур үзгәрешләр кичергән. Ә бүген философлар бармы соң? Булса, алар нәрсә белән шөгыльләнә икән?
Без бар!
Казан федераль университетының фәлсәфә һәм дин белеме бүлеге студенты буларак, катгый рәвештә әйтә алам: философлар бүген дә бар! Вузлардагы фәлсәфә факультеты, әлбәттә, Платон Академиясе түгел, монда ап-ак грек һәм рим киемнәренә уранган сакаллы бабайларны да күрмәссез. Әмма монда кеше, дөнья, кешенең дөньядагы урыны турында бик җитди фикерләүләргә чумган фикер ияләре һәрвакыт булачак.
Философия һәрвакыт үсештә. Аның эчендә хасил булган бер фикер юнәлеше икенчесен алыштыра тора, фәлсәфәчеләр, дөньяның эчке серләренә төшенергә тырышып, берсеннән-берсе кызыклы теорияләр уйлап чыгаруларын дәвам итә. Даими рәвештә бөтендөнья фәлсәфәчеләр конгрессы уза, һәр елны ноябрьнең өченче пәнҗешәмбесендә Халыкара фәлсәфә көне бәйрәм ителә. Философия сөючеләр төрле клубларга, фәнни оешмаларга берләшә. Кыскасы, хикмәткә һәм гыйлемгә гашыйклар замана шаукымына бирелеп, юкка чыкмады.
Аң кайдан башлана?
Хәзерге заман фәлсәфәчеләрен дә, моннан күп еллар элек иҗат иткән акыл ияләрен дә кызыксындырган сорауларның берсе – аң (сознание). Ул нәрсәдән гыйбарәт һәм ул кайдан башлана? Бу сорау әлегәчә актуаль булып кала бирә, бүген аны классик фәлсәфәдән тыш табигый фәннәр дә (нейробиология, физиология һәм башка шундый “нейро” фәннәр) өйрәнә. Шуңа күрә аң фәлсәфәсе дигән агым бүген үсештә. Алай гына да түгел, ул фәлсәфәчеләрне ниндидер ябык бер секта гына булып калмыйча, башка галимнәр белән тыгыз аралашырга мәҗбүр итә.
Аң темасыннан безнең тагын бер сорау үсеп чыга әле. Ясалма акылның аңы – чын аңмы? Әгәр дә аңлы булу – кеше булуның төп билгесе икән, үзен-үзе яңа белем белән баетырга өйрәнгән роботның “фикерләве” аны сүздә генә булса да кеше дип танырга мәҗбүр итмәсме? Кыскасы, бу мәсьәләләр буенча сораулар күп, ә җаваплар әлегә әз. Ләкин фәлсәфә өчен бу проблема түгел – берничә мең ел яшьлек фән тиз генә яңа хәрәкәткә өйрәнә алмый.
Без дөньяны ничек кабул итәбез
Менә сез алдыгызда бу журналны күрәсез. Сез аны тотып карыйсыз, исен исни аласыз, укыйсыз, хәрефләрне, төсләрне, зурлыгын, калынлыгын аерасыз. Сез журнал турында үзегезнең хис-кичерешләрегез ярдәмендә барлыкка килгән мәгълүматны кабул итәсез, үзләштерәсез. Ләкин бу процесс ничек бара? Бу вакытта аң ниләр эшли? 21 гасыр фәлсәфәсе бу сорау турында да уйлана.
Без шунысын төгәл әйтә алабыз: безнең кичерешләр һәм тәҗрибә генә теге яки бу нәрсә турында төгәл һәм дөрес караш булдырырга мөмкинлек бирми. Безнең баш мие, үзенең эш тәртибенә буйсынып, җыелган мәгълүматны эшкәртә һәм билгеле бер нәтиҗә чыгара. Кыскасы, дөньяны танып-белүебездә (познание) дөньяны хисләр ярдәмендә “күрү” дә, булган мәгълүматның фикерләү ярдәмендә эшкәртелүе дә мөһим.
Бу проблема шулай ук борынгы – теге яки бу рәвештә аңа күп фәлсәфәчеләр кагылган инде. Бүген ул шулай ук яңа медицина фәннәре белән кулга-кул тотынышып хәл ителә.
Тел фәлсәфәсе: нигә бу шулай дип атала
“Урындык, урын, у-рын, у-р-ы-н”... Менә шулай бер сүздә катып калып, аның никадәр кызык яки сәер яңгыравы, аның каян барлыкка килүе, ничек кешеләрнең әйберләрне шулай атый башлавы турында уйланганың юкмы? Телнең фәлсәфәсен аңларга тырышкан галимнәр дә шулай фикер йөртергә ярата. Безнең яшәешебез тел белән бәйләнгән. Җәмгыять телсез, ә дөресрәге, төшенчәләр һәм тамгаларсыз яши алмый. Ләкин бу гел шулай булмаган бит инде! Сөйләшү сәләте бездә кайчандыр барлыкка килгән, шул вакытта кешелек тормышында зур үзгәреш булган, без тирә-яктагы әйберләрне һәм күренешләрне ничектер атый башлаганбыз. Тел фәлсәфәсе менә бу вакыйганы аңлап, бөтен телнең мәгънәсенә төшенергә тели.
Тагын бер сорау. Без бер-беребезне ничек аңлыйбыз соң? Мин нәрсәдер әйтәм икән, икенче кеше минем ни әйткәнне ничек белә? Урындыкның урындык дигән сүз белән аталуын ул каян белә ала соң? Ә әгәр мин, борынгы татар гадәтенә ияреп, “тегене тегендә нит әле, аннан нине тегендә ниттер” дип сөйләшә башласам һәм минем әңгәмәдәшем шулай ук мине аңласа, тел фәлсәфәсе белән шөгыльләнгән галим чып-чынлап аптырашта калачак.
Демократия дөресме, түгелме?
Инде игътибар иткәнсездер, саф бер фәлсәфә фәне генә юк бүген. Ул төрле юнәлешләрдән тора. Нәрсәне аңларга тырышуына карап, аның тел фәлсәфәсе, фән, мәгариф фәлсәфәсе, дин фәлсәфәсе, мәдәният, социаль фәлсәфә һәм сәяси фәлсәфә кебек тармакларын аерып карый алабыз. Сәяси фәлсәфә фәнен борынгы дип атарга була, чөнки Платон да, Аристотель дә, ягъни фәлсәфәнең башында торган бөек греклар да, сәяси теорияләр төзү белән мавыкканнар.
Америка Кушма Штатлары, беләсездер, чагыштырмача яшь дәүләт – ул 18 гасырның ахырында – бәйсезлек өчен җитди көрәштән соң гына барлыкка килә. Тулысынча демократик нигезләргә корылган дәүләт булудан тыш, ул фәлсәфә үстергән идеяләр белән яши башлаган ил буларак та кадерле безгә. Соңрак Америка Конституциясенә, ә аннары башка бик күп дәүләтләрнең кагыйдәләренә кергән күп кенә идеяләрне Джон Локк дигән фәлсәфәче һәм аның дәвамчылары уйлап тапкан булган. Шул рәвешле, нәкъ менә фәлсәфә Американы демократик ил иткән.
Бүгенге сәясәт фәлсәфәсе исә демократияне тәнкыйтьләү белән мәшгуль. Бу демократия начар дигән сүз түгел, эш шунда ки, бүген дөньяның күп илләрендә демократик кагыйдәләр тиешенчә эшләми. Теге яки бу рәвешле аларны үтәү мөмкин булмый башлый, яки алар үзләренә үзләре каршы киләләр. Бүген, мәсәлән, Европада бу проблема җитди булып тора. Шуңа сәяси фәлсәфәнең демократияне тәнкыйтьләве аның проблемаларын хәл итеп, алга таба үсешенә булышу теләге белән бәйле.
Һарри Поттер фәлсәфәсе
Берничә ел элек шул ук Америкада “Һарри Поттер фәлсәфәсе”, “Доктор Хаусның фәлсәфәсе” кебек китаплар пәйда булды. Бу – мәдәният һәм фәлсәфә тарихында яңа бер юнәлеш. Фәлсәфәчеләр һәм үзләрен фәлсәфәче дип уйлаган кешеләр бик популяр булган китаплардан, киноәсәрләрдән, сериаллардан, уеннардан фәлсәфи идеяләр эзли һәм аларны китап итеп терки. Бу һәрвакыт уңышлы барып чыкмый, әлбәттә, ләкин күпчелек очракта авторлар фәлсәфәгә якын булган идеяләрне табып, шуларны үстерә башлый. Популяр темалар белән шөгыльләнү – фәлсәфәчегә дә кызык, тема авторларына үз әсәрләрен яңадан ачу өчен дә кызыклы бер мөмкинлек.
Сораулар күп, ә җаваплар юк
Ә хәзер бу мәкаләдә кулланылган сорау билгеләрен санап чыгыгыз. Артык күп бугай, шулай бит? Бүгенге фәлсәфә дә, инде тарихка әйләнгән фәлсәфә дә, нәкъ шулай, күп сораулар турында уйланган. Хәзергеләренә җавап табылырмы – анысы синнән тора, дустым. Уйлан һәм гыйлемле бул!
Айдар Шәйхи
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев