"РӨСТӘМ МИҢНЕХАНОВ: "БЕЗ БЕРДӘМ ҺӘМ КӨЧЛЕ БУЛЫРГА ТИЕШ"

4нче сентябрь көнне "Пирамида" мәдәни күңел ачу комплексында Татарстан Лидеры Рөстәм Миңнеханов һәм Казан шәһәре активистларының рәсми очрашуы булып узды. Әлеге очрашу 13нче сентябрьдә узачак Татарстан Республикасы Президентын сайлау уңаеннан оештырылды.

"Якынлашып килә торган сайлаулар ул - җәмгыятьнең республикабызны үстерү өчен сайланган юлга карата ышаныч референдумы, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов. - Сайлау нәтиҗәләре буенча без киләчәктә ничек эшләргә тиешлегебезне билгеләячәкбез. Төп максат - тотрыклылык булдыру. Хәзер җиңел вакыт  түгел, мондый ситауциядә без бердәм һәм көчле булырга тиеш. Халык безгә ышанганда гына, без көчле була алабыз".

Үзенең чыгышында Рөстәм Миңнеханов Республикабызның ирешкән уңышлары турында сөйләде, «Стратегии-2030» кысаларында башкарылырга тиешле эшләрне, ирешелергә тиешле максатларны билгеләде һәм Казанның нинди роль уйнавын искәртеп үтте.

Рөстәм Миңнеханов Татарстанның соңгы елларда ни дәрәҗәдә алга китүен һәм бүгенге көндә Россиядә иң алдынгы регионнарның берсе булуын ассызыклады. Республикага Универсиада, Су спорты төрләре буенча дөнья чемпионаты, 2018нче елда булачак футбол буенча дөнья чемпионаты, эшче профессияләр буенча Worldskills дөнья чемпионаты кебек дөньякүләм дәрәҗәдәге чаралар уздыруны ышанып тапшыралар.

Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов республикабызның гореф-гадәтләрен заманча инновацион юллар ярдәмендә саклау һәм үстерүгә игътибар юнәлтергә кирәклеген искәртте.

Очрашу барышында Казан шәһәре меры Илсур Метшин башкалабызны үстерүнең 5 еллык планын тәкъдир итте.

Чарага йомгак ясап, Рөстәм Миңнеханов 2020нче елга Казанны яшәү шартлары буенча Россиянең иң алдынгы шәһәре итү идеясен яклап чыкты.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Комментарии (0)
Осталось символов:
Шәп укыла
  • 3 февраль 2020 - 09:47
    КОШЛАР КЫШЫН ДА САЙРЫЙ Гөлбәһия ахшам намазыннан соң озак юанмыйча, урын-ястыкларын актара башлады. Бүген иртәдән бирле, кунак киләсе бар кебек, авырайтып торды. Көннең кисәк кенә үзгәрүенең халәткә тәэсиреме?! Шулай дип уйлап та бетермәде, ишек кыңгыравы чыңлады. Ул мендәрен кочаклаган килеш тынып калды.
    3139
    3
    38
  • 14 февраль 2020 - 15:10
    ХӘЕРЛЕ БУЛСЫН СӘФӘР Ярата Рушан шәһәрдән читтәге заказларны. Монда юллар да ярыйсы гына. Шәһәр урамнарындагы кебек чокырлы-чакырлы урыннар аз. Якынлашу белән һәр чатта кызыл күзләрен кабызып көтеп торган светофорлар да юк. Аны-моны уйламыйча, саклыкның ни икәнен дә белмичә юлга атылып чыккан җәяүлеләр дә күренми.
    2995
    1
    18
  • 5 февраль 2020 - 16:42
    МИЛӘШ АЧЫСЫ Ашыкмый шул Сәвия әби: өйдә көтеп утырган кешесе, умырып эшләрдәй эше юк. Ялларда балалары килгәч, җыештырып, ашарына әзерләп китәләр. Балалары күпме генә үзләренә чакырсалар да, алар янына китеп яшисе килми аның.
    1922
    2
    35

Блоглар
  • 19 февраль 2020 - 10:46
    2020 ЕЛДА ЯЗ-ҖӘЙ ТРЕНДЛАРЫ!
    Сәлам! Мин – Галия, стилист. «Ялкын»да үз шәхси рубрикамны ачып җибәрәм һәм бирегә мода белән кызыксынган, һәрвакыт зәвыклы, матур булырга омтылучы үсмерләр һәм яшьләрне чакырам.
    Галия Сафина
    90
    0
    0
  • МУСА ҖӘЛИЛ ИСЕМЕНДӘГЕ КӨРӘШ ЯРЫШЛАРЫ-2020 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • CLUBTURBO WINTER DRIFT CUP ИКЕНЧЕ ЭТАП: ФОТОРЕПОРТАЖ
  • «ӘЙДӘ, ШАЯРТ»: ФИНАЛ
  • ТАТАР ИҖАДИ КОМАНДАЛАРЫ АРАСЫНДА МИНИ-ФУТБОЛ
  • РУБИН–ДИНАМО 0:1 (ФОТОРЕПОРТАЖ)
  • TAT CULT FEST 2019
  • ПИТРАУ-2019: КАРЕНДӘШЛӘР, АРУМЫ СЕЗ?
  • ПЕЧӘН БАЗАРЫ – 2019