Логотип Идель
Ялкын

РӨСТӘМ АСАЕВ: «ЯСАЛМА БУЛЫРГА ЯРАТМЫЙМ!»

Берәүләр аның ургылып чыккан моңлы, аһәңле тавышына гашыйк булса, икенчеләр сөлектәй буй-сынына, чибәрлегенә битараф кала алмый. Мин исә Рөстәмнең гадилеге, итагатьлелеге һәм тырышлыгына мөкиббән. Аны асыл ир-егетләрнең үрнәге дип саныйм.

Белешмә:

Туган көне: 1977 елның 20 сентябре;

Туган урыны: Башкортстан Республикасы, Благовар районы, Былышлы авылы;

Белеме: Уфа сәнгать академиясен һәм Казан консерваториясе аспирантурасын тәмамлаган;

Гаилә хәле: өйләнгән, хатыны Айгөл, улы Мөслим;

Кешеләрдә хөрмәт иткән сыйфаты: сүздә тору;

Яратмаганы: ялганлау.

– Рөстәм, туган җиреңне калдырып, Казанга күченеп килүгә нәрсә сәбәп булды?

– Казанга беренче тапкыр 2000 елда Республика көнендә җырларга килдем. Ул чагында Ярминкә мәйданында узган бәйрәмгә шаккаткан идем. Тамашада атлы җайдаклар чыгыш ясады, баш очыннан реактив самолетлар очып узды... Искиткеч! Аннары Айдар Галимов төркеме белән концерт куярга килдем. Анысында Казан меңьеллыгына әзерләнә иде. Өченче килүемдә исә, шәһәр чистарып калган, бөтен җирдә тәртип – Казанга чын-чынлап гашыйк булдым. Һәм шунда калдым. Мине шундук «Казан» милли-мәдәни үзәгенә эшкә алдылар. Яна танышлар, дуслар таптым.

– Опера жанрыннан кисәк эстрада юнәлешендә китәргә күпләр батырчылык итми. Моны түбән төшү дип саный. Әлеге киртәне ничек җиңә алдың?

– Туган авылым Былышлы мәктәбен тәмамлагач, Уфа сәнгать училищесының вокал бүлегенә укырга кердем. Соңрак биш ел Уфа сәнгать академиясендә белем алдым. Дүртенче курста вакытта опера театрында солист булып эшкә урнаштым. Әмма бу вакытта параллель рәвештә эстрада сәхнәсенә дә чыга идем. Үземнең төркемне оештырып, концертлар да куеп йөрдем әле. Казанга күченеп килеп, эстрада өлкәсендә хезмәт итү-тормышымның яңа этабы. Хәер, хәзерге вакытта консерватория каршындагы опера студиясенең дә солисты мин. Кая гына барсам да, кайда гына чыгыш ясасам да, ария, романслар – иҗатташ дусларым.

– Казан консерваториясе аспирантурасын тәмамлавың да моның бер дәлилеме?

– Әйе. Моннан тыш, анда җырларга гына өйрәнеп калмыйсың, фәнни хезмәт белән дә шөгыльләнәсең. Хәзер менә диссертация язу белән мәшгульмен. Татар көйләрен, җырларын тыңлап үскән авыл егет-кызларының классик әсәрләрне, музыкаль грамотаны өйрәнүләренә багышлана.

Җырчы булырга кечкенәдән хыялландыңмы?

– Сабый вакытта да, мәктәптә укыганда да бик җырламадым. Теләгем – баянчы булу иде. Биш яшемдә әти «Малышка» дигән аккордеон алып бирде. Шунда уйнарга өйрәндем. Аннары баян төймәләрен саный башладым. Ләкин училищега укырга керергә гармун күтәреп барсам да, укытучылар: «Яшьтән теләсә ничек җырламагач, тавышың бозылмаган», – дип вокал бүлегенә керергә киңәш итте.

– Тавышың кемгә охшап шундый көчле?

– Әти ягыннан бабайның тавышы көр булган. Ул җырлап кына калмаган, скрипкалар ясаган. Мине дә скрипкачы итәргә хыялланган.

Әти-әниең турында да сорыйм әле. Алар нинди кешеләр?

– Әтием Мәҗит гомере буе шофер булып эшләде. Әнием Рәмзилә – склад мөдире. Ләйсән апам – укытучы.

– Җыр-моңнан кала, хоббиларың бармы?

– Әтием шофер булгач, кечкенәдән тимер-томыр арасында үстем. Дүрт-биш яшьтә, әтинең алдына утырып, рульне тотып йөри идем. Унике яшемнән комбайнда эшли башладым. Әле дә техникадан аерыла алмыйм, машина йөртергә яратам. Гастрольләргә баргач, автобус-мазар ватылса, майга батам дип тормыйм, җиңемне сызганам да шоферга булышам.

– Рөстәм, сәхнәдә бик тыйнак, сабыр холыклы кеше булып күренәсең.

– Сәхнәдән ничек күренсәм, тормышта да шундыймын. «Фальш» дигән әйберне тамашачы шундук сизә. Табигатем буенча да ясалма булырга яратмыйм.

– Ничек ял итәсең?

– Баянда уйнарга яратам. Туган көнемә бер якын дустым баян бүләк итте.

– Җырчы егетләр, бигрәк тә гармунда уйный торганнары, тиз гашыйк була. Син беренче тапкыр мәхәббәт утында кайчан яндың?

– Өченче сыйныфта укыганда үземнән җиде яшькә өлкәнрәк Гөлнара исемле кызга күзем төште. Бик чибәр, шомырттай кара күзле иде ул. Дипломатын күтәреп кайту өчен дәрестән чыкканын көтеп тора идем.

– Бер күрүдә гашыйк булуга ышанасыңмы?

– Ышанам. Хатыным Айгөлне дә беренче күрүдә үз иттем... Берсендә кибеттә зур авыр сумка күтәргән бер кызны очраттым. Егет кеше буларак, тизрәк ярдәм итәргә ашыктым. Кыз үзен Айгөл дип таныштырды. Сүз иярә сүз чыгып, сөйләшә торгач, бу гүзәл туташның ниндидер сөйкемле сөяге барлыгына игътибар иттем. Шул минутта нидер күңелне тырнап куйды. Бөтен батырлыгымны җыеп, саубуллашканда кызның телефон номерын сорап алдым.

– Тыйнак егет буларак, кызның кулын сорарга озак кыймый йөрмәдеңме?

– Бөтенләй сорап тормадым (көлә). «Апа һәм җизнинең гаиләсе белән табигать кочагына ял итәргә чыгабыз, сине дә үзебез янына чакырам», – дидем. Анда әти-әнинең булачагын әйтмәдем. Килеп җитәрәк кенә серне чиштем.

– Бармагыңа көмеш балдак кигәч, «поклоница»лар саны кимемәдеме?

– Хәзер подъезд ишекләренә иннек белән язып мәхәббәт белдерүчеләр юк. Әмма бергә фотога төшәргә, автограф алырга теләүчеләр бихисап.

– Яшьләргә нинди теләкләр юллар идең?

– Кеше бер урында таптанырга, кичәге көн белән яшәргә тиеш түгел. Көн саен яңалыкка, белемгә омтылыгыз. Хыялланырга да онытмагыз. Теләкләр чынга аша.

/"Ялкын" архивыннан, 29.07.2015/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Нет комментариев